Ралия КәримоваҖиргә ямьле яз кояшы карауга, Тәлига мамык үстерү бригадасына эшкә чыкты. Беркөнне улы эштән кайтып, өйрәнү өчен бер айга базага җибәрәчәкләрен әйтте. База дигәннәре еракта, Тянь-Шань таулары буенда, Чимган дигән җирдә икән. Унбиш яшьлек баланы ничек шул тикле ерак җиргә җибәрмәк кирәк инде. Борчуга калды ана. Тик ире аңа:– Кайгырма, карчык, мин үзем озата барырмын, мин эш белән Наманганга барам, шул якка, – дигәч, тынычлана төште.Әгъләм ярыйсы гына үзбәкчә өйрәнде, яңа җиргә, эшенә тиз ияләште. Озын буйлы какча гәүдәсе тазарып, матурланып китте. Шәһәрдә кайнап торган тормыш, яңа дуслар кызыксынучан егетне моңарчы күрелмәгән башка дөньяга алып кереп китте.Шәһәрдә әледән-әле яңа завод-фабрикалар, уку йортлары ачыла торды, үзбәкчә, русча гәҗит-журналлар чыга, төрле концертлар куела иде. Абдулла Кадыйри исемле дусты аны мәдәният яңалыклары белән таныштырып кына тора. Искелекнең җиңелүе, илнең үсеше, индустрияләштерү, хатын-кыз иреге, җирле халык тормышы турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер ул. Хикәяләр яза үзе, язучы. Сәмәркандта «Кызыл каләм» исемле әдәби берләшмә ачуларын, анда катнашкан яшь язучылар Хәмзә, Фитрат, драматург Зәфәри, шагыйрь Гафур Голәм, тагын әллә кемнәр турында сөйли. (Тик бу егетләрнең утыз җиденче елда репрессия корбаннары булып юкка чыгачагын әле берсе дә белми иде шул.) Әгъләм дә рабфакта укыр, аннары, бәлки, Төркестан дәүләт университетына да керер, Алла боерса! Ташкентта утызлап югары уку йорты, йөзләп техникум бар, анда кырык дүрт мең студент укый, ди бит дусты. Шундук өстәп тә куя: «Һәр мөселманның бурычы – белемгә омтылу! Беләсеңме, моны Мөхәммәд пәйгамбәр әйткән!» – ди ул.Үзбәкстанның Россия составына кушылуына ун ел тулуны бәйрәм иткән көннәрдә егетләр Язучылар союзы ачылу тантанасына бардылар. Рәссамнар берлегендә булып, күргәзмә карадылар, Әгъләмгә Урал Таксынбаев дигән яшь рәссамның яңа гына язылган «Хатыннарны азат итү» картинасы бик ошады. Бәлки әле ул үзе нәрсә дә булса иҗат итеп карар, кызык бит! Рәсем төшерү өчен дә укырга кирәк икән шул.Шундый уйлар белән канатланып йөргәндә, Чимганга китәр көн дә килеп җитте. Кирәк-яракларны җыеп, юл биштәрен әзерләп, алар юлга чыкты.Йөз чакрымлап юл үткәч, өч юлчы, поезддан төшеп, көнчыгышка борылды. Барасы юл кыскара, алда, тау буендагы зур таш янында учак яна, тирәсендә кешеләр кайнаша иде. Өчаякка эленгән казаннан тирә-юньгә хуш ис бөркеп шулпа исе, яңа суелган куй ите исе тарала. Тау буена тирмәләр корылган. Күптән түгел агып төшкән ерганаклар эзе тау битен чуарлаган. Юлчылар якынаюга, тирмә тирәсендә кешеләр күренде.– Әссәламегаләйкем! – дип эндәшүгә, хуҗалар аларны учак янына чакырды. Хәл-әхвәлләр сорашып, танышып, кая баруларын белештеләр, сөйләшеп киттеләр. Кунакчыл халык яши икән бу якларда, туганын күргәндәй ягымлы, әдәплеләр. Якындагы тирмәдән чыккан Әлимхан белән Гыйлемхан исемле ике чабан ипле генә әңгәмә корып җибәрүгә, Корбан исемлесе коштабакка салып майлы калҗалар китереп куйды да:– Утырыңыз, Әгъзам әкә! – дип, аларны дастархан янына чакырды. Сүз иярә сүз китте, Әгъзам аларга үзенең туган ягы, ничек бу якларга килеп чыгулары турында бәян итте. Дөнья хәлләрен сөйләшеп алдылар. Егетләр тау ягына күрсәтеп, андагы яшерен сукмаклардан атлы төркем килеп чыгу мөмкинлеген әйтеп кисәттеләр. Куркыныч хәлләр дә күп була икән монда.Туплау пунктына сәгать дүрткә барып җитәргә тиешлекләрен уйлап утырган Әгъләм егеттән:– Ә син татарча кайда өйрәндең, яхшы сөйләшәсең? – дип сорады. Әлимханның әтисе Оренбург ягында, Каргалы мәдрәсәсендә укыган икән. Тамак ялгап, әйрән эчелде, бераз хәл җыйгач, Әгъзам:– Менә бит, Хода бәндәләре, якташларны күргән кебек булдык, – дип рәхмәт әйтте, алар саубуллашып барыр юлларына кузгалдылар.Тирә-якның матурлыгына сокланмый мөмкин түгел иде: алда горур чал түбәләре белән болытларны терәп утырган Зур Чимган таулары күренде. Йөзәр мең еллык серләрне, байлыкларны саклаучы бу тауларда нинди могҗизалар саклана икән? Ерак түгел хәрби киемле кешеләр кайнаша.