Хәлең ничек, диеп шалтыратсам

Картларча инде, балам, диясең
Укытучым! Яннарыңа очып
Башларымны килә иясем.
Битләреңнән сөеп, яратып
Килә Сине кочып аласым
Сызлануларыңны алып атып
Күңелеңә моңнар саласым.
Картаймале, картаймале, зинһар
Озын булсын әле гомерең
Рузилә апам, адаш апам минем
Шатлык белән үтсен һәр көнең.
Беләм инде, беләм... Көне-төне
Газизләреңә гомер телисең
Кабул булсын изге догаларың
Син дә миңа бик тә газизсең.
Мин дә телим догаларым аша
Исән-имин Синең булуыңны
Озак еллар ишетергә язсын
"Саумы, балам!", дигән тавышыңны.
Рүзилә Гатауллина

Хәлең ничек, диеп шалтыратсам - 963071734844
  • Рафис Гиззатуллин - Рузилэм

Комментарии