Комментарии
- 17 июл 15:51Зульфия Стеньшина (Улкаева)
- 17 июл 16:22Фагида Шамшеева (Галяутдинова)
- 17 июл 21:09Дина Нурмыева(абсалямова)
- 17 июл 21:20Эльза Шайхуллина
- 18 июл 10:08гельсиря сунгатуллина
- 1 авг 15:16Нажия Фаттахова
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
КҮҢЕЛЕМ МОҢНАРЫ
Шаянсың син диләр, әйе, дөрес
Шаянлыгым минем әнкәмнән
Сагышымны кешегә күрсәтмим мин
Шаян сүзләр төшми телемнән.
Ачыксың син диләр, әйе, шулай
Караңгы йөз - минем өчен түгел
Елмаямын hәрчак кешегә мин
Еласа да сагышымнан күңел.
Җиңелсең син диләр, әйе, җиңел
Ак болыт мин - тормыш күгемдә
Юк-бар өчен урыным тар минем
Җиде кат моң- йөрәк түремдә.
Гадимен мин, бар яктан да гади
Гадилегем минем тумыштан
Шуңадырмы яшәү рәхәт миңа
Ямь табамын hәрбер сулыштан.
Рузилә Гатауллина