Йөргән таш шомара, ятканы мүкләнә, дип юкка әйтмәгәннәр шул. Әгъләм белән иптәше үз хезмәтләре турында бер ай эчендә бик күп яңалыклар белделәр. Тауларда коткаручы югары хәзерлекле, белемле, физик яктан көчле булырга, элемтә чараларыннан дөрес файдаланырга, техниканы, альпинизм кагыйдәләрен яхшы үзләштерергә тиеш икән. Егетләр көндезләрен бик эссе, төннәрен салкын булуга карамастан, иртәдән кичкә кадәр укыдылар, тауларда йөрделәр, сикерделәр, әзерләнделәр. Ашау ягы яхшы иде, биргәнне сыпыртып кына куйдылар. Бер атна эчендә кара- кучкыл төскә кереп, кояшта каралдылар. Тик тау инженерлары укыган лекцияләрдә русча терминнарны аңлап бетерү мөмкин түгел иде: «горные выработки, эксплуатация подземных сооружений, спасение и эвакуация людей, пожарная безопасность и работа по тушению пожара, особые условия несения службы» кебек катлаулы сүзтезмәләрнең мәгънәләре татар аңына тиз генә барып җитә алмый икән шул... Застава начальнигы, чик сакчыларының отряд башлыгы да татар кешеләре булып чыкты – аңлашылмаганны сорарга да мөмкин иде.Кыска вакытлы ялда аларны таулар арасында диңгездәй җәелеп яткан Чарвак сусаклагычына алып бардылар. Андагы матурлык, бәллүрдәй чиста һава, иртәнге сихри таңнарны каршылау барлык авырлыкны юып алгандай итә.Тауларның шифалы һавасы җанга рәхәтлек өсти, күңелләрне җилкендерә. Ә Чимган тауларының биеклеге өч мең өч йөз метрдан да артуын, көнбатышка өч йөз егерме чакрымга сузылганын белгәч, Әгъләм соклануын яшерә алмады. Искиткеч бит бу! Безнең якларда мондый карлы, биек таулар юк... Их, авылда калган дус малайларга күрсәтәсе иде бу тауларны!Ташкентка кайткач та, егет бу манзараларны озак оныта алмады. Сеңелләре, бигрәк тә Әдибә зур кызыксыну белән таулар турында, абыйсының ниләр күрүе турында җентекләп сораштыра, географияне яратуын, үскәч укытучы булырга теләвен сәбәп итеп куя. Гаиләдә кичке сөйләшүләр гадәткә әйләнде. Шулай итеп тагын бер ел үтеп китте.Тик кара сакалың кая барсаң да үзеңнән калмый, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән. Инде тынычландык дигәндә, көтелмәгән хәл – Әгъзамны тикшерергә тотындылар. Милициядән килеп документларын сорадылар, бүлекчәгә чакырдылар. Тәлига да пошаманга төште. Нишләргә, кая барырга, кемгә сыенырга? Тагын тынычлап яшәргә ирек бирмәсләр микәнни? Нинди гаепләр тагарлар? Син кулак, төрмәдә синең урын, димәсләрме? Ирен кулга алсалар, нишләргә мөмкин соң? Урысчасы начар, яңача укый-яза белми. Хатын аптырашта калды. Балаларны, улын хәвефләрдән ничек сакларга? Әлегә бу сорауларга җавап юк иде.***Халык мыжлап торган шәһәр урамы буйлап көпә-көндез елый-елый кайту беркемгә дә килешә торган эш түгел түгелен, тик шулай да күз яшьләрен тыя алмый Әдибә. Менә китү көне, иптәшләрдән, дус кызлардан, сыйныфташлардан аерылу көне дә билгеле инде: әткәсе иртәгәсе көнгә билетлар алган. Ул иелеп салкын арык суында битен чылатты, тынычлангач, карт ябалдашларын җәеп үскән карагач төбенә басып, тирә-юньгә күз салды.Еракта, томан эчендәге кебек Тянь-Шань тауларының чал түбәләре шәйләнә. Таулардан искән йөгерек җил шәһәргә җиләс һава китерә. Таулар да, ерганаклардан агып төшкән, кушылып көчле ташкынга әверелгән салкын сулы арыклар да, иртә яздан шау чәчәктә утырган хуш исле җимеш бакчалары, җәен ак алтындай җәйрәп яткан мамык басулары – бары да торып калачак! Сыйныфташларын, бигрәк тә Әдибәне читтән генә гел күзәтеп йөрүче кара күзле, озын буйлы чибәр малай Бабодҗанны бүтән күрә алмас инде ул.Иске шәһәр базары янына бертуктамый чылтырап кызыллы-сарылы трамвай килеп туктады. Сирәк кенә булса да Өске Җува ягына баручы автобуслар узгалады. Менә инде ул Ташкент – таш кала! Иске шәһәрнең кәкре-бөкре, тар һәм серле урам-тыкрыклары, ташлы балчыктан сыланып эшләнгән коймалары, йортлары яшеллеккә чумган! Кая карасаң да мәчет манаралары, тарихи биналар, алар бихисап монда! Кызкай абыйсын көтә торгач, тагын үз уйларына чумды.Кичә генә укытучы абыйлары тарихи урыннар турында сөйләп, тиздән балаларны экскурсиягә алып барачагын әйткән иде. Якында гына борынгы акыл иясе, бөек суфи Зәнки-ата һәм аның хәләл җефете Канбәр-бибинең зираты, мавзолей хәрабәләре бар икән.