РҮЗИЛӘ ГАТАУЛЛИНА сүзләреЮК, КИРӘКМИ СҮЗЛӘР...Юк, кирәкми сүзләр...Җаның белән генәКоч әле, коч, иркәм, җанымныСүзсез генә...Сихри тынлык ашаТойыйм әле тиңсез назыңны.Тойыйм әле тиңсез сөюеңнеТансык икәнемне җаныңаТөр әле, төр мине йөрәгеңәУрап ал да сөю җырыңа.Назлы күңелемнең һәр кылынаУрал, җаным, урал моң булыпҮп әле, үп минем йөрәгемнеШашып- шашып... Мине шаштырып...Уралыйкчы икәү сөю-назгаКөнләштереп күктә йолдызларныБар дөньяны онытып...ОнытылыпКүзебездән алмый күзләрне.
КҮҢЕЛЕМ МОҢНАРЫ
ФИРЗӘР МОРТАЗИН көе
РҮЗИЛӘ ГАТАУЛЛИНА сүзләре
ЮК, КИРӘКМИ СҮЗЛӘР...
Юк, кирәкми сүзләр...Җаның белән генә
Коч әле, коч, иркәм, җанымны
Сүзсез генә...Сихри тынлык аша
Тойыйм әле тиңсез назыңны.
Тойыйм әле тиңсез сөюеңне
Тансык икәнемне җаныңа
Төр әле, төр мине йөрәгеңә
Урап ал да сөю җырыңа.
Назлы күңелемнең һәр кылына
Урал, җаным, урал моң булып
Үп әле, үп минем йөрәгемне
Шашып- шашып... Мине шаштырып...
Уралыйкчы икәү сөю-назга
Көнләштереп күктә йолдызларны
Бар дөньяны онытып...Онытылып
Күзебездән алмый күзләрне.