Һаман яратам

3 бүлек
– Чит илдә укуыңны, диплом алуыңны ничек горурланып сөйләде. Аннары Гомәр авылга тартыла. Үз урынына сине әзерләмәкче, – диде күз кысып бәхетле Фатыйма.
Әби белән онык мунча ягарга керештеләр. Камил гаҗәпләнде.
– Мин шәһәрдә сауналарда юынганым бар. Шулкадәр авыр ягыламы бу мунча? Утынын ват, суын ташы, мичне саклап як. Нишләп шулкадәр нужарырга? Душ кына коенмаска, – диде егет.
– Әй улым аңламыйсың, мунча авылның бер рәхәте ул, – дип шатланып сөйләде Фатыйма.
Арып-талып мунча яккач, Дилүс килде. Камил белән танышты.
– Синме инде ул әтинең
мактаган эшлекле егете? Ул миңа синнән үрнәк алырга кушты. Я кайчан мастер класс күрсәтәсең инде? – диде Камил.
– Кайчан әйтәсең инде. Алдан складка, аннан кырга, фермага барырбыз, – диде Дилүс.
– Ярар. Алдан әйт әле монда клуб, кызлар бармы?– дип елмайды егет.
– Әйе икеседә бар. Теләсәң бүген бергә барырбыз. Кич керермен. Бездә яшьләр тату, төрле уеннар уйныйбыз, – диде Дилүс.
– Ярар әйдә, алдан кибетне күрсәт әле. Баш чатный, берәр шешә сыра алырмын, – диде дә
фермер улы өйгә акчага керде. Сумканы ачса, кием арасына әнисе саллы гына сумма акча тыккан. Камил елмаеп җибәрде.
– Рәхмәт әни, яшибез икән әле, – дип акчаларны кыстырып, Дилүс белән кибеткә китте. Тик әтисе шалтырату сәбәпле, Дилүс китеп барды. Камил кибеткә керде. Сыра сорады. Карый янда бер өлкән абзый кесәсеннән
тиен җыя.
– Сез кайда эшлисез абый? –дип сорады егет.
– Фермер Гомәр Хафизовта.
Аз түли оятсыз, эшлибез бит,
– дип шыңшыды абзый.
Камил әллә нишләп китте. Ничек инде әтисе өлкән кешеләрдән тиен санаттыра?
– Сезгә нәрсә кирәк абзый? – диде Камил.
– Баш авырта. Берәр чекүшкә булмас микән? – диде ир.
– Әйдә, мин сезгә бер ящик алып бирәм, башкаларны да сыйлагыз. Фермер җитәрлек түләмәгән өчен булыр, – диде егет.
Кибетче бу сүзләрне ишеткәч, аптырап китте. Аңа барыбер товар сатылсын. Хатын арттагы бүлмәдән бер ящик аракыны күтәреп чыкты. Егет абзыйның аркасына какты.
– Әле төш вакыты гына, кич эш беткәч, сыйланырсыз. Мин син әйткән оятсыз фермер Хафизовның улы булам. Бүген кайттым. Минем авыл тормышы белән яшәвемне билгеләп үтәрсез, – диде өйгә кайтып
китте егет.
Кәҗәне кәбестәгә керт
инде! Абзый теге аракыларны мотоцикл арбасына салды да, фермер ашханәсеннән
төшке ашны ашап чыккан эшчеләр янына йөгерде. Ирләр шул ящиккә ияреп, якындагы посадкага "шудылар". Төштән соң фермер кырына эшкә чыгучы ирләрнең эзе дә булмады...
Дилүс эшчеләрне озак эзләде. Озакламый посадкада исерешеп ятуларын белде. Бер ящик аракы белән бүләкләнүче абзый фермер улы юмартлылыгын теттереп сөйләде, аны үтереп мактады.
Дилүс Гомәргә шалтыратты.
– Гомәр абый, төштән соң эшчеләр кырга чыкмады. Камил аларны кибеттән бер ящик аракы алып сыйлаган, – диде егет...
Әтисе ыжгырып өйгә кайтты. Камил әбисе белән сөйләшеп утыралар иде...
– Син оятсыз нишләдең? Кайтканыңа бер көн дә юк. Ә зыян салырга өлгердең! –дип кычкырды әтисе.
– Мин нишләгән? – дип аптырады егет.
– Нишләгән дип торасыңмы әле? Кая эшчеләр? Юууук! Чөнки минем улым аларны аракы эчергән. Минем бай, юмарт улым! – диде ир.
– Ул абзый кибеттә кесәсеннән тиен санап тора иде. Жәлләдем. Мин бит аларга кич эш беткәч, эчәрсез, дидем, – диде Камил.