– Зәнки атаның чын исеме – Шәех Айхуҗа ибн Ташхуҗа Мансур, ә аларга мавзолейны 1390-1409 елларда Аксак Тимер үзе төзеткән, – диде мөгаллим. – Инде искереп җимерелә башласа да, халык онытмый, ул урынны карап, җыештырып тәртиптә тота. Изгеләр зираты бит ул!Әнкәсенең дога укыганда әйтә торган Зәнки бабай сакчы булсын, дигәне әллә шул шәхес турында микән?!Әдибә кызыксынып тирә-якка карады, ашыгып килүче абыйсын күреп каршысына чыкты.– Абыем, эшең беттеме? – диде кыз. – Әйдә тизрәк мәктәпкә, әнкәй дә көтәдер инде.Мәктәптән белешмәләр, кирәкле кәгазьләрне алып, мәктәп белән соңгы кат хушлашып, алар өйләренә ашыктылар.Ишек төбеннән түргәчә тезелгән төенчекләр, кием-салым салынган капчыклар, чемоданнар, сумкалар тагын үз хуҗаларын көтә иде. Китәргә булгач китәргә инде! Яңа гына беренче сыйныфны тәмамлаган Фәһимә кадерләп кенә дәреслекләрен актарып утыра: алып та китә алмый аларны, калдырырга да жәл!Тәлига улы белән сөйләшкәннән соң бакчага чыкты, тандырда пешкән юка икмәкләрне юл кәрзиненә тутырды, әйберләрен җыйды. Әгъзамы кайтканда, ул барысын да хәстәрләп бетергән иде инде.– Әйдә, Әгъзам, зиратка барып, улыбыз кабере белән дә саубуллашып кайтаек! Чит җирләрдә ялгызы кала бит!..Туган якларга якынрак булу теләге көчле идеме, Свердловск тирәсенә кайтып урнашырга риза иде хатын. Авыр вакытта сыендырган, ризык-нан биргән бу үзбәк якларын калдырып китүе дә жәл иде.Икенче көн дә китү мәшәкатьләре белән бик тиз үтте. Озатырга күршеләр җыелды, изге теләкләр әйтелде, догалар укылды.Өч ел элек Ташкент вокзалына килеп төшкән көннәрне уйлап, монда аларга яшәргә мөмкинлек биргән, сыендырган, туендырган, сыйлы-икмәкле якка рәхмәтләрен әйтеп, кичке якта бу гаилә тагын поездга утырды. Ике катлы тонык тәрәзәдән вокзал бинасы күздән югалганчы карап бардылар. Поезд тизлеген арттыра башлады, ә тышта инде караңгылык куерганнан-куера иде. Юллар, юллар, тагын билгесезлек... Урал таулары ничек каршылар икән аларны?1937 елның июнь уртасында юлчылар Ревда бистәсеннән Дегтярка ягына юл алдылар. Урта Урал Русиянең авыр промышленность үзәге буларак күптән билгеле як, табигый байлыклары белән дан тоткан як икән! Әгъләм монда чуен кою, бакыр эретү заводлары булуын белде, эш табуы авыр булмас кебек тоелды аңа. Әтисе ничектер уйга чумган. Әнкәсе, сеңелләре тирә-юнь белән танышкандай, якындагы катнаш урманнарга карап баралар. Бар табигать йокыдан уянып, урман-кырлар яшеллеккә чумган, болын чәчәкләре күренә, аллы-гөлле күбәләкләр оча. Гел туган яклардагы кебек инде.Тәлига күңеле белән авылында, яшьлегендә йөри. Әгъзамы белән чишмә тавында очраша иде алар. Чишмә тавышын тыңлыйлар иде.Чишмәгә суга барган җирдән урлап алып китте дә инде аны Әгъзамы. Чөнки абыйлары каршы булды. Ябышып чыгу оят иде ул заманда. Шуңа да ике ай буена килмәделәр дә, өйгә дә кертмәделәр. Чишмә тавындагы карт тирәкләр генә аның борчуларына да, бәхетенә дә шаһит иде. И-и, ул салкын чишмә, эчәсе иде суларын, тәме һаман онтылмый! Авылына, Салихка кайтасы иде! Күңеле нечкәрде аның, күзләре яшьләнде. Онытылмый, юк шул, онытылмый икән туган як! Барыбер бер кайтырлар әле...Дегтярка бистәсе тигез урында урнашса да, аның тау асты дип йөртелгән өлеше дә бар икән. Шунда килеп җиттеләр дә Аксәет авылы кешеләрен – Зәки исемле кодаларын эзләргә керештеләр. Сораша торгач, тиз таптылар. Зәки белән Мөкәррәмә ачык күңелле, бик мөлаемнар, кешелекле икәннәре күренеп тора. Кызлары Хәния белән Сәкинә дә кунак кызларын тиз үз итте. Балаларга йокларга урын табылды. Кунаклар юл тузаннарын кагып, мунчада юынып та чыккач, өстәл әзерләнде, төн буена сөйләшеп сүзләр бетмәде. Туган-тумачаның хәлләрен, авылга кайтып килүләрен сөйләделәр.– Нишләргә икәнен ачык кына уйлап та бетермәдем, – диде Әгъзам, – эшкә урнашканда энәсеннән җебенәчә тикшерерләр инде.– Хәзер закун бик каты, Әгъзам туган. Көчленеке замана. Менә сине, Әгъләм, урнаштыру авыр булмас кебек. Синдәй камсамуллар, спортсменнар кайда да кирәк.Икенче көнне үк егетне ияртеп алып китте ул. Барганчы кызык вакыйгалар турында сөйләде.– Эшчеләр бистәсе Свердловскига якын, турыдан кырык чакрым да юк. Монда ике йөз еллар элек үк атаклы Демидовлар бакыр эретү, тимер, чуен кою эшләрен башлап җибәргән, – ди Зәки абыйсы. – Хәзер бу эшләр киң күләмдә башланды, илгә тимер, чуен күп кирәк.