ЯЗМЫШ СЫНАВЫ
Рөстәм так­си­га уты­рып кит­те, ашы­гам, дигән бул­ды.
Юк­са, ул да туй­га ча­кы­рыл­ган иде бит. Кү­ңел тү­рендә кечкенә өмет дигән нәрсә ята иде. За­һир абый­сы кул биргән
бул­са, ул да алар­га ия­реп китә ала иде бит. Юк, ар­ты белән
бо­ры­лып бас­ты. Ә аңа За­һир­ның дус­лы­гы һа­ва ке­бек кирәк.
Та­мак тө­бенә төер утыр­ды. Рөстәм­нең дә алар ара­сын­да бу­ласы килгән иде бит. Урам­да шун­дый ма­тур ал­тын көз. Ярый,
бул­ма­ды ин­де. Гөл­наз­ны алып, берәр җиргә ба­рып кай­тырга кирәк. Соң­гы ва­кыт­та җиң­ги­нең дә кәе­фе юк, әллә ни
бул­ган. Ил­шат абый үпкәләткән әллә... Ил­шат­лар­ның ишек
төймә­сенә бас­ты. Эч­ке як­та «ә­ти, әти кил­де, ач-ач» дигән
та­выш ише­тел­де. Яшь әти үзал­ды­на ел­ма­еп куй­ды. Җиң­ги
ишек­не ач­ты да тиз генә ван­на­га ке­реп кит­те. Ба­ла йө­ге­реп
ки­леп әти­сен аяк­ла­рын­нан ко­чак­лап ал­ды.
– Әти, әти!
Гөл­наз­га озак­ла­мый ике яшь ту­ла, ул шун­дый ма­тур
итеп сөйләшә. Әти­се­нең му­е­нын­нан кы­сып ко­чак­лый да
чуп-чуп үбә. Шул кеч­кенә ке­ше кисә­ге дөнь­я­ның бө­тен бер
мәгънә­сенә әйлән­сен әле.
– Әйдә, кы­зым, кай­та­быз, берәр җирдә ка­ру­сельдә
әйләнә­без, көн ма­тур. Кая ки­емнә­рең, әйдә, ки­ен.
Ван­на­дан җиң­ги чык­ты, би­те дә, чәчлә­ре дә юеш, үзенең чы­рае ап-ак.
– Ях­шы ит­тең, Рөстәм, алып кит, бер дә хә­лем юк, карый ал­мыйм.
Рөстәм тыш­кы ишектән чы­гу­га, Ил­шат абый кай­тып
тук­та­ды.
– Нигә, туй­га бар­ма­дың­мы­ни? Ба­ла­ны нигә бо­лай иртә
алып китә­сең? Мин бү­ген сөймә­дем дә бит әле, – дип ба­ланы иркәлә­де.
– Җиң­ги чирләп то­ра, кор­сак­лы, ах­ры­сы. – Рөстәм мо­ны
шун­дый га­ди итеп әйт­те. Әй­тер­сең, ел са­ен ба­ла та­ба­лар.
– Ни ди­дең? – ди­де Ил­шат ап­ты­рап.
– Ван­на­да ко­са иде бу­гай, чы­рае бө­тенләй киткән, корсак­лы­дыр дим.
Ил­шат бе­раз авы­зын ачып ка­рап тор­ды да өй ише­геннән
бә­релә-су­гы­ла ке­реп кит­те. Ан­нан ишектән ба­шын ты­гып
кыч­кыр­ды:
– Юра­га­ның юш килсә, миннән ма­ши­на! – ди­де дә
ишектән ке­реп югал­ды.
– Мишәйт итмәс иде, ие­ме Гөл­наз?
Рөстәм кай­тып кергәндә өйдә бер көтү кыз­лар-егетләр
аш бүлмә­сендә бәйрәм итеп уты­ра­лар иде. Рөстәм ки­леп
керүгә шау­ла­шу­дан тук­тап, бө­те­не­се алар­га текәл­деләр.
Рөстәм бер­ни бул­ма­ган­дай кыч­кы­рып исәнләш­те. Яшьләр
та­гын шау-шу ки­леп, аны да үзлә­ре яны­на ча­кыр­ды­лар.
– Гүзәл, бу си­нең ирең­ме? Абау, нин­ди чибәр! Ә кы­зың
гел үзеңә ох­ша­ган.
Гүзәл ни әй­тергә бел­мичә юга­лып кал­ды. Ул ба­ла­ны беркай­чан ку­лы­на ал­га­ны да юк. Рөстәм белән дә күр­шеләр генә
бу­лып яшиләр. Та­лаш­мый­лар да, кы­рыш­мый­лар да. Рөстәм
ба­ла­ның өс ки­е­мен сал­дыр­ган ара­да кыз­лар, дөнь­я­ла­рын
оны­тып, Рөстәм­не күзәт­теләр.
– Гүзәл, ча­кыр ин­де ирең­не, без­нең белән утыр­сын! Яхшы тү­гел бит ху­җа утыр­ма­гач.