– Менә хәзер үзең тиен санарсың. Мин сиңа акча бирергә җыенмыйм. Әниеңә дә әйтәм. Исеңдә калдыр: алай эшләргә ярамый Камил! Мин аңлыйм: әгәрдә син ул кешегә ипи, дару алып бирсәң, мактар идем үзеңне. Эчкән кешегә аракы бервакытта да җитми, – диде Гомәр...
Кәефе китте егетнең. Ул көнне клубка да чыкмады. Бу хәлне яхшылыктан килеп чыккан яманлык, дип уйлады...
...Әнисе бер нәрсә, ул
барысына да күз йома, ә бит әтисенең нинди икәнен дә, йөрәге авыртканны да белә. Күрә торып борчуга саласы килмәгән иде. Әнә бит ул горурлансын өчен укуын бетереп, диплом алуны максат итеп куйды да. Яшьтән үк шулай: әтисе кырыс булса да барыбер аны күбрәк ярата егет. Бу җылылыкны сүз белән генә әйткәне юк. Чөнки ул ир кеше. Әтисе кызлар түгел, аңарга матур сөйләү кирәкмәс. Кайчакта ул җиңел тормыштан араланып, әтисе кебек җигелеп эшлисе, аңа ярдәм итәсе килә. Эшләсә, башкаларга караганда белемедә артык, булдырмый калмас. Әйтәсен әйтә, проблемасын да чишә, куркып тора торганнардан түгел. Тик менә бу якты уйларны әнисенең иркәләве кабат юкка чыгара. Акча биреп торганда нигә шулкадәр көчәнергә әле соң? ...
Икенче көнне дә әлеге аракы кыйссасы бетмәде. Ике мужик, теге юмарт малай чыксын әле, дип Фатыйма әбинең капкасын шакыдылар.
Карчык күсәк күтәреп алгач кына тайдылар. Әбисе әйтүенчә, ул көнне "бүләк" аракы күп гаиләләрдә тавыш чыгарган.
Шулай итеп, Камил авылның язылмаган законының берсен яхшы аңлады. Эчә белмиләр биредә, аракы белән сикертергә ярамый...
...Икенче көнне салкын, ачы җил чыккан иде. Кырга кишер алырга дип, Ләйсән дә килде. Дилүс кырдагылар белән исәнләшкәч, эшне аңлатты.
– Ләйсән, син бүген складка барып эшләрсең. Анда җыештырырга, коелган бәрәңгеләрне чүпләп, себерергә кирәк. Кыскасы, көне буена эш җитә. Әйдә илтеп киләм, – диде.
Беркемдә каршы килмәде, эчтән барысы да кызны жəллиләр иде.
– Әкрен генә җаең белән эшлә. Сиңа беркем дә комачауламый, – дип кызны калдырып китте егет.
Гомәр шалтыратты.
– Дилүс, бар минем малайны алып килеп, кырларны, складларны, ферманы күрсәт. Бер көн өйдә торды, җитәр. Әтисенең ничек эшләвен, акчаларның нинди авыр хезмәт аркасында табылуын күрсен, – диде.
Дилүс кушканны эшләде. Йокыдан торырга да җыенмаган егетне уятты. Камил гадәттәгечә, кәттә чалбарын, ак кроссовкиен кимәкче иде, әбисе туктатты. – Улым биредә ялт - йолт килеп
торган кабинетлар юк. Резин итек, искерәк чалбарыңны ки, – дип акыл өйрәтте.
Егет гаҗәпләнде, ияләшенмәгән киемне өстенә аласы килмәде. Аннан күнде, җыенды.
– Әйдә беренче складтан башлыйбыз, аннан фермага, кырга,– диде Дилүс.
– Кырга бүген үк бармыйк әле. Кичәге хәлдән соң ул алдакчы ирне күрәсем килми. Әйдә, алдан складка, аннан фермага, – дип үзенчә карар кылды Камил.
Фермер улына буйсынмый булмый, Дилүс ризалашты. Егетләр машинага утырып складка киттеләр...
Ләйсән бертуктамады. Алдан идәнгә коелган бәрәңгеләрне чүпләде, аннан идәннәрне себерде, киштәләрне сөртә башлады. Егетләр килгәндә ул идәнгә иске кәгазь коробкаларны җәеп, шуңа тезләнеп, аскы киштәләрне сөртә иде.
Дилүс фермер улына алдан складның башка бүлмәләрен күрсәтте, аннары зур бүлмәгә, Ләйсән эшли торганына керделәр.
Камил аптырап китте.
– Исәнмесез, читлеккә япкан кебек ник үзегезне генә калдырдылар? – диде егет.