– Урман, су, руда булгач, эш барадыр инде. Елгалар да зур гына күренә.– Су юллары буйлап, Чусовой елгасы белән безнең якка, ә Исет елгасы буйлап Азия ягына китәргә мөмкин, безнең Дегтярка Азия белән Ауропа чикләренең уртасында утыра, – ди Зәки абыйсы.– Ә син, Зәки абый, үзең нинди эштә соң?– Әй, энем, әллә ни зур түрә түгел, бригадир гына. Каен агачыннан күмер яндырабыз, ә тузыннан дегет агызабыз. Ревда тимер юлына шуларны җибәреп торучы инде мин. Ә сине «Дегтярский рудник» начальнигы иптәш Гарновский янына алып барам хәзер, – диде ул.Икенче көнне үк эшкә урнашты егет. Горноспасатель булып эшләгәнен исәпкә алып, аңа ике урын тәкъдим иттеләр. Бер атнадан остазы Галимулла абзый Әгъләмне җыелышка алып китте. Җыелышта бик кызык хәбәрләр ишетте ул. «Дегтярский рудник» бакыр җитештерү планын арттырырга тиеш икән. Совет власте урнашканда, 1917 елда элекке хуҗалары шахталарга су тутырып яраксыз хәлгә китергән булалар. 1925-1930 елларда монда вакытлыча килешү нигезендә «Лена-Голдфилдс» дигән америка фирмасы торгызу эшләре алып барган. «Москва», «Петербург» шахталары кебек үк хәзер «Нью-Йорк» һәм «Лондон» шахталары да ачылырга тиеш ди.– Принята Государственная программа интенсивной разработки Дегтяровского месторождения, – дип сүз башлады Гарновский. Озак сөйләде ул. Партия һәм иптәш Сталин күрсәтмәләре буенча ниләр эшләнергә тиеш, барысы да җентекләп тикшерелде. Җыелыш ике сәгатькә сузылды.Көн артыннан көннәр узды. Егет кичләрен укыды. Соцгород дигән районнан бер баракның ике бүлмәсен бирделәр Әгъләмнәргә. Тәлига Зәки янына, урман кисүчеләр бригадасына урнашты. Әгъзамның хезмәте бистәдән читтә, мал азыгы, атларга печән хәзерләү белән мәшгуль, кеше күзенә бик күренеп йөрмәскә тырыша, кунарга да кайтмый. Төрле мәшәкатьләр белән вакыт тиз үтте.Яңа ел бәйрәменә әзерләнеп йөргән көннәр иде. Кызыл почмакта бертөркем кызлар шау-гөр килә. Араларында ак челтәр кофта, кара борчаклы итәк киеп, нечкә билен каеш белән буган, бик сөйкемле кызны күреп Әгъләм туктап калды. Мәрмәрдәй нәфис муенына төшкән саргылт чәчләрен, йомры күкрәкләрен, тулы иренен күздән кичерде.– Что, парень, уставился на нашу Майю?Кызлар чыркылдашып көлешә башладылар. Егет кызарынды, иптәше артыннан китапханәгә кереп китте. Кичен өйгә кайтканда, Әгъләм белән Дима өч кызны куып җитте. Аларның уртадагысы – Мәйсәрә исемлесе нәкъ шул кыз иде.– Аня, – дип таныштырды үзен бик чаясы һәм ике иптәшенең дә исемнәрен атады.Саҗидә белән Мәйсәрә үзләрен басынкы һәм тыйнак тоталар, Аня кебек күп сөйләшмиләр. «Үзебезнең тәрбияле татар кызлары!» – шулай уйлады егет. Яшьләр клубында кичке уеннарда, бию кичәләрендә алар еш очраша башладылар. Кызлар бу чибәр, басынкы егеткә тиз ияләште. Киноларга бергә йөриләр. Мәйсәрәне бик тә ошатты егет. Кыз озатып кайту кыюлык өстәде аңа. Якыннанрак танышып, сөйләшеп йөри торгач, ул аны ныклап яратуын аңлады.Чәчәкле, җылы май җитте. Эшкә барганда, кайтканда, Мәйсәрә очрамасмы, дип як-ягына карый Әгъләм, юк сәбәпне бар итеп почтага, аның эшләгән урынына да кергәли үзе. Аны күрсә, йөзендә елмаю уйный, күзләре балкып китә егетнең; ул баштанаяк шатлык нурына күмелде, чөнки бәхетле иде. Сөйгәненең зәңгәр күзләреннән, якты карашыннан мәхәббәт уты, яшәү дәрте ала!– Син бит минем язгы кояш нурларында коенган зәңгәр чәчәгем, – ди Әгъләм, уенда булса да кызны иңбашларыннан кочып.Бүген дә чалбарын юып, матрац астына кибәр-кипмәс тигезләп салган абыйсына карап, Фәһимә:– Абый, син аны үтүкләнсен өчен шунда куйдыңмы? Син тагын клубка барасыңдыр инде, анда күңеллемени? – дип абыйсы янында бөтерелде.– Әйе, хезмәт хакы алгач, бер үтүк юнәтергә кирәк инде. Әйдә, сеңлем, сине дә алып барам, дәресләреңне хәзерләп бетер!Кызчык шатлыгыннан аны кочаклап алды. Бик әйбәт шул аның абыйсы. Укып та йөри, эшендә дә яраталар үзен. Абыйсы белән горурлануын яшерми Фәһимә. Әдибә апасын алмый, ә аны ияртә! Апасының үз иптәшләре, дуслары. Хәния белән көн дә очрашалар, серләшәләр.Дәвамы бар
Тучубаевская сельская библиотека
:Тучубаевская Библиотека
Ташлы туфрак (документаль бәян) 2.
