"ТӘРТИП" - татар милли мәдәниятенең чын кыйммәтләрен саклап калу һәм таныту максаты белән эшләүче уникаль контентлы радио. Аның төп бурычларының берсе - Үткән белән көткән арасында күпер салу!
Эфир ешлыкларында тәүлек әйләнәсе халкыбызның кабатланмас күңел җәүһәрләре булган ретро җырлар, алтын хитлар, классик әсәрләр белән беррәттән заманча сыйфатлы музыка да яңгырый. "ТӘРТИП" радиосы үз тапшыруларында әхлакый, тәрбияви, рухи кыйммәтләрне алга сөрә. Милләтебезнең мәдәнияте, сәнгате, тарихы, халкыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге - программаларның асылын тәшкил итүче мөһим темалар!