Көтеп узган гомер... 43)– Юк-юк, синең эшең күп, син үзең миңа кунакка кил, тынычлап сөйләшә-сөйләшә чәй эчәрбез, мунча әзерләп куярмын.– Ярый алайса. Менә туныңның акчасы. Мин сиңа әйттем бит шул Жаннага сатам дип. Ул, мескен, син алыр дип курыкты, янды-көйде, тәки акча табып килеп алды. Санап ал. – Юк-юк, санамыйм, мин аның күпме торганын да белмим. Күпме булса да рәхмәт сиңа, сине дә Ходай рәхмәтеннән ташламасын. Тизрәк барып балаларны сөендерим.Рушания Хәлимәләрнең ишек төбенә килеп туктагач, икеләнеп калды. Әгәр тагын Лилия киреләнсә, акчаны алмаса? Шулай да керергә булды, кыяр-кыймас кына төймәгә басты. Ишекне бу юлы Лилия үзе ачты, ахрысы, ашарга әзерләп йөри иде. Рушания белән бераз бер-берсенә берсүзсез карашып тордылар. Лилия берсүзсез борылды да кереп китте, Рушания акрын гына аңа иярде. Лилия арты белән кәстрүлләренә борылып басты. — Исәнме, Лилия, менә хәлегезне белим дип килдем, ничек яшисез, укулар ничек бара? — Лилия эндәшмәде.- Син инде, балам, миңа рәнҗемә, авыр икәнен аңлыйм, хәлемнән килгәнчә ярдәм итәсем килә. Син укуыңны бетер, энеләреңне дә укыт, укуларыгызны ташласагыз, әниең мәңге риза булмас. - Лилия һаман да эндәшмәгәч, Рушания акрын гына килеп аның аркасыннан сыйпады.- Аңларсың син мине бервакыт, аңларсың, тик хәзер аңласаң иде шул. Син дә бит миңа бик кирәк, эх, бала-бала, аңларга теләмисең шул.Рушания конверт белән акчаны өстәлгә салды да ашыкмыйча гына өйдән чыгып китте. Лилия урыныннан кузгалмады да. Бу юлы да сөйләшә, аңлаша алмау йөрәкне талады. Урамга чыккач, тагын бер кат нәрсәгәдер өметләнеп, икенче каттагы тәрәзәгә күтәрелеп карады, тәрәзә төбе буш иде. Рушания машинага кереп утырды, тик аның өйгә кайтасы килмәде. Үзенә текәлгән Саматның сораулы карашына баш кына селкеде. «Шул бала минем белән сөйләшсә, әллә җаныма тынгылык урнашыр иде, бу авыр йөкне үзем белән алып китәрмен микәнни?» диде әллә Саматка, әллә үз-үзенә. Ә бит нинди өметләр белән килгәң иде бүген, булмады, кичермәделәр. Эх, Хәлимә дустым, кайдан очрадың, нәрсә этте мине сиңа? Бер Ходай белә ни кылганын, ә аның белән сүз көрәштермиләр. Тик шулай кирәк булган икән, ник соң балалар аңларга теләмиләр? Я Ходаем, шул кыска гына вакыт эчендә күпме табыш һәм күпме югалтулар, тигезме икән соң үлчәүләрең?Самат берсүзсез акрын гына кузгалып китте, кайда илтергә дип тә сорамады, акрын гына көзге шәһәр урамы буйлап барды да барды. Рушания да тәрәзәдән күзен алмады. Көз шундый матур иде, чын-чынлап алтын диярсең, күк йөзе дә чалт аяз, кояш та әле һаман шул алтын яфраклар белән шаяра, йомшак җылы җил дә коелгаң яфракларны тегеләй- болай куалап уйный. Ә алар нидер шыбырдашалар, чәчкәләр җәй көне дә болай ук матур түгелләр иде бугай, ә хәзер менә барлык төсләре дә ух янып торалар. Әйтерсең, санаулы гына калган көннәрен искитмәле матур, онытылмаслык итеп истә калырга телиләр. Рушания сискәнеп куйды, табигать үзе җавап бирде: бирешмә-бирешмә, син көзге чәчкә, бар көчеңне биреп яшәп кал, күргәннәр ах итсеннәр, элекке кебек борылып карап калсыннар.- Самат, борыл, киттек Аннага. Без дә йөрик кеше йөргән җиргә, җитәр урман карчыгы булып ятарга. - Әйдә соң, анда нишләмәкче буласың? Миңа калса, сиңа анда йөрүнең кирәге юк, син болай да чибәр.- Кеше белми йөрмидер әле, без дә барып карыйк, - дип Рушания нәрсәгәдер бик канәгать елмайды, күзләрендә ниндидер чаткылар уйнады. Артык буяп бозып куймагайлары гына, дим.