Ралия Кәримова
Җиргә ямьле яз кояшы карауга, Тәлига мамык үстерү бригадасына эшкә чыкты. Беркөнне улы эштән кайтып, өйрәнү өчен бер айга базага җибәрәчәкләрен әйтте. База дигәннәре еракта, Тянь-Шань таулары буенда, Чимган дигән җирдә икән. Унбиш яшьлек баланы ничек шул тикле ерак җиргә җибәрмәк кирәк инде. Борчуга калды ана. Тик ире аңа:
– Кайгырма, карчык, мин үзем озата барырмын, мин эш белән Наманганга барам, шул якка, – дигәч, тынычлана төште.
Әгъләм ярыйсы гына үзбәкчә өйрәнде, яңа җиргә, эшенә тиз ияләште. Озын буйлы какча гәүдәсе тазарып, матурланып китте. Шәһәрдә кайнап торган тормыш, яңа дуслар кызыксынучан егетне моңарчы күрелмәгән башка дөньяга алып кереп китте.
Шәһәрдә әледән-әле яңа завод-фабрикалар, уку йортлары ачыла торды, үзбәкчә, русча гәҗит-журналлар чыга, төрле концертлар куела иде. Абдулла Кадыйри исемле дусты аны мәдәният яңалыклары белән таныштырып кына тора. Искелекнең җиңелүе, илнең үсеше, индустрияләштерү, хатын-кыз иреге, җирле халык тормышы турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер ул. Хикәяләр яза үзе, язучы. Сәмәркандта «Кызыл каләм» исемле әдәби берләшмә ачуларын, анда катнашкан яшь язучылар Хәмзә, Фитрат, драматург Зәфәри, шагыйрь Гафур Голәм, тагын әллә кемнәр турында сөйли. (Тик бу егетләрнең утыз җиденче елда репрессия корбаннары булып юкка чыгачагын әле берсе дә белми иде шул.) Әгъләм дә рабфакта укыр, аннары, бәлки, Төркестан дәүләт университетына да керер, Алла боерса! Ташкентта утызлап югары уку йорты, йөзләп техникум бар, анда кырык дүрт мең студент укый, ди бит дусты. Шундук өстәп тә куя: «Һәр мөселманның бурычы – белемгә омтылу! Беләсеңме, моны Мөхәммәд пәйгамбәр әйткән!» – ди ул.
Үзбәкстанның Россия составына кушылуына ун ел тулуны бәйрәм иткән көннәрдә егетләр Язучылар союзы ачылу тантанасына бардылар. Рәссамнар берлегендә булып, күргәзмә карадылар, Әгъләмгә Урал Таксынбаев дигән яшь рәссамның яңа гына язылган «Хатыннарны азат итү» картинасы бик ошады. Бәлки әле ул үзе нәрсә дә булса иҗат итеп карар, кызык бит! Рәсем төшерү өчен дә укырга кирәк икән шул.
Шундый уйлар белән канатланып йөргәндә, Чимганга китәр көн дә килеп җитте. Кирәк-яракларны җыеп, юл биштәрен әзерләп, алар юлга чыкты.
Йөз чакрымлап юл үткәч, өч юлчы, поезддан төшеп, көнчыгышка борылды. Барасы юл кыскара, алда, тау буендагы зур таш янында учак яна, тирәсендә кешеләр кайнаша иде. Өчаякка эленгән казаннан тирә-юньгә хуш ис бөркеп шулпа исе, яңа суелган куй ите исе тарала. Тау буена тирмәләр корылган. Күптән түгел агып төшкән ерганаклар эзе тау битен чуарлаган. Юлчылар якынаюга, тирмә тирәсендә кешеләр күренде.
– Әссәламегаләйкем! – дип эндәшүгә, хуҗалар аларны учак янына чакырды. Хәл-әхвәлләр сорашып, танышып, кая баруларын белештеләр, сөйләшеп киттеләр. Кунакчыл халык яши икән бу якларда, туганын күргәндәй ягымлы, әдәплеләр. Якындагы тирмәдән чыккан Әлимхан белән Гыйлемхан исемле ике чабан ипле генә әңгәмә корып җибәрүгә, Корбан исемлесе коштабакка салып майлы калҗалар китереп куйды да:
– Утырыңыз, Әгъзам әкә! – дип, аларны дастархан янына чакырды. Сүз иярә сүз китте, Әгъзам аларга үзенең туган ягы, ничек бу якларга килеп чыгулары турында бәян итте. Дөнья хәлләрен сөйләшеп алдылар. Егетләр тау ягына күрсәтеп, андагы яшерен сукмаклардан атлы төркем килеп чыгу мөмкинлеген әйтеп кисәттеләр. Куркыныч хәлләр дә күп була икән монда.
Туплау пунктына сәгать дүрткә барып җитәргә тиешлекләрен уйлап утырган Әгъләм егеттән:
– Ә син татарча кайда өйрәндең, яхшы сөйләшәсең? – дип сорады. Әлимханның әтисе Оренбург ягында, Каргалы мәдрәсәсендә укыган икән. Тамак ялгап, әйрән эчелде, бераз хәл җыйгач, Әгъзам:
– Менә бит, Хода бәндәләре, якташларны күргән кебек булдык, – дип рәхмәт әйтте, алар саубуллашып барыр юлларына кузгалдылар.
Тирә-якның матурлыгына сокланмый мөмкин түгел иде: алда горур чал түбәләре белән болытларны терәп утырган Зур Чимган таулары күренде. Йөзәр мең еллык серләрне, байлыкларны саклаучы бу тауларда нинди могҗизалар саклана икән? Ерак түгел хәрби киемле кешеләр кайнаша.
