КӘБЕСТӘНЕ НИЧЕК САКЛАРГА?

Икенче уңышка кадәр кәбестәне саклап буламы? Була, ди белгечләр. Кәбестәне соң гына җыеп (әмма ул өшергә тиеш түгел!), күчән төбен озын калдырып кисәргә, өстәге 2-3 каплау яфрагын да калдырырга.
0,5 процентлы марганцовка эремәсендә чылаткан чүпрәк белән кәбестәне сөртеп (яки, ул булмаса, акбур сибеп) коры полиэтилен пакетларга берәрне яки берничәне салырга һәм һава кермәслек итеп бау белән яхшылап төреп-урап бәйләргә.
Шул рәвешле кәбестә июнь-июльгә кадәр саклана. Ләкин шуны истә тотыгыз: ачканнан соң һава кереп, кәбестә бик тиз бозыла башлый.

Комментарии

Комментариев нет.