Ишектә дулкынланган Рушанияны күргәч, Анна аяк өсте юрып басты, аның бит очлары алсуланган. - Рая, ни булды?- Аннушка, минем дә чибәр буласым килә, миңа да берәй нәрсә яса. Анна бераз карап торды да елмаеп куйды.– Раечка, менә болай син миңа ныграк ошыйсың. Чәчкәләр дә су сипкәнне, назлаганны ярата, - дип килеп кочаклап алды. - Сал өстеңне. - Анна аны җитәкләп дигәндәй кечкенә бер бүлмәгә алып керде, кулына халат тоттырды, аннан җайлы креслога китереп утыртты, аңа җентекләп карап торды. - Син хәзер бер нәрсә турында да уйлама, җаның- тәнең белән ял ит. Рушания утырган кресло акрын гына артка төшеп сузылып ятты. Анна күзләрен йомган Рушанияның йөзенә сокланып карап торды: әйе, табигать нык тырышкан, бер оста хирург та болай оста итеп матурлый алмый кешене. Аңа караган саен карыйсы, сокланасы килә, беркайчан кул тиелмәгән куе кыйгач кашлар, беркайчан буяу күрмәгән, өскә бөкләнеп торган куе керфекләр, аның астына яшеренгән серле матур көрән күзләр. Анна да үз эшенең остасы, Рушанияның күзләре йомыклыктан файдаланып, җентекләп, аның чибәрлегенә сокланды. Анда чибәрлектән бигрәк ниндидер серлелек яшеренгән иде, менә шушы серлелек Жанна кебекләргә тынгылык бирми дә инде. Кызларныкы кебек матур, кызыллыгын җуймаган иреннәр, матур чокыраеп торган ияк, әле аның бер җирендә дә дип әйтерлек җыерчык та юк. Рушания кинәт күзен ачып карады, үзенә текәлгән Аннаның күзләре белән очрашкач, яшь кызлардай бит очлары кызарып чыкты. - Син шундый чибәрсең, Рая, мин кайдан тотынырга да белмим. - Кайдан да булса тотын инде, мин сиңа ышанам.- Яхшы, борчылма, барысы да яхшы булыр.Анна йомшак кына итеп Рушанияның баш тирәли уралган чәченә кагылды, бермәлгә тынсыз калды, аннан аны акрын гына сүтә башлады. Шундый калын, авыр, шундый тере чәч толымнары сүтелә-сүтелә, дулкын-дулкын булып идәнгә үк төшеп яттылар. Анна шаклар катып чәчтән күзен ала алмады, кабат-кабат буйдан-буйга сыйпап карады. - Ничек күтәреп йөрисең син бу толымнарны, бик авыр бит болар? - диде аптырап. - Бәлки яртысын булса да кисәргәдер?- Юк, мин беркайчан да кискәнем юк, - диде Рушания күзләрен ачмый гына. Бермәлгә Анна бу чәчләрнең бөртеге дә калмыйча коелып бетәсен күз алдына китерде дә тәне калтыранып куйды, күзенә яшь килеп тулды. Анна тиз генә үзен кулга алды.- Яхшы-яхшы, менә чигә чәчләрең агара башлаган, шуларны гына төзәтим. Анна бик озак җәфаланды озын чәчләр белән, алар ни юып, ни җыеп бетерерлек түгел иде. Юеш чәч бөртекләре бөдрәләнә үк башлады, шулай да ничек итсә итте, калын чәчне үреп кенә куя алды. Калын кара кашларга күчкәч:- Раечка, түз инде, менә бу кашларыңны әзрәк төзәтим, болай йөртергә ярамый, әзрәк алыйк, җыйнак булып калыр, - диде.Анна тагын әллә ниләр кыландырды, сылады-сыйпады. Рушания тыныч кына ята бирде. Эш беткәч, Анна аны торгызып утыртты.- Син әллә иннек тә кулланмыйсың? Әз гына кирәк булыр киләчәктә, кичәләргә барганда. - Мин буяна белмим шул.-Яхшы, бүгенгә җитеп торыр, ә кирәк булса, кая килергә хәзер беләсең.