Произошла проблема с интернетом
Войти
|
Регистрация
NUR.TATAR (татарча сайт)
8 фев 2023
ТРОМБЛАР БУЛМАСЫН ӨЧЕН
Тромбалар — операциядән соң, тамырлар җәрәхәте, өшү, эренле-септик авырулар һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. Әгәр дә сездә авыру үсешенә этәргеч булырга сәбәпле бер, яки берничә фактор булса, чаралар күрергә вакыт.
ПРОФИЛАКТИКА ӨЧЕН КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:
✅ Күбрәк хәрәкәтләнегез, даими рәвештә гимнастика ясагыз (күнегүләр түбәндә китерелде).
✅ Кан оешудан сакланыр өчен аякларны югары күтәреп ял итү, йоклап алу файдалы.
✅ Әгәр сез утырып эшлисез икән, күбрәк сыеклык эчегез, гәүдә торышын ешрак алыштырыгыз, вакыт-вакыт аякларыгызны һәм бармакларыгызны хәрәкәткә китерегез.
✅ Аягыгызны өшетмәгез: вируслы инфекцияләр кан тамырларының эчке кабыкларына тәэсир итә ала, бу тромбофлебитка китерергә мөмкин.
ӘГӘР ДӘ ДИАГНОЗ КУЕЛГАН БУЛСА:
❗ Иртә белән, йокыдан соң гади гимнастика ясагыз: аякларыгызны күтәрегез, алты-сигез тапкыр өскә һәм яткан көенчә ян-якка (кайчы) ясагыз.
Аннары аякларыгызны туры килеш тотып, сузылган аякка эластик оек киегез яки бинт белән бәйләгез.
Аякларны түбән төшергәч, моны эшләү файдасыз, чөнки веноз клапаннары төшә.
❗ Тагын бер файдалы күнегү: үкчәләрне идәннән 1 см ераклыкта күтәреп аяк очларына басыгыз һәм үкчәләрегезне идәнгә кинәт төшерегез. Егерме тапкыр шулай эшләгәч, 10 секундка тәнәфес ясап алыгыз. Тагын ике тапкыр кабатлагыз. Көн дәвамында өч-биш тапкыр шулай «биеп алыгыз».
❗ Авырлык күтәрмәгез, кайнар мунчаларга бармагыз, кайнар ваннага кермәгез.
Иртә белән профилактика өчен, 20 секунд саен салкын һәм кайнар суны алмаштырып, аякларыгызны (тубыкка кадәр) душта коендырыгыз.
❗Тигез өлешләрдә подорожник, кура җиләге яфраклары, каштан һәм ромашка чәчәкләре, меңъяфрак (тысячелистник) һәм рута үләне алыгыз. Шуларны бергә кушып 4 аш кашыгы салып, термоста, 1 литр кайнап торган су салып, сигез-ун сәгать төнәтегез, сөзегез һәм иртә-кич эчегез. Әлеге катнашмадан компресс та ясарга мөмкин.
❗Тамырлар ялкынсынган урыннарга, иртән һәм кичен алма серкәсе (яблочный уксус) сөртегез. Мондый массаждан соң бер айдан тамырлар кысылырга тиеш.
❗Ат каштаныннан ясалган препаратлар кулланыгыз яки үзегез ясагыз.
❗Шешкән очракта нечкә итеп туралган чи бәрәңге яки керән (хрен) яфракларыннан төнгегә компресс куегыз.
❗Аяк астына валик куеп йоклагыз.
ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ МӘҖБҮРИ!
https://nur.tatar/tromblar-bulmasyn-ochen/
Тромблар булмасын өчен - NUR.TATAR
Тромбалар — операциядән соң, тамырлар җәрәхәте, өшү, эренле-септик авырулар һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. Әгәр дә сездә авыру үсешенә этәргеч булырга сәбәпле бер, яки берничә фактор булса, ч...
NUR.TATAR
2
•
3
•
16
Комментарии
Комментариев нет.
Обновить
Для того чтобы оставить комментарий,
войдите
или
зарегистрируйтесь