Йөргән таш шомара, ятканы мүкләнә, дип юкка әйтмәгәннәр шул. Әгъләм белән иптәше үз хезмәтләре турында бер ай эчендә бик күп яңалыклар белделәр. Тауларда коткаручы югары хәзерлекле, белемле, физик яктан көчле булырга, элемтә чараларыннан дөрес файдаланырга, техниканы, альпинизм кагыйдәләрен яхшы үзләштерергә тиеш икән. Егетләр көндезләрен бик эссе, төннәрен салкын булуга карамастан, иртәдән кичкә кадәр укыдылар, тауларда йөрделәр, сикерделәр, әзерләнделәр. Ашау ягы яхшы иде, биргәнне сыпыртып кына куйдылар. Бер атна эчендә кара- кучкыл төскә кереп, кояшта каралдылар. Тик тау инженерлары укыган лекцияләрдә русча терминнарны аңлап бетерү мөмкин түгел иде: «горные выработки, эксплуатация подземных сооружений, спасение и эвакуация людей, пожарная безопасность и работа по тушению пожара, особые условия несения службы» кебек катлаулы сүзтезмәләрнең мәгънәләре татар аңына тиз генә барып җитә алмый икән шул... Застава начальнигы, чик сакчыларының отряд башлыгы да татар кешеләре булып чыкты – аңлашылмаганны сорарга да мөмкин иде.
Кыска вакытлы ялда аларны таулар арасында диңгездәй җәелеп яткан Чарвак сусаклагычына алып бардылар. Андагы матурлык, бәллүрдәй чиста һава, иртәнге сихри таңнарны каршылау барлык авырлыкны юып алгандай итә.Тауларның шифалы һавасы җанга рәхәтлек өсти, күңелләрне җилкендерә. Ә Чимган тауларының биеклеге өч мең өч йөз метрдан да артуын, көнбатышка өч йөз егерме чакрымга сузылганын белгәч, Әгъләм соклануын яшерә алмады. Искиткеч бит бу! Безнең якларда мондый карлы, биек таулар юк... Их, авылда калган дус малайларга күрсәтәсе иде бу тауларны!
Ташкентка кайткач та, егет бу манзараларны озак оныта алмады. Сеңелләре, бигрәк тә Әдибә зур кызыксыну белән таулар турында, абыйсының ниләр күрүе турында җентекләп сораштыра, географияне яратуын, үскәч укытучы булырга теләвен сәбәп итеп куя. Гаиләдә кичке сөйләшүләр гадәткә әйләнде. Шулай итеп тагын бер ел үтеп китте.
Тик кара сакалың кая барсаң да үзеңнән калмый, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән. Инде тынычландык дигәндә, көтелмәгән хәл – Әгъзамны тикшерергә тотындылар. Милициядән килеп документларын сорадылар, бүлекчәгә чакырдылар. Тәлига да пошаманга төште. Нишләргә, кая барырга, кемгә сыенырга? Тагын тынычлап яшәргә ирек бирмәсләр микәнни? Нинди гаепләр тагарлар? Син кулак, төрмәдә синең урын, димәсләрме? Ирен кулга алсалар, нишләргә мөмкин соң? Урысчасы начар, яңача укый-яза белми. Хатын аптырашта калды. Балаларны, улын хәвефләрдән ничек сакларга? Әлегә бу сорауларга җавап юк иде.
***
Халык мыжлап торган шәһәр урамы буйлап көпә-көндез елый-елый кайту беркемгә дә килешә торган эш түгел түгелен, тик шулай да күз яшьләрен тыя алмый Әдибә. Менә китү көне, иптәшләрдән, дус кызлардан, сыйныфташлардан аерылу көне дә билгеле инде: әткәсе иртәгәсе көнгә билетлар алган. Ул иелеп салкын арык суында битен чылатты, тынычлангач, карт ябалдашларын җәеп үскән карагач төбенә басып, тирә-юньгә күз салды.
Еракта, томан эчендәге кебек Тянь-Шань тауларының чал түбәләре шәйләнә. Таулардан искән йөгерек җил шәһәргә җиләс һава китерә. Таулар да, ерганаклардан агып төшкән, кушылып көчле ташкынга әверелгән салкын сулы арыклар да, иртә яздан шау чәчәктә утырган хуш исле җимеш бакчалары, җәен ак алтындай җәйрәп яткан мамык басулары – бары да торып калачак! Сыйныфташларын, бигрәк тә Әдибәне читтән генә гел күзәтеп йөрүче кара күзле, озын буйлы чибәр малай Бабодҗанны бүтән күрә алмас инде ул.
Иске шәһәр базары янына бертуктамый чылтырап кызыллы-сарылы трамвай килеп туктады. Сирәк кенә булса да Өске Җува ягына баручы автобуслар узгалады. Менә инде ул Ташкент – таш кала! Иске шәһәрнең кәкре-бөкре, тар һәм серле урам-тыкрыклары, ташлы балчыктан сыланып эшләнгән коймалары, йортлары яшеллеккә чумган! Кая карасаң да мәчет манаралары, тарихи биналар, алар бихисап монда! Кызкай абыйсын көтә торгач, тагын үз уйларына чумды.
Кичә генә укытучы абыйлары тарихи урыннар турында сөйләп, тиздән балаларны экскурсиягә алып барачагын әйткән иде. Якында гына борынгы акыл иясе, бөек суфи Зәнки-ата һәм аның хәләл җефете Канбәр-бибинең зираты, мавзолей хәрабәләре бар икән.
– Зәнки атаның чын исеме – Шәех Айхуҗа ибн Ташхуҗа Мансур, ә аларга мавзолейны 1390-1409 елларда Аксак Тимер үзе төзеткән, – диде мөгаллим. – Инде искереп җимерелә башласа да, халык онытмый, ул урынны карап, җыештырып тәртиптә тота. Изгеләр зираты бит ул!
