По милости Аллаха, стихи написанные мной начали переводить на татарский язык.

Это перевод поэтессы Танзили Назаровой. Ряхмят

По милости Аллаха, стихи написанные мной начали переводить на татарский язык. - 970271049774
***
-1-
Яз син шигырь матур күңел белән,
Инеш кебек аксын һәр юлы,
Күккә менеп җилфердәрлек булсын
Илһамланып, сөюгә тулып.
Кичен учак ягып җыр сузарлык
Авыр минутлардан арынып,
Сагышларны читкә куа-куа
Бәхетеңә юллар салырлык.
-2-
Тукай, диләр иде мине
Бик кечкенә чагымда,
Бәлки шуңа тормыш юлым
Шигърияттә чагыла.
Аллаһ бөек! Ул теләүче
Изгелек минем җаныма.
-3-
"Белем гөле мохтаҗ кайгыртуга
Эсселәрдә су сип, җылыт суыкларда."
-4-
Кадерле мин кемгә,
Кем тели тынычлык, бәхет һәм изгелек,
Мин дога кылам
Ихлас күңелдән,
Телим җитүне югары үрләргә.
Сакласын белүче, кичерүче бер Аллам!
-5-
"Юләрләр фикеренә таянып
Акыл чыганагы була алмассың"
(дәрвиш язмалары)
-6-
Җирдәге байлыкка мәхәббәт --
Масайта, күгәртә йөрәкне.
Җирдәге байлыкка мәхәббәт --
Җуйдыра аңыңны, зиһенне.
Баш и һәм бул син тугры,
Аллаһны онытма!
Юк башка Илаһи зат бу Җиһанда
Чынлыкта!
-7-
Рухи байлыкка ышанычны саклагыз,
Өйрәнегез, өйрәтегез,
Аллаһ кушканча яшәгез!
-8-
Ничек йоклау кирәк җиткәч намаз вакыты
Үзенең колларына Аллаһ бәхет өләшкәндә,
Җаның мескен булыр әгәр син онытсаң,
Сакла безне и Раббым мәрхәмәтсезлектән.
-9-
Мин яратмыйм:
"Әгәр әйткән сүзең
Аерыла икән эшеңнән.
Көнчеллектән дошман булса
Дус дигәнең,
Әгәр күкрәгеңдә бәхет нуры
Калса төссез-тонык,
Кайчан куйган югары максатыңа
Ирешергә теләгең юк."

Комментарии