Ләйсән исәнләшеп, аңа борылып карады. Әллә ни исе китмәсә дә, егетнең бөрлегендәй күзләрен, озын керфекләрен, елмайган чибәр йөзен чамалады. Мондый матур егетне Мәдинә апасы алып кайта торган ялтыравыклы журналларда гына күргәне бар иде. Тиз генә карашын алып эшләвен дәвам итте. Дилүс Ләйсәннең егеткә күз ташлап алуын ошатмады.
– Әйдә киттек Камил, завфермага әйттем иде, ул безне көтә, – дип алып чыгып китте.
Машинага утыргач, Дилүс тагын кире төште.
– Мин ул кызга задание биреп килим әле, –дип складка керде.
– Эшең бетсә, өйгә кайт Ләйсән. Бүгенге хезмәт көнеңне бухгалтер Фәрзәнә апага әйтеп яздырырмын, – диде егет.
– Рәхмәт Дилүс. Бу егет кем соң? Районнан берәр җитәкчеме әллә? –диде кыз.
– Безнең фермерның кыланчык улы кайтты. Чит илдә укыган шәһәр кәттәсе. Әтисе Гомәр абый миңа тәрбиялә, дип шефлыкка беркетте. Юлына чыга күрмә, башында җил уйный аның, төпсез бер нәрсә. Әзер акча сикерткән. Авыл кызларынын саф хисләреннән кычкырып көлә торган оятсыз ул. Күрәмсең, үзе кебек бозык кызлар белән очрашып геройга әверелеп беткән, – диде Дилүс.
Бу егетнен көнчелек галәмәте иде...
Машинага чыгып утырды.
– Мин беренче тапкыр тумыштан блондинка күрәм. Сары чәчле кызлар миндә күп булды. Тик алар буялган сары төс иде, – диде Камил.
Дилүснең фермер улыннан Ләйсән хакында сөйләтәсе дә килмәде.
– Ул кызның аягы авырта.
Күрәсеңме, шул аяклары белән тезләнеп киштә юа. Ә бит аның айлык хезмәт хакы синең бер ботинка бәясе хәтле генә. Кемгәдер акча җиңел бирелә, икенчеләргә менә шулай нужарып, – диде Дилүс.
– Син миңа төрттерәсеңме? – диде дә чая егет Дилүскә карата озак карап торды.
– Əәә... син ул кызга гашыйк. Әйтә алмыйсың ахры. Кит инде, үзең әнә ничек булдыклы булып йөрисең. Бер мәми авыл кызын кулыңа ала алмыйсың. Мастер класс күрсәтимме?– дип шаркылдап көлде егет.
– Тимә, мәрхүм Илдус абый кызы ул. Нужалы гаилә. Синнән башка да проблема җитә анда. Ләйсән бертекләп аягына операция ясатырга акча җыя, – диде Дилүс. Камил әллә нишләп китте, дәшмәде...
Фермага менделәр. Кәттә егет җирәнеп атлады. Сыер саву процессын көлә - көлә озаклап күзәтте.
– Вәт, минем шәһәрдәге дуслар - братлар күрсәләр, кычкырып көләрләр иде. Камил Хафизов – чит ил университеты дипломы алган юрист сыерлар артында сөт аккканы, тирес чыгартканны карап тора. Әтигә рәхмәт инде. Нинди экзотика күрсәтә, –дип көлде.
– Синең өстәлеңдәге сөт, ит шуннан килә. Ә син көлгән тирес ул кырларга ашлама, табындагы икмәк каян килә дип уйлыйсың, – диде Дилүс...
Ләйсән өйгә ашыгып атлады. Складтан кайтышлый
Вәсилә янына керде.
– Мин бүген кырга бармадым. Суык җилдә салкын тиде
ахры, – диде дус кызы.
– Бүген складка фермер Гомәр абыйның улы килде. Мин андый матур егетне һинд киноларында, журналларда гына күргәнем бар, – диде Ләйсән елмаеп.
– Бирә ул матурыңны! Әнә Кичә авыл мужикларын аракы белән сыйлаган. Күрсәтә әле ул авылга Фатыйма апаның бриллиант улы!
Син тагын өметләнә күрмә! Мыскыл итәр, аннары оятын кая куеп бетерерсең. Синең ише кыз аңа күлдәге бер балык кебек кенә. Просто повезло, әти - әнисе бай, – диде Вәсилә.
– Юк инде. Сиңа бер сүз сөйләргә юк. Мин болай чибәр дип кенә әйтүем,– диде әкрен генә Ләйсән. – Әнә Дилүсне кара! Сине гомер буе яратып, хөрмәт итеп тора торган ир булачак ул. Анысы да кыюсыз ичмасам, тотып селкисе килә! Кыз алдында кишер белән чөгендер сөйли. Башына киткән ахры. Авызын ачып кала инде. Әни әйтүенчә, теге егет кишер белән бәрәңге турында сүз
куерта торган түгел. Сак бул!– диде дус кызы.