Әнкәсенең дога укыганда әйтә торган Зәнки бабай сакчы булсын, дигәне әллә шул шәхес турында микән?!
Әдибә кызыксынып тирә-якка карады, ашыгып килүче абыйсын күреп каршысына чыкты.
– Абыем, эшең беттеме? – диде кыз. – Әйдә тизрәк мәктәпкә, әнкәй дә көтәдер инде.
Мәктәптән белешмәләр, кирәкле кәгазьләрне алып, мәктәп белән соңгы кат хушлашып, алар өйләренә ашыктылар.
Ишек төбеннән түргәчә тезелгән төенчекләр, кием-салым салынган капчыклар, чемоданнар, сумкалар тагын үз хуҗаларын көтә иде. Китәргә булгач китәргә инде! Яңа гына беренче сыйныфны тәмамлаган Фәһимә кадерләп кенә дәреслекләрен актарып утыра: алып та китә алмый аларны, калдырырга да жәл!
Тәлига улы белән сөйләшкәннән соң бакчага чыкты, тандырда пешкән юка икмәкләрне юл кәрзиненә тутырды, әйберләрен җыйды. Әгъзамы кайтканда, ул барысын да хәстәрләп бетергән иде инде.
– Әйдә, Әгъзам, зиратка барып, улыбыз кабере белән дә саубуллашып кайтаек! Чит җирләрдә ялгызы кала бит!..
Туган якларга якынрак булу теләге көчле идеме, Свердловск тирәсенә кайтып урнашырга риза иде хатын. Авыр вакытта сыендырган, ризык-нан биргән бу үзбәк якларын калдырып китүе дә жәл иде.
Икенче көн дә китү мәшәкатьләре белән бик тиз үтте. Озатырга күршеләр җыелды, изге теләкләр әйтелде, догалар укылды.
Өч ел элек Ташкент вокзалына килеп төшкән көннәрне уйлап, монда аларга яшәргә мөмкинлек биргән, сыендырган, туендырган, сыйлы-икмәкле якка рәхмәтләрен әйтеп, кичке якта бу гаилә тагын поездга утырды. Ике катлы тонык тәрәзәдән вокзал бинасы күздән югалганчы карап бардылар. Поезд тизлеген арттыра башлады, ә тышта инде караңгылык куерганнан-куера иде. Юллар, юллар, тагын билгесезлек... Урал таулары ничек каршылар икән аларны?
1937 елның июнь уртасында юлчылар Ревда бистәсеннән Дегтярка ягына юл алдылар. Урта Урал Русиянең авыр промышленность үзәге буларак күптән билгеле як, табигый байлыклары белән дан тоткан як икән! Әгъләм монда чуен кою, бакыр эретү заводлары булуын белде, эш табуы авыр булмас кебек тоелды аңа. Әтисе ничектер уйга чумган. Әнкәсе, сеңелләре тирә-юнь белән танышкандай, якындагы катнаш урманнарга карап баралар. Бар табигать йокыдан уянып, урман-кырлар яшеллеккә чумган, болын чәчәкләре күренә, аллы-гөлле күбәләкләр оча. Гел туган яклардагы кебек инде.
Тәлига күңеле белән авылында, яшьлегендә йөри. Әгъзамы белән чишмә тавында очраша иде алар. Чишмә тавышын тыңлыйлар иде.Чишмәгә суга барган җирдән урлап алып китте дә инде аны Әгъзамы. Чөнки абыйлары каршы булды. Ябышып чыгу оят иде ул заманда. Шуңа да ике ай буена килмәделәр дә, өйгә дә кертмәделәр. Чишмә тавындагы карт тирәкләр генә аның борчуларына да, бәхетенә дә шаһит иде. И-и, ул салкын чишмә, эчәсе иде суларын, тәме һаман онтылмый! Авылына, Салихка кайтасы иде! Күңеле нечкәрде аның, күзләре яшьләнде. Онытылмый, юк шул, онытылмый икән туган як! Барыбер бер кайтырлар әле...
Дегтярка бистәсе тигез урында урнашса да, аның тау асты дип йөртелгән өлеше дә бар икән. Шунда килеп җиттеләр дә Аксәет авылы кешеләрен – Зәки исемле кодаларын эзләргә керештеләр. Сораша торгач, тиз таптылар. Зәки белән Мөкәррәмә ачык күңелле, бик мөлаемнар, кешелекле икәннәре күренеп тора. Кызлары Хәния белән Сәкинә дә кунак кызларын тиз үз итте. Балаларга йокларга урын табылды. Кунаклар юл тузаннарын кагып, мунчада юынып та чыккач, өстәл әзерләнде, төн буена сөйләшеп сүзләр бетмәде. Туган-тумачаның хәлләрен, авылга кайтып килүләрен сөйләделәр.
– Нишләргә икәнен ачык кына уйлап та бетермәдем, – диде Әгъзам, – эшкә урнашканда энәсеннән җебенәчә тикшерерләр инде.
– Хәзер закун бик каты, Әгъзам туган. Көчленеке замана. Менә сине, Әгъләм, урнаштыру авыр булмас кебек. Синдәй камсамуллар, спортсменнар кайда да кирәк.
Икенче көнне үк егетне ияртеп алып китте ул. Барганчы кызык вакыйгалар турында сөйләде.
– Эшчеләр бистәсе Свердловскига якын, турыдан кырык чакрым да юк. Монда ике йөз еллар элек үк атаклы Демидовлар бакыр эретү, тимер, чуен кою эшләрен башлап җибәргән, – ди Зәки абыйсы. – Хәзер бу эшләр киң күләмдә башланды, илгә тимер, чуен күп кирәк.