Рушания торып көзге каршысына килеп басты, бераз карап торгач, бик канәгать булып елмайды: - Миңа ошый, бик рәхәт булды, кешеләр белми йөрмиләр икән шул. Рушания үзендә ниндидер күтәренкелек сизде, ул күптән инде мондый күңел күтәренкелеге тойганын хәтерләми, соңгы айлар чир һәм югалтулардан гына торды шул. Әлеге мизгелдә аңа бик тә рәхәт иде, ул Саматка шалтыратып та тормыйча, көзге шәһәр урамы буйлап атлады. Ул үзен элеккеге кебек сау-сәламәт итеп тойды, ул әллә нинди уй-хисләргә бирелеп, үзалдына елмая биреп, каядыр атлады. Мөһим түгел иде кая барасы, аның шулай атлыйсы да атлыйсы килде. Үткән-сүткәнгә дә игътибар итмәде. Аяк астына түшәлеп яткан сары яфраклар, кызарып пешкән баланнар - барлык дөнья алтын көзгә төренгән. Рушания юлны аркылы чыкты, җәяүлеләр йөри торган юлның буеннан буена кыргый вак алмалар кызарып өлгергән. Рушания туктап шул алмаларга карап торды, балачагы исенә төшеп, авызында вак алма ачысы тоеп, үрелеп берничә вак алма өзеп капты. Ул шундый әчкелт тәмле тоелды, хәтта күзләрен йомды. Күптән онытылган әчкелт тәм белән бергә ниндидер хатирәләр дә ашыгып-ашыгып күз алдыннан үтте,тик җепнең очын тотып кала алмады, очы-очка ялганмый каядыр югалды. Кабат-кабат ачы алмаларны өзеп капты, тик җепның очы ялганып китә алмады. Ул шулай уйлана - уйлана каядыр атлады, тагын юлны чыкты, унике катлы йорт каршысындагы матур чәчкәләр клумбасына килеп, тагын туктап калды. Кинәт нидер исенә төшеп артына әйләнеп карады. Ачы алмалар аның туган йортында тәрәзә каршысында үсәләр иде бит, көзен алар пешеп йомшара, тәмләнә. Кайдандыр хәтта әнисенең тавышы ишетелгәндәй булды: «Алмалар йомшарган, җыярга кирәк, балам». Рушания бермәлгә тынсыз калып басып торды, йөрәкне ачыттырып, шул балачакка кайтасы килде аның. Күңеле туган якка таба, Урал таулары өстеннән Инзир буйларына ашкынып очты. - Рушания, нишләп торасың монда, мин сиңа эндәшәм- эндәшәм - ишетмисең дә, нишләп йөрисең монда?Рушания үз уйларыннан тиз генә аерыла алмады, янына килеп баскан Саматка беренче күргәндәй карап торды. – Кайтырга кирәк, кайтырга, - дип куйды. – Узып барам, күземә күренәсеңме әллә, дип торам. Әйдә, кайтарып куям. Рушания берсүзсез Саматка иярде. Үтеп барышлый бер скамейкада утырган яшь парларга игътибар итте. Бу-Толик улы белән, янында утырган яшь хатын бик тә Любага охшаган, тик бу сәламәт, май кояшы кебек елмаеп кына тора. Рушания, бәхет сезгә балалар, дип куйды эчтән генә. Рушания өйгә кайткач, башында мең төрле планнар кайнады, хәзерге хәленнән чыгу юлын табарга тырышты. Бүген ул ниндидер башка кеше иде. Элекке хәленә кайтып, өс киемнәрен алыштырды, кабат-кабат көзгегә күз төшерде, өй күлмәген киеп ашарга әзерләде. Кичен, хәзер инде үзе урнаштырган кагыйдәләрне бозып, кайчан теләсә, шулай кайта башлаган ирен дә, балаларын да элекке кебек матур итеп каршы алырга, караңгы уйларны бер читкә куеп, элеккечә елмаерга, күптән кул тимәгән өйне дә җыештырырга тотынды. Кич эштән кайткан гаиләсен элеккечә елмаеп каршы алды. Өй эченә таралган тәмле өчпочмак исе борыннарны кытыклады. Әниләренең күңел күтәренкелеге калганнарга да күчте. Бүген Саша да улы белән вакытында кайткан. Иң соңгы булып кызы Алеся кайтты. Ул бәхетле иде, әйтерсең, йөзенә йолдызлар кунган, күзләре ялтырый. Рушания элекке кебек: - Әтисе, карале, кызыбыз бик серле күренә, - диде. Бөтенесе Алесяга борылып карады. Әтиләре дә елмаеп, кызының кулын сөеп куйды. - Әйдә, сөйлә әле, нинди серең бар?Алеся кызарып елмаеп куйды. - Берни дә юк, мин бүген бик бәхетле. Айрат миңа бүген яратам, диде, һәм тәкъдим ясады.Рушания да җанланып китте. - Котлыйм, балам, сине яратмый мөмкин түгел, алайса туйга әзерләнергә кирәк. - Юк, әни, хәзер түгел, киләсе көзгә. - Ник киләсе көзне көтәргә инде, бәлки хәзер үк ясарбыз, тизрәк оныклар сөясе килә бит, - диде елмаеп, кызы өчен шатланып.- Айрат үзе акча эшләп, туйны да үзе ясыйсы килә.