Кайт әле, кайт, әйдә, авылга

Җир җиләге көтә аланда
Йөрик әле икәү серләшеп
Җиләк җыеп чишмә буенда.
Тау башына менеп, каенлыкта
Бер утырыйк әле... Кайт әле
Ник кайтмаска... Көткән кешең барда
Йөгереп кайтам диеп әйт әле.
Күрешкән юк... Күптән серләшкән юк
Сагындым бит Сине... Сагындым
Назлы бишегендә тибрәтергә
Көтә Сине, көтә авылың.
Агыйдел дә көтә... Шаян дулкыннары
Кайт инде дип Сиңа ялына
Юллар төшми димә...Ямьле җәйдә
Очып кайт әле Син яныма.
Мәтрүшкәләр җыеп, рәхәтләнеп
Йөрик әле икәү яланда.
Бер күрешү - үзе бер гомер
Көтәм Сине... Көтәм авылда.
Рүзилә Гатауллина

Кайт әле, кайт, әйдә, авылга - 966155511612
  • руслан кирамутдинов - эйлэнеп авылга кайт эле

Комментарии