Әллә чит ке­шеләр бул­ган­га, ба­ла әти­се­нең му­е­нын­нан
кы­сып ко­чак­ла­ган, ыч­кын­дыр­мый да. Рөстәм бер урын­дык
алып алар яны­на ки­леп утыр­ды.
– Я, нин­ди бәйрәм ин­де?
– Ник, бел­ми­сез­ме­ни, Гүзәл­нең ту­ган кө­не бит, әллә
оныт­ты­гыз­мы?
– Ә, алай икән, без ту­ган көннәр үткәр­ми­без бит.
– Ник үткәр­ми­сез?
– Кар­тая алай­са. Тор­сын яшь ки­леш.
Рөстәм белән Гүзәл бик мәгънә­ле генә итеп бер-бер­сенә
ка­ра­шып ал­ды­лар. Га­илә икән – га­илә дип уй­ла­сын­нар.
– Ә сез аңа бүләкләр дә ал­мый­сыз­мы­ни?
– Мин бүләкләр­не ке­ше юк­та төнлә генә бирәм.
– Ой, аң­ла­шы­ла! – дип кө­леш­теләр кыз­лар.
Рөстәм Гүзәлгә кай­чан ка­ра­ма­сын, ул кыз­лар­ны күзәтә
иде. Ә кыз­лар­ның күзлә­ре ан­да. Рөстәм дә алар­га ка­рап
ел­май­ды, ма­тур-ма­тур сүзләр әйт­те. Кыс­ка­сы, кыз­лар­ның
йөрә­ген яу­ла­ды. Гүзәл­нең генә кәе­фе ник­тер кы­рыл­ган­нан
кы­рыл­ды. Сы­ра эчеп кү­ңеллә­ре күтә­релгән кыз­лар Рөстәмгә
ни­чек ошар­га белмә­деләр. Гүзәлдән генә бе­раз шүрлә­деләр
бу­гай, ни әйтсәң дә, ха­ты­ны бит. Гүзәл бер­ва­кыт си­ке­реп
тор­ды:
– Ярый, җитәр бү­генгә, сы­ра да бет­те. Безгә ба­ла­ны йокла­тыр­га кирәк, ба­ры­гыз, кай­ты­гыз, – ди­де.
Та­ра­ла­сы­ла­ры килмәсә дә, то­рып җы­е­на баш­ла­ды­лар.
– Ой, кыз­лар, сез бигрәк чибәр­сез, та­гын ки­ле­гез, – дип
хуш­лаш­ты Рөстәм.
Ха­лык чы­гып киткәч, Рөстәм ба­ла­ны утыр­тып ашат­ты.
Гүзәл пыр-пыр ки­леп өстәл җы­еш­тыр­ды.
– Син нишләп ми­нем ал­да кыз­лар­га кар­мак са­лып утыра­сың? Син ми­нем ирем икән­не оныт­ма! – ди­де Гүзәл
– Кем ди­дең, ни бул­ды си­ңа?
– Иртәгә инс­ти­тут­та миннән көләчәкләр, ире ха­ты­ны
ал­дын­да баш­ка­лар­га бәйлә­неп уты­ра дип.
– Әллә көнләшә­сең ин­де? Алай көнләсәң, алып кайт­ма
ан­дый чибәр кыз­лар. Оныт­ма, мин дә күптән ин­де мәктәптәге ак­баш ма­лай тү­гел, мин ирек­ле ир ке­ше. Кай­сы­сын телим – шун­сын сай­лыйм да, оза­тып та ку­ям. Ку­нар­га алып
кал­саң да ярый иде әле бер­сен.
Гүзәл­нең кү­зе маң­га­е­на мен­де.
– Кал­ды­рып кы­на ка­ра! Үз өең бул­гач, теләсә нәрсә
эшлә, бу әлегә ми­нем фа­тир.
– Әйе, менә уй­лап то­рам әле, без­нең конт­ракт бет­те бит
ин­де, ике ел бул­ды. Ба­бай­га дө­ре­сен әй­теп бирсәк тә бу­ладыр. Гөл­наз­ның өле­шен бүлә­без дә ае­ры­лы­ша­быз. Син ми­ңа
ба­ла­ны, яр­ты фа­тир­ны бирә­сең.
– Юк, әйтмә әтигә, ул ри­за бул­ма­я­чак.
– Ми­не үзеңә өйлән­дерү юлын тап­тың бит, ко­ты­лу
юлын да тап ин­де. Ми­ңа ха­тын, ба­ла­га әни кирәк.
– Өйлә­нер идең­ме?
– Ник өйләнмәскә, мин бит печ­те­релгән ала­ша тү­гел,
сау-сә­ламәт егет. Ба­ла­ны да ка­рар ке­ше кирәк, җиң­ги үзе
бә­би көтә, ба­ла­ны ка­рый ал­мый.
– Кем әйт­те бә­би көтә дип?
– Үзем күр­дем. Шу­лай бул­гач, ми­ңа өйлә­нергә кирәк.
Һәм тиз ара­да.
– Кемгә?
– Та­бы­лыр әле. Һичь­ю­гы Ли­ли­ягә өйлә­нер­мен.
