РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ УРАЗА ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМЕ ДАТАЛАРЫН БИЛГЕЛӘДЕ

Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме үткәрелү даталарын билгеләгән указга кул куйды, дип яза «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгы. Тиешле документ республика җитәкчесенең рәсми сайтында бастырылган.

Әйтик, Ураза бәйрәме быел (2023 елда) 21 апрельдә узачак, ә Корбан бәйрәме 28 июньгә туры килә. Исегезгә төшерәбез, даталар ай календаре һәм ислам дине кагыйдәләре буенча билгеләнә.

Сүз уңаеннан, Татарстанда ике бәйрәм дә ял көннәре булып саналачак.

Комментарии

Комментариев нет.