Сүзгә катышмый тыңлап утырган әтисе: - Сүз акчада гына торса, бернинди каршылык та күрмим. - Әти, син аны белмисең, ул да мине күптән яраткан, тик мин бай кызы булганга гына якын килергә курыккан. Син туйны үзем түлим дисәң, ул бик хурланачак.- Чын ир кеше, хуплыйм, мин дә шулай эшләр идем. Әйбәт егет, алабыз үзебезнең гаиләгә, - дип куйды абыйсы. Рушания эчтән генә уйлап куйды: кызганыч, күрерме икән соң ул бу көнне? Ямьле генә башланган кичне бүлеп, Сашаның кесә телефоны шалтырады. Ул телефонга җавап бирмәде, бөтенләй сүндереп үк куйды. Күпмедер вакыттан соң өй телефоны шалтырарга тотынды. Рушания янында яткан трубканы алды: - Алло, кем кирәк? - диде.Рушанияның йөзе тартылып агарды, шулай да үзен тыныч тотып калырга тырышты, трубканы берсүзсез иренә сузды. Ире трубкадагы тавышны ишетүгә, торып икенче бүлмәгә үк чыгып китте. Өстәл артында тынлык урнашты, ямьле кичнең яме китте. Александр Иванович ашыгып-тузынып өйдән чыгып китте. Йортта машина кабызган тавыш ишетелде. Рушания кесәсеннән алып сиздерми генә дару кабып куйды. Яңа ел алдыннан Рушанияларның иң якын гаилә дуслары узләренең илле яшьлек юбилейларына чакырып киттеләр. Соңгы вакытларда Саша еш кына кунарга кайтмый башлады, улы белән дә араларында ниндидер киеренкелек сизелә иде. Тик шулай да Рушания белмәмешкә салышты, җиткән егет эшнең кая барганын яхшы чамалый иде, ахрысы. Юбилей көне килеп җитәрәк, дуслары тагын шалтыратып исенә төшерделәр, Раечка, килми калма, үпкәлибез, дип. Тик Саша шалтыратмады, башка вакыттагы кебек, «җыен, матурым, йолдыз булып балкы, синнән чибәр беркем юк анда», димәде. Рушания бераз уйланып утыргач, бәлки соңгы чыгуы булыр, бәлки барыргадыр, дип, Аннага шалтыратты. Илья Ильич белән дә киңәшләште. Рушания хәлсезләнеп егылудан курка иде, бигрәк тә аның ташландык хатын икәнен бар халык беләдер кебек тоелды. Әгәр үз-үзен тота алмаса, берәрсе килеп йөзенә бәреп әйтсә? Саша соңгы ике кич инде өйдә кунганы юк, балалар да пошаманга калып йөриләр, әллә ничек әниләренең йөзенә күтәрелеп карарга куркалар кебек. Рушания, ярар, ни булса шул булыр, дип кичәгә җыена башлады. Кичке якта Анна үзе килеп җитте. Анна, минем чирле икәнне бер генә җан иясе дә сизәргә тиеш түгел, бәлки мондый җирләргә мин бүтән йөри дә алмам.Анна йомшак кына итеп Рушанияны иңнәреннән кочаклап алды.– Аңлыйм, дустым, ышан, без җиңәчәкбез.Ул аның белән бик озак кайнашты, нәрсәдер сөртте, буяды, йолыкты. Рушания күзен дә ачмады, ничек кушса, шулай тыныч кына ята бирде. Шулай да, ире әле шалтыратыр, исенә төшерер, дип һәрбер телефон тавышына сискәнеп куйды. Юк, шалтыратмады, чакырмады. Аның аннан башка беркая да йөргәне юк, бүген ул улы белән генә бара. Анна Рушанияны көзге каршысына китереп бастырды. Рушания үзен көзгедән күреп елмаеп куйды. Чия кызылга буялган ирен, чак кына буялган керфекләр, кыйгачлап тигезләнгән кашлар, хәтта күз төбендә күгәреп торган түгәрәкләр дә тигезләнгән. Зур кием шкафын ачып, бик озак җентекләп сайладылар киемне. Эзли торгач, бер дә киелмәгән, җиргә тиеп торган озын күлмәк килеп чыкты. Аркасы ачык, ә муены бастырып тегелгән һәм вак-вак зиннәтле ташлар белән бизәлгән бу күлмәк искитмәле матур иде. Рушания бу күлмәкне бер дә кигәне юк, ничектер бик затлы киемнәр кияргә ояла иде ул. Шуның өстенә кыска гына итеп тегелгән кара норка манто да киеп җибәргәч, Анна үзе дә соклануын яшерә алмады. - Сиңа тиңнәр юк, Раечка, шуны исеңнән чыгарма, башыңны югары тот... Дәвамы бар.
Тучубаевская сельская библиотека
:Тучубаевская Библиотека
Зифа Кадырова...
