Бөгелмә районында язучы белән очраштылар

Кунак шигырьләр укыды, волонтерлык эшчәнлеге турында сөйләде.
Спас авыл китапханәсе һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре язучы Ольга Пашун белән очрашу үткәрделәр. Ольга Петровна — шагыйрә, прозаик һәм «Заполярье» Халык әдәби берләшмәсе әгъзасы, «Обогреть любовью», «Хрупкое счастье», «Спираль времени» китаплары һәм башка әсәрләр авторы.
Очрашу барышында Ольга Петровна үзенең волонтерлык эшчәнлеге турында сөйләде: хатын-кыз алгы сызыктагы солдатлар янына еш бара. Ольга Пашунның улы беренче көннәрдән үк махсус хәрби операциядә катнаша.
Язучы солдатлар тормышыннан күңелне нечкәртерлек тарихлар белән уртаклашты. Ул хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәр Дмитрий турында сөйләде һәм аңа шигырь багышлады. Шулай ук Ольга Петровна инде өенә кайтмаячак сугышчы Никитаны һәм МХО зонасында кулга ияләштергән мәчене дә телгә алды. Хайванны соңрак әнисенә җибәргәннәр. Очрашуда катнашучылар Ольга Петровнага кызыклы чыгышы һәм патриотизмы өчен рәхмәт белдерделәр.

Бөгелмә районында язучы белән очраштылар - 5387662786091
Бөгелмә районында язучы белән очраштылар - 5387662786347

Комментарии

Комментариев нет.