– Урман, су, руда булгач, эш барадыр инде. Елгалар да зур гына күренә.
– Су юллары буйлап, Чусовой елгасы белән безнең якка, ә Исет елгасы буйлап Азия ягына китәргә мөмкин, безнең Дегтярка Азия белән Ауропа чикләренең уртасында утыра, – ди Зәки абыйсы.
– Ә син, Зәки абый, үзең нинди эштә соң?
– Әй, энем, әллә ни зур түрә түгел, бригадир гына. Каен агачыннан күмер яндырабыз, ә тузыннан дегет агызабыз. Ревда тимер юлына шуларны җибәреп торучы инде мин. Ә сине «Дегтярский рудник» начальнигы иптәш Гарновский янына алып барам хәзер, – диде ул.
Икенче көнне үк эшкә урнашты егет. Горноспасатель булып эшләгәнен исәпкә алып, аңа ике урын тәкъдим иттеләр. Бер атнадан остазы Галимулла абзый Әгъләмне җыелышка алып китте. Җыелышта бик кызык хәбәрләр ишетте ул. «Дегтярский рудник» бакыр җитештерү планын арттырырга тиеш икән. Совет власте урнашканда, 1917 елда элекке хуҗалары шахталарга су тутырып яраксыз хәлгә китергән булалар. 1925-1930 елларда монда вакытлыча килешү нигезендә «Лена-Голдфилдс» дигән америка фирмасы торгызу эшләре алып барган. «Москва», «Петербург» шахталары кебек үк хәзер «Нью-Йорк» һәм «Лондон» шахталары да ачылырга тиеш ди.
– Принята Государственная программа интенсивной разработки Дегтяровского месторождения, – дип сүз башлады Гарновский. Озак сөйләде ул. Партия һәм иптәш Сталин күрсәтмәләре буенча ниләр эшләнергә тиеш, барысы да җентекләп тикшерелде. Җыелыш ике сәгатькә сузылды.
Көн артыннан көннәр узды. Егет кичләрен укыды. Соцгород дигән районнан бер баракның ике бүлмәсен бирделәр Әгъләмнәргә. Тәлига Зәки янына, урман кисүчеләр бригадасына урнашты. Әгъзамның хезмәте бистәдән читтә, мал азыгы, атларга печән хәзерләү белән мәшгуль, кеше күзенә бик күренеп йөрмәскә тырыша, кунарга да кайтмый. Төрле мәшәкатьләр белән вакыт тиз үтте.
Яңа ел бәйрәменә әзерләнеп йөргән көннәр иде. Кызыл почмакта бертөркем кызлар шау-гөр килә. Араларында ак челтәр кофта, кара борчаклы итәк киеп, нечкә билен каеш белән буган, бик сөйкемле кызны күреп Әгъләм туктап калды. Мәрмәрдәй нәфис муенына төшкән саргылт чәчләрен, йомры күкрәкләрен, тулы иренен күздән кичерде.
– Что, парень, уставился на нашу Майю?
Кызлар чыркылдашып көлешә башладылар. Егет кызарынды, иптәше артыннан китапханәгә кереп китте. Кичен өйгә кайтканда, Әгъләм белән Дима өч кызны куып җитте. Аларның уртадагысы – Мәйсәрә исемлесе нәкъ шул кыз иде.
– Аня, – дип таныштырды үзен бик чаясы һәм ике иптәшенең дә исемнәрен атады.
Саҗидә белән Мәйсәрә үзләрен басынкы һәм тыйнак тоталар, Аня кебек күп сөйләшмиләр. «Үзебезнең тәрбияле татар кызлары!» – шулай уйлады егет. Яшьләр клубында кичке уеннарда, бию кичәләрендә алар еш очраша башладылар. Кызлар бу чибәр, басынкы егеткә тиз ияләште. Киноларга бергә йөриләр. Мәйсәрәне бик тә ошатты егет. Кыз озатып кайту кыюлык өстәде аңа. Якыннанрак танышып, сөйләшеп йөри торгач, ул аны ныклап яратуын аңлады.
Чәчәкле, җылы май җитте. Эшкә барганда, кайтканда, Мәйсәрә очрамасмы, дип як-ягына карый Әгъләм, юк сәбәпне бар итеп почтага, аның эшләгән урынына да кергәли үзе. Аны күрсә, йөзендә елмаю уйный, күзләре балкып китә егетнең; ул баштанаяк шатлык нурына күмелде, чөнки бәхетле иде. Сөйгәненең зәңгәр күзләреннән, якты карашыннан мәхәббәт уты, яшәү дәрте ала!
– Син бит минем язгы кояш нурларында коенган зәңгәр чәчәгем, – ди Әгъләм, уенда булса да кызны иңбашларыннан кочып.
Бүген дә чалбарын юып, матрац астына кибәр-кипмәс тигезләп салган абыйсына карап, Фәһимә:
– Абый, син аны үтүкләнсен өчен шунда куйдыңмы? Син тагын клубка барасыңдыр инде, анда күңеллемени? – дип абыйсы янында бөтерелде.
– Әйе, хезмәт хакы алгач, бер үтүк юнәтергә кирәк инде. Әйдә, сеңлем, сине дә алып барам, дәресләреңне хәзерләп бетер!
Кызчык шатлыгыннан аны кочаклап алды. Бик әйбәт шул аның абыйсы. Укып та йөри, эшендә дә яраталар үзен. Абыйсы белән горурлануын яшерми Фәһимә. Әдибә апасын алмый, ә аны ияртә! Апасының үз иптәшләре, дуслары. Хәния белән көн дә очрашалар, серләшәләр.
Дәвамы бар