Көтеп узган гомер... 43)
– Юк-юк, синең эшең күп, син үзең миңа кунакка кил, тынычлап сөйләшә-сөйләшә чәй эчәрбез, мунча әзерләп куярмын.
– Ярый алайса. Менә туныңның акчасы. Мин сиңа әйттем бит шул Жаннага сатам дип. Ул, мескен, син алыр дип курыкты, янды-көйде, тәки акча табып килеп алды. Санап ал. – Юк-юк, санамыйм, мин аның күпме торганын да белмим. Күпме булса да рәхмәт сиңа, сине дә Ходай рәхмәтеннән ташламасын. Тизрәк барып балаларны сөендерим.
Рушания Хәлимәләрнең ишек төбенә килеп туктагач, икеләнеп калды. Әгәр тагын Лилия киреләнсә, акчаны алмаса? Шулай да керергә булды, кыяр-кыймас кына төймәгә басты. Ишекне бу юлы Лилия үзе ачты, ахрысы, ашарга әзерләп йөри иде. Рушания белән бераз бер-берсенә берсүзсез карашып тордылар. Лилия берсүзсез борылды да кереп китте, Рушания акрын гына аңа иярде. Лилия арты белән кәстрүлләренә борылып басты. — Исәнме, Лилия, менә хәлегезне белим дип килдем, ничек яшисез, укулар ничек бара? — Лилия эндәшмәде.
- Син инде, балам, миңа рәнҗемә, авыр икәнен аңлыйм, хәлемнән килгәнчә ярдәм итәсем килә. Син укуыңны бетер, энеләреңне дә укыт, укуларыгызны ташласагыз, әниең мәңге риза булмас. - Лилия һаман да эндәшмәгәч, Рушания акрын гына килеп аның аркасыннан сыйпады.
- Аңларсың син мине бервакыт, аңларсың, тик хәзер аңласаң иде шул. Син дә бит миңа бик кирәк, эх, бала-бала, аңларга теләмисең шул.
Рушания конверт белән акчаны өстәлгә салды да ашыкмыйча гына өйдән чыгып китте. Лилия урыныннан кузгалмады да. Бу юлы да сөйләшә, аңлаша алмау йөрәкне талады. Урамга чыккач, тагын бер кат нәрсәгәдер өметләнеп, икенче каттагы тәрәзәгә күтәрелеп карады, тәрәзә төбе буш иде. Рушания машинага кереп утырды, тик аның өйгә кайтасы килмәде. Үзенә текәлгән Саматның сораулы карашына баш кына селкеде. «Шул бала минем белән сөйләшсә, әллә җаныма тынгылык урнашыр иде, бу авыр йөкне үзем белән алып китәрмен микәнни?» диде әллә Саматка, әллә үз-үзенә. Ә бит нинди өметләр белән килгәң иде бүген, булмады, кичермәделәр. Эх, Хәлимә дустым, кайдан очрадың, нәрсә этте мине сиңа? Бер Ходай белә ни кылганын, ә аның белән сүз көрәштермиләр. Тик шулай кирәк булган икән, ник соң балалар аңларга теләмиләр? Я Ходаем, шул кыска гына вакыт эчендә күпме табыш һәм күпме югалтулар, тигезме икән соң үлчәүләрең?
Самат берсүзсез акрын гына кузгалып китте, кайда илтергә дип тә сорамады, акрын гына көзге шәһәр урамы буйлап барды да барды. Рушания да тәрәзәдән күзен алмады. Көз шундый матур иде, чын-чынлап алтын диярсең, күк йөзе дә чалт аяз, кояш та әле һаман шул алтын яфраклар белән шаяра, йомшак җылы җил дә коелгаң яфракларны тегеләй- болай куалап уйный. Ә алар нидер шыбырдашалар, чәчкәләр җәй көне дә болай ук матур түгелләр иде бугай, ә хәзер менә барлык төсләре дә ух янып торалар. Әйтерсең, санаулы гына калган көннәрен искитмәле матур, онытылмаслык итеп истә калырга телиләр. Рушания сискәнеп куйды, табигать үзе җавап бирде: бирешмә-бирешмә, син көзге чәчкә, бар көчеңне биреп яшәп кал, күргәннәр ах итсеннәр, элекке кебек борылып карап калсыннар.
- Самат, борыл, киттек Аннага. Без дә йөрик кеше йөргән җиргә, җитәр урман карчыгы булып ятарга. - Әйдә соң, анда нишләмәкче буласың? Миңа калса, сиңа анда йөрүнең кирәге юк, син болай да чибәр.
- Кеше белми йөрмидер әле, без дә барып карыйк, - дип Рушания нәрсәгәдер бик канәгать елмайды, күзләрендә ниндидер чаткылар уйнады. Артык буяп бозып куймагайлары гына, дим.
