Бөгелмәдә халык бию мәйданчыгы оештырылды

Өч яшьтән алып 90 яшькәчә бөгелмәлеләрне биергә чакыралар.
«Барысы өчен дә биюләр» проекты «Татнефть» хәйрия фондының «Җиңүгә вальс» грант проектының дәвамы. Дәресләр һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне 18 сәгать 30 минутта Ленин урамы, 45 адресы буенча урнашкан мәдәният һәм ял паркында (балалар паркы) ачык мәйданчыкта уза.
Кич белән паркта йөргән шәһәр халкы һәм кунаклары биючеләргә рәхәтләнеп кушыла.
Бию – ул сәламәтлек, энергия, позитив, үзе бу тормыш! — дип билгеләп үтә оештыручылар, – без музыканы, актив ял һәм җанлы аралашуны яратучыларны чакырабыз.

Бөгелмәдә халык бию мәйданчыгы оештырылды - 5387644944683
Бөгелмәдә халык бию мәйданчыгы оештырылды - 5387644944939

Комментарии

Комментариев нет.