Нәрсә булды дөнья, сиңа бүген,Нәрсә булды сезгә кешеләр?Кичә елмайганнар шат тормышка,Бүген исә ерткыч төслеләр.Кайсы җирең артык башкалардан,-Мин бөек!- дип, әйткән түрәләр?Хәлең килсә, каплап куяр булган,Кояшка да, элеп күләгәң.-Сезме кеше? Үзнең халкын талап,Тәмам чыгар булып тиредән,Эчләрендә бук икәнен белми,Зур корсагын сыйпап киергән.Кайдан килгән кешеләргә ачу,Һәрберсендә бүре карашы ?!Ә бит гомер ике бирелмәгән,Тормыш буйлап бергә барасы.Беләм авыр..Кеше булып калу...Ерткыч арасында икеле..Нәрсә булды чорлар алышынып?Яшәмибез гел дә, шикелле.Рамзис Мишәр.
Татары России
:Рамзис Мишәр
Нәрсә булды?
Нәрсә булды дөнья, сиңа бүген,
Нәрсә булды сезгә кешеләр?
Кичә елмайганнар шат тормышка,
Бүген исә ерткыч төслеләр.
Кайсы җирең артык башкалардан,
-Мин бөек!- дип, әйткән түрәләр?
Хәлең килсә, каплап куяр булган,
Кояшка да, элеп күләгәң.
-Сезме кеше? Үзнең халкын талап,
Тәмам чыгар булып тиредән,
Эчләрендә бук икәнен белми,
Зур корсагын сыйпап киергән.
Кайдан килгән кешеләргә ачу,
Һәрберсендә бүре карашы ?!
Ә бит гомер ике бирелмәгән,
Тормыш буйлап бергә барасы.
Беләм авыр..Кеше булып калу...
Ерткыч арасында икеле..
Нәрсә булды чорлар алышынып?
Яшәмибез гел дә, шикелле.
Рамзис Мишәр.