Гүзәл корт чак­кан­дай ка­бын­ды, тик ни әй­тергә белмәде, чүпрә­ген то­тып ат­ты да аш бүлмә­сеннән чы­гып кит­те.
Рөстәм кы­зы­на ел­ма­еп:
– Бул­ды, те­ге­нең җе­нен ко­тырт­тык, – дип куй­ды.
Гүзәл дө­бер-ша­тыр кил­де, нәрсә­дер кү­чер­де, па­лас­лар
су­ырт­ты, кух­ня­га ке­реп идәннәр юа баш­ла­ды. Эшләсә, эш­не
җи­ренә җит­ке­реп, пөхтә итеп эш­ли. Телә­ге бул­са, ашар­га да
пе­шерә. Рөстәм ба­ла белән ике­сенә үзе пе­шерә.
– Ха­тын, ни бул­ды си­ңа, ник җенләнә­сең? – дип, ка­барган ачу­ын та­гын да кү­пер­теп җибәр­де. Гүзәл­нең зәңгәр күзләрендә оч­кын уй­на­ды, бик ка­ты итеп ни­дер әйтә­се килгә­не
кү­ре­неп то­ра.
– Ак­баш, кит, ко­ма­чау­лап тор­ма.
Рөстәм кө­леп куй­ды.
– Си­ңа ак­баш бул­са, баш­ка­лар­га ал­тын ул баш.
– Кемгә генә кирәк икән ул буш баш?
– Бар ин­де аның ху­җа­сы. Те­ге, бая си­нең ян­да утыр­ган
егет­не әйтәм, си­не­ке иде­ме?
– Әйе, ми­не­ке, менә дигән егет.
– Тик аның ба­шы ми­не­кеннән дә аг­рак. Син, ах­ры­сы,
үзең ак­баш­лар­ны яра­та­сың.
Гүзәл идәнгә аяк ти­беп кыч­кы­рып җибәр­де:
– Үртәмә ми­не, берәр­сен алып кай­тыр­мын да то­рырмын.
– Алып кайт ике­не берь­ю­лы, өч ир белән яши ди­сеннәр.
Син бит баш­ка­лар­дан ае­ры­лып то­рыр­га яра­та­сың.
– Әти, әти, – дип, ба­ла Рөстәм­нең ая­гын­нан ко­чак­лап алды. Ба­ла­ның кур­куы йө­зенә чык­кан. Рөстәм ба­ла­ны ку­лы­на
күтә­реп ал­ды. Ба­ла әти­сен му­е­нын­нан кы­сып ко­чак­ла­ды, әнисенә иреннә­рен тур­сай­тып, ачу­ла­нып ка­ра­ды. Рөстәм белән
Гүзәл бер-бер­сенә ка­ра­шып ал­ды­лар. Мо­ңа чак­лы алай итеп
кыч­кы­рыш­кан­на­ры юк иде, ан­нан, аны әле бәләкәй, бер­ни
аң­ла­мый дип уй­лый­лар иде бит. Күрә­сең, аң­лый.
– Әйдә, кы­зым, йок­лар ва­кыт җит­те, әни идән юа. Тыныч йо­кы, ди­ген. – Ба­ла эндәшмә­де, ба­шын гы­на читкә борды. Алар ара­сын­да бер­нин­ди җы­лы­лык та юк иде.
Икен­че көн­не ял, иртән йо­кы туй­ды­рып тор­ды­лар. Гүзәл
ин­де нәрсә­дер әзерләп йө­ри иде. Рөстәм дә ба­ла­га бот­ка пеше­рергә куй­ды. Икәү сүз­сез генә үз эшлә­ре белән ма­таш­тылар. Рөстәм­нең те­ле­фо­ны шал­ты­ра­ды, ул ал­ды да:
– Сә­лам, ма­ту­рым, хәер­ле иртә! – ди­де. Гүзәл әллә юри,
әллә ачу­дан, олы кәстрүл­не ку­лын­нан тө­ше­реп җибәр­де.
Рөстәм сөйләшә-сөйләшә икен­че бүлмәгә чы­гып кит­те. –
Ярый, ки­лер­без, – дигә­не ише­тел­де.
Төш­ке як­та ки­е­неп-яса­нып, ба­ла белән икәү чы­гып та
кит­теләр. Рөстәм буш ва­кыт­ла­рын­да Ка­тя яны­на бар­га­лый
иде, ба­ла­ны да ала. Бү­ген дә Ка­тя шал­ты­рат­ты, алар ба­лалар ка­фе­се­на ба­рыр­га сөйләш­теләр. Алар бик еш бул­ма­са
да, ба­ла­лар белән бергә чык­ка­лый­лар. Ка­тя­ның улы Ми­ша
Гөл­наз белән бик та­ту уй­ный­лар. Ан­да ба­ла­лар­га уй­нар­га кабар­тыл­ган бик ма­тур тау­лар, бас­кыч­лар бар. Ба­ла­лар шун­да
уй­ный­лар, ә алар ике­се кул­га кул то­ты­шып бул­са да уты­ралар. Алар­га шу­лай да рәхәт.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.

Комментарии