Ишектә дулкынланган Рушанияны күргәч, Анна аяк өсте юрып басты, аның бит очлары алсуланган. - Рая, ни булды?
- Аннушка, минем дә чибәр буласым килә, миңа да берәй нәрсә яса. Анна бераз карап торды да елмаеп куйды.
– Раечка, менә болай син миңа ныграк ошыйсың. Чәчкәләр дә су сипкәнне, назлаганны ярата, - дип килеп кочаклап алды. - Сал өстеңне. - Анна аны җитәкләп дигәндәй кечкенә бер бүлмәгә алып керде, кулына халат тоттырды, аннан җайлы креслога китереп утыртты, аңа җентекләп карап торды. - Син хәзер бер нәрсә турында да уйлама, җаның- тәнең белән ял ит. Рушания утырган кресло акрын гына артка төшеп сузылып ятты. Анна күзләрен йомган Рушанияның йөзенә сокланып карап торды: әйе, табигать нык тырышкан, бер оста хирург та болай оста итеп матурлый алмый кешене. Аңа караган саен карыйсы, сокланасы килә, беркайчан кул тиелмәгән куе кыйгач кашлар, беркайчан буяу күрмәгән, өскә бөкләнеп торган куе керфекләр, аның астына яшеренгән серле матур көрән күзләр. Анна да үз эшенең остасы, Рушанияның күзләре йомыклыктан файдаланып, җентекләп, аның чибәрлегенә сокланды. Анда чибәрлектән бигрәк ниндидер серлелек яшеренгән иде, менә шушы серлелек Жанна кебекләргә тынгылык бирми дә инде. Кызларныкы кебек матур, кызыллыгын җуймаган иреннәр, матур чокыраеп торган ияк, әле аның бер җирендә дә дип әйтерлек җыерчык та юк. Рушания кинәт күзен ачып карады, үзенә текәлгән Аннаның күзләре белән очрашкач, яшь кызлардай бит очлары кызарып чыкты. - Син шундый чибәрсең, Рая, мин кайдан тотынырга да белмим. - Кайдан да булса тотын инде, мин сиңа ышанам.
- Яхшы, борчылма, барысы да яхшы булыр.
Анна йомшак кына итеп Рушанияның баш тирәли уралган чәченә кагылды, бермәлгә тынсыз калды, аннан аны акрын гына сүтә башлады. Шундый калын, авыр, шундый тере чәч толымнары сүтелә-сүтелә, дулкын-дулкын булып идәнгә үк төшеп яттылар. Анна шаклар катып чәчтән күзен ала алмады, кабат-кабат буйдан-буйга сыйпап карады. - Ничек күтәреп йөрисең син бу толымнарны, бик авыр бит болар? - диде аптырап. - Бәлки яртысын булса да кисәргәдер?
- Юк, мин беркайчан да кискәнем юк, - диде Рушания күзләрен ачмый гына. Бермәлгә Анна бу чәчләрнең бөртеге дә калмыйча коелып бетәсен күз алдына китерде дә тәне калтыранып куйды, күзенә яшь килеп тулды. Анна тиз генә үзен кулга алды.
- Яхшы-яхшы, менә чигә чәчләрең агара башлаган, шуларны гына төзәтим. Анна бик озак җәфаланды озын чәчләр белән, алар ни юып, ни җыеп бетерерлек түгел иде. Юеш чәч бөртекләре бөдрәләнә үк башлады, шулай да ничек итсә итте, калын чәчне үреп кенә куя алды. Калын кара кашларга күчкәч:
- Раечка, түз инде, менә бу кашларыңны әзрәк төзәтим, болай йөртергә ярамый, әзрәк алыйк, җыйнак булып калыр, - диде.
Анна тагын әллә ниләр кыландырды, сылады-сыйпады. Рушания тыныч кына ята бирде. Эш беткәч, Анна аны торгызып утыртты.
- Син әллә иннек тә кулланмыйсың? Әз гына кирәк булыр киләчәктә, кичәләргә барганда. - Мин буяна белмим шул.
-Яхшы, бүгенгә җитеп торыр, ә кирәк булса, кая килергә хәзер беләсең.
