Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА

ТУКАЙЛЫ УЙЛАР
Бер чишмәдән – Идел туа.
Икенчесе – югала.
Иделгә әйләнгән чишмә
Дәрьяларга юл ала.
Апуш атлы чишмә башы,
Әверелеп Тукайга,
Тиңсез теле, моңы белән
Үз халкына юл яра.
Ул юл яра. Елга ага
Тел белән моң ярында.
Корылыкка да бирешми,
Җаннарда гамь барында.
...Әмма бүген безгә таныш
“Үле су” төшенчәсе.
Елга буенда сусыймын:
Килә саф су эчәсе.
Тукай исемен байрак итеп
Күтәрепләр йөртсәк тә,
Чишмә кайгырту шөгыле
Терәлде шул көрчеккә.
Иделне зур Идел иткән
Чишмәләр зар елаша.
Татар баласында татар
Табуы авырлаша.
"И туган тел, и матур тел –
Кол Гали, Тукай теле!" –
Булып кына калмас микән?..
Җиттеме хисап көне?
Төпсез сазлык... Чиксез дәрья...
Юлланыйк кайсы якка?..
Сазлыклардан арынуның
Нигезе Тукайлыкта –
Милли гамьле халыкта.

Комментарии