..Берничә көннән Ләйсән журналдагы егетне тагын күрде. Дөресрәге, җае чыкты...
Бүген кырда кишер алу эшләре төгәлләнергә тиеш. Гомәр белән Дилүс башка район фермерлыгына семинарга чакырулы.
– Кырда кем кала? Әле бит эшчеләргә көнлек хезмәт хакын да бирергә кирәк. Нишлибез Гомәр абый? – диде Дилүс.
– Фәрзәнә апасы белән әнә Камилне чыгарам. Кыр белән танышсын. Бәлки кызыксынып китәр. Иртәме - соңмы барлык хуҗалык аңа кала, – диде әти кеше.
Улына әйткәч, Камил аптыраса да, "ярар" диде. Эш тәртибен әтисе аңлатты. Шулай итеп фермер улы бүген беренче тапкыр җитәкче ролендә.
Кырдагы эшчеләр янына барды. Карый: теге сары чәчле кыз да чатанлый-чатанлый эшләп йөри.
Теге аракы белән алдалаган мужик та йөгереп килде.
– Әйбәт егет син. Тагын сыйлыйсыңмы соң? – диде ир.
– Бар күземнән югалыгыз! Эшләгез, алайса ул көнне эчкән аракы өчен дә хезмәт хакыгызны тотып калам, –дип кычкырды Камил.
Мужик юк булды.
Бераз торгач:
– Фәрзәнә апа, мин кичкә киләм. Акчаны бергә бирербез, – диде егет.
– Обязательно кил улым, ведомостька кул куярга да
кирәк, – диде бухгалтер апа.
Камил ризалашып китеп барды.
– Кара әле, ничек дөнья тоткасы кебек басып тора. Бай герой, – диде Вәсилә.
Ләйсән эндәшмәде. Күңелне әллә нинди эчке шатлык биләп алды. Кешегә сиздерми торган рәхәтлек...
Ниһаять, кишер басуы бушап калды. Фермер улы да килеп җитте. Берәм - берәм акча алырга килә башладылар. Иң соңыннан Ләйсән дә килде.
Камилнең исенә Дилүс
сүзләре искә төште. "Операциягә акча җыя"... Егет көнлек хезмәт хакына арткы кесәсеннән бумажнигын алып, шактый суммада акча өстәп сузды.
– Юк кирәкми, сез нәрсә? – диде
оялып кыз.
– Ал, ал бу акчаларны төнге
клубта да туздыра алам,– диде егет.
Кыз алды да "рәхмәт" диде.
Камил машинага утырып китеп барды...
Өйгә кош тоткандай очып кайтты Ләйсән.
– Әни минем операциягә акча җитә ахры. Бүген күп бирделәр. Мәдинә апага шалтырат әле. Врач белән сөйләшсен, – диде кыз.
– Ярар кызым сөйләшермен. Абыеңның никахы үтсен инде. Аннары барырсың. Фирдүс иртәрәк тә өйләнмәкче була ахры, тизләтә, – диде әнисе...
..Көн артыннан көн үтә торды. Кырда эшләр бетте. Складта яшелчә сортировкасы башланганчы вакыт бар иде әле.
– Әти ник син хатының янына барып тормыйсың соң? Әнине сагынгансыңдыр. Бар бераз ял итеп кайт. Мин синең машинаңа утырып барырмын да, үземнеке белән кайтырмын, – диде Камил.
– Машинаны эләктермәкче
буласың ә? – дип елмайды Гомәр улына карап. Монда авылда машина белән әллә кая бара алмыйм инде, – диде егет.
– Мин Дилүс машинасына утырып йөреп туйдым.
Кичен икәүләшеп шәһәргә киттеләр. Римма ире белән
улын күргәч, шатлыктан нишләргә белмәде. Бигрәк тә улын. Кат-кат барып кочаклады.
– Ябыккансың ахры улым. Җитте инде анда яшәдең. Кайт монда, – диде әнисе.
– Юк әни, бүген машинаны алып китәм. Син берничә көнгә әтине алып кал. Берәр атна ял итсен. Мин әле авыл кызыкларын,
авыл кызларын күрмәгән. Туйдырды тыныч тормыш, – дип елмаеп әнисенә пышылдады.
Гомер буе авызына каратып торган улының теләген бу юлы да үтәде Римма. Ирен бер атна ял итеп кайтырга күндерде.
Ә Камил машинасына утырып, кире әбисе янына кайтып китте. Үзен авылның хуҗасы кебек
сизде ул.
Клубка чыгарга әзерләнде. Кара тутлы егет затлы киемнәрдән киенеп, одеколонны мул сиптереп текә машинасына утырып клубка юл алды. Их, бүген ял итәчәк! Адым санарга әтисе юк...
Дәвамы бар
"Буа кызлары"
Автор

Комментарии