Рушания торып көзге каршысына килеп басты, бераз карап торгач, бик канәгать булып елмайды: - Миңа ошый, бик рәхәт булды, кешеләр белми йөрмиләр икән шул. Рушания үзендә ниндидер күтәренкелек сизде, ул күптән инде мондый күңел күтәренкелеге тойганын хәтерләми, соңгы айлар чир һәм югалтулардан гына торды шул. Әлеге мизгелдә аңа бик тә рәхәт иде, ул Саматка шалтыратып та тормыйча, көзге шәһәр урамы буйлап атлады. Ул үзен элеккеге кебек сау-сәламәт итеп тойды, ул әллә нинди уй-хисләргә бирелеп, үзалдына елмая биреп, каядыр атлады. Мөһим түгел иде кая барасы, аның шулай атлыйсы да атлыйсы килде. Үткән-сүткәнгә дә игътибар итмәде. Аяк астына түшәлеп яткан сары яфраклар, кызарып пешкән баланнар - барлык дөнья алтын көзгә төренгән. Рушания юлны аркылы чыкты, җәяүлеләр йөри торган юлның буеннан буена кыргый вак алмалар кызарып өлгергән. Рушания туктап шул алмаларга карап торды, балачагы исенә төшеп, авызында вак алма ачысы тоеп, үрелеп берничә вак алма өзеп капты. Ул шундый әчкелт тәмле тоелды, хәтта күзләрен йомды. Күптән онытылган әчкелт тәм белән бергә ниндидер хатирәләр дә ашыгып-ашыгып күз алдыннан үтте,
тик җепнең очын тотып кала алмады, очы-очка ялганмый каядыр югалды. Кабат-кабат ачы алмаларны өзеп капты, тик җепның очы ялганып китә алмады. Ул шулай уйлана - уйлана каядыр атлады, тагын юлны чыкты, унике катлы йорт каршысындагы матур чәчкәләр клумбасына килеп, тагын туктап калды. Кинәт нидер исенә төшеп артына әйләнеп карады. Ачы алмалар аның туган йортында тәрәзә каршысында үсәләр иде бит, көзен алар пешеп йомшара, тәмләнә. Кайдандыр хәтта әнисенең тавышы ишетелгәндәй булды: «Алмалар йомшарган, җыярга кирәк, балам». Рушания бермәлгә тынсыз калып басып торды, йөрәкне ачыттырып, шул балачакка кайтасы килде аның. Күңеле туган якка таба, Урал таулары өстеннән Инзир буйларына ашкынып очты. - Рушания, нишләп торасың монда, мин сиңа эндәшәм- эндәшәм - ишетмисең дә, нишләп йөрисең монда?
Рушания үз уйларыннан тиз генә аерыла алмады, янына килеп баскан Саматка беренче күргәндәй карап торды. – Кайтырга кирәк, кайтырга, - дип куйды. – Узып барам, күземә күренәсеңме әллә, дип торам. Әйдә, кайтарып куям. Рушания берсүзсез Саматка иярде. Үтеп барышлый бер скамейкада утырган яшь парларга игътибар итте. Бу-Толик улы белән, янында утырган яшь хатын бик тә Любага охшаган, тик бу сәламәт, май кояшы кебек елмаеп кына тора. Рушания, бәхет сезгә балалар, дип куйды эчтән генә. Рушания өйгә кайткач, башында мең төрле планнар кайнады, хәзерге хәленнән чыгу юлын табарга тырышты. Бүген ул ниндидер башка кеше иде. Элекке хәленә кайтып, өс киемнәрен алыштырды, кабат-кабат көзгегә күз төшерде, өй күлмәген киеп ашарга әзерләде. Кичен, хәзер инде үзе урнаштырган кагыйдәләрне бозып, кайчан теләсә, шулай кайта башлаган ирен дә, балаларын да элекке кебек матур итеп каршы алырга, караңгы уйларны бер читкә куеп, элеккечә елмаерга, күптән кул тимәгән өйне дә җыештырырга тотынды. Кич эштән кайткан гаиләсен элеккечә елмаеп каршы алды. Өй эченә таралган тәмле өчпочмак исе борыннарны кытыклады. Әниләренең күңел күтәренкелеге калганнарга да күчте. Бүген Саша да улы белән вакытында кайткан. Иң соңгы булып кызы Алеся кайтты. Ул бәхетле иде, әйтерсең, йөзенә йолдызлар кунган, күзләре ялтырый. Рушания элекке кебек: - Әтисе, карале, кызыбыз бик серле күренә, - диде. Бөтенесе Алесяга борылып карады. Әтиләре дә елмаеп, кызының кулын сөеп куйды. - Әйдә, сөйлә әле, нинди серең бар?
Алеся кызарып елмаеп куйды. - Берни дә юк, мин бүген бик бәхетле. Айрат миңа бүген яратам, диде, һәм тәкъдим ясады.
Рушания да җанланып китте. - Котлыйм, балам, сине яратмый мөмкин түгел, алайса туйга әзерләнергә кирәк. - Юк, әни, хәзер түгел, киләсе көзгә. - Ник киләсе көзне көтәргә инде, бәлки хәзер үк ясарбыз, тизрәк оныклар сөясе килә бит, - диде елмаеп, кызы өчен шатланып.
- Айрат үзе акча эшләп, туйны да үзе ясыйсы килә.
Сүзгә катышмый тыңлап утырган әтисе: - Сүз акчада гына торса, бернинди каршылык та күрмим. - Әти, син аны белмисең, ул да мине күптән яраткан, тик мин бай кызы булганга гына якын килергә курыккан. Син туйны үзем түлим дисәң, ул бик хурланачак.
- Чын ир кеше, хуплыйм, мин дә шулай эшләр идем. Әйбәт егет, алабыз үзебезнең гаиләгә, - дип куйды абыйсы. Рушания эчтән генә уйлап куйды: кызганыч, күрерме икән соң ул бу көнне? Ямьле генә башланган кичне бүлеп, Сашаның кесә телефоны шалтырады. Ул телефонга җавап бирмәде, бөтенләй сүндереп үк куйды. Күпмедер вакыттан соң өй телефоны шалтырарга тотынды. Рушания янында яткан трубканы алды: - Алло, кем кирәк? - диде.
Рушанияның йөзе тартылып агарды, шулай да үзен тыныч тотып калырга тырышты, трубканы берсүзсез иренә сузды. Ире трубкадагы тавышны ишетүгә, торып икенче бүлмәгә үк чыгып китте. Өстәл артында тынлык урнашты, ямьле кичнең яме китте. Александр Иванович ашыгып-тузынып өйдән чыгып китте. Йортта машина кабызган тавыш ишетелде. Рушания кесәсеннән алып сиздерми генә дару кабып куйды. Яңа ел алдыннан Рушанияларның иң якын гаилә дуслары узләренең илле яшьлек юбилейларына чакырып киттеләр. Соңгы вакытларда Саша еш кына кунарга кайтмый башлады, улы белән дә араларында ниндидер киеренкелек сизелә иде. Тик шулай да Рушания белмәмешкә салышты, җиткән егет эшнең кая барганын яхшы чамалый иде, ахрысы. Юбилей көне килеп җитәрәк, дуслары тагын шалтыратып исенә төшерделәр, Раечка, килми калма, үпкәлибез, дип. Тик Саша шалтыратмады, башка вакыттагы кебек, «җыен, матурым, йолдыз булып балкы, синнән чибәр беркем юк анда», димәде. Рушания бераз уйланып утыргач, бәлки соңгы чыгуы булыр, бәлки барыргадыр, дип, Аннага шалтыратты. Илья Ильич белән дә киңәшләште. Рушания хәлсезләнеп егылудан курка иде, бигрәк тә аның ташландык хатын икәнен бар халык беләдер кебек тоелды. Әгәр үз-үзен тота алмаса, берәрсе килеп йөзенә бәреп әйтсә? Саша соңгы ике кич инде өйдә кунганы юк, балалар да пошаманга калып йөриләр, әллә ничек әниләренең йөзенә күтәрелеп карарга куркалар кебек. Рушания, ярар, ни булса шул булыр, дип кичәгә җыена башлады. Кичке якта Анна үзе килеп җитте. Анна, минем чирле икәнне бер генә җан иясе дә сизәргә тиеш түгел, бәлки мондый җирләргә мин бүтән йөри дә алмам.
Анна йомшак кына итеп Рушанияны иңнәреннән кочаклап алды.
– Аңлыйм, дустым, ышан, без җиңәчәкбез.
Ул аның белән бик озак кайнашты, нәрсәдер сөртте, буяды, йолыкты. Рушания күзен дә ачмады, ничек кушса, шулай тыныч кына ята бирде. Шулай да, ире әле шалтыратыр, исенә төшерер, дип һәрбер телефон тавышына сискәнеп куйды. Юк, шалтыратмады, чакырмады. Аның аннан башка беркая да йөргәне юк, бүген ул улы белән генә бара. Анна Рушанияны көзге каршысына китереп бастырды. Рушания үзен көзгедән күреп елмаеп куйды. Чия кызылга буялган ирен, чак кына буялган керфекләр, кыйгачлап тигезләнгән кашлар, хәтта күз төбендә күгәреп торган түгәрәкләр дә тигезләнгән. Зур кием шкафын ачып, бик озак җентекләп сайладылар киемне. Эзли торгач, бер дә киелмәгән, җиргә тиеп торган озын күлмәк килеп чыкты. Аркасы ачык, ә муены бастырып тегелгән һәм вак-вак зиннәтле ташлар белән бизәлгән бу күлмәк искитмәле матур иде. Рушания бу күлмәкне бер дә кигәне юк, ничектер бик затлы киемнәр кияргә ояла иде ул. Шуның өстенә кыска гына итеп тегелгән кара норка манто да киеп җибәргәч, Анна үзе дә соклануын яшерә алмады. - Сиңа тиңнәр юк, Раечка, шуны исеңнән чыгарма, башыңны югары тот... Дәвамы бар.