8 бүлекЛәйсәнне контора юарга урнаштырдым. Гомәр абыйга шалтыратып сөйләшермен. Ул каршы килмәс, – диде Дилүс.– Хәзер үк юсын. Миңа фермада сөт күләме язып барылган таблицаны биреп калдыр әле. Карап чыкмакчы булам, – диде Камил.– Син нәрсә аңлыйсың соң? – диде Дилүс Камилне Ләйсән алдында мыскыл итмәкче булып.– Әтинең авыруыннан файдаланып, команда бирмә! Приказны ничек бирәсең, шулай аласың! Вакытында алмасаң, алдырам! Бир таблицаны һәм фермага эшкә мен! Ә син Ләйсән эшеңне эшлә! – дип кычкырды Камил.Шкафтан таблицаны алып биреп, өстәлгә "шап" иттереп куйды да Дилүс Ләйсән янына килде.– Кайтканда килеп алам яме? – диде ягымлы тавыш белән. Кыз баш селкеде. Камил аларның сөйләшүен күз астыннан гына карап торды. Дилүс ачуланып чыгып китте.Камил таблицаны карау белән башка кәгазьләрне дә өйрәнде. Университет дипломлы егет теоритик өлешен күз алдына китерә дә кебек, тик тәҗрибә бөтенләй юк. Күз күрмәгән нәрсәне акылга сеңдерү авыррак шул. Ләйсән беренче катка төшеп китте. Камил карый: кыз агач баскычтан менеп килә, бер кулында швабра, икенчесендә сулы авыр чиләк. Авырта торган аягына басканда йөз сытыла, димәк авырта. Камил йөгереп төшеп чиләген алды да алып менеп китте.– Тапкан эш сиңа! Бу кадәр авыр чиләкне каттан-катка ташысаң, аяксыз каласың бит. Куй чиләкне, швабраны! Башка кеше юар. Әнә секретарь булырсың. Кәгазьләр белән эш итәрсең. Бухгалтер Фәрзәнә апага булышырсың. Авыр чиләкне Дилүс үзе тотып йөрсен, – диде Камил.Ләйсән әллә нишләп китте.Беренче тапкыр аны якладылар! Әнисеннән башка билгеле. Өйдә авырны-җиңелне белмичә төрле эш кушкан килен белән тормышка ияләшкән иде ул. Дилүс тә гел жәлли, якларга тырыша анысы. Тик журналдагы егетнең жәлләве икенче төрле рәхәт, күңелләрне җилкетә. "Рәхмәт әйтеп матур йөзеннән барып үбәсем килә. Һәркөнне аның янында булам бит, аны күрәм!"...дип эченнән сөенде кыз. – Дилүс ачуланса? – дип сорады Ләйсән.– Камил әйтте диярсең.Курыкма, мин аңа гына җавап табам – диде дә фермер улы бухгалтерны чакырды.– Фәрзәнә апа, нинди вак-төяк кәгазь эшләре булса, Ләйсәнгә әйт, – диде Камил.Хатын шуны гына көткәндәй бер кочак кәгазь тотып кереп тә җитте. Ни эшләргә икәнен өйрәтте.– Фәрзәнә апа, әтинең генераль доверенносте белән Дилүс ниндидокументларга кул куя ул? Шуларны күрсәт әле.Мин юрист, аңларга тиеш. Хәзерге дөньяда бер кешегә дә ышанып булмый. Ләйсән, син кәгазьләрне ал да, менә минем яндагы күрше бүлмәгә кереп эшлә. Ишекне япма, гел ачыкторсын,– диде егет.– Анда бит Гомәр абыйның ял итә торган бүлмәсе..., – дип тукталды кыз.– Әти кайтканчы эшлә әле син, аннары тагын күз күрер, – диде егет.Ләйсән Фәрзәнә апасыкушканча документларны дата буенча тәртипкә сала башлады. Камил ара-тирә кызга карап куйды. Алтынсу чәчләрен сыпырып куя да, зәңгәр күзләрен кәгазьгә төбәп, тырышып эшли.Eгет көлемсерәп куйды. "Ну, Барби син минем кулда хәзер. Барысы да план буенча бара. Дилүстән өстенрәк булам дип әйттем бит" диде егет үз җиңүенә үзе куанып. Кич Дилүс тә конторага юнәлде. Камил дә, Ләйсән дә эштә иделәр...Дилүс Ләйсәнне беренче каттан да карады, юк. Аптырады, әллә әле дә кабинет юа микән? Йөрәксенеп, еш-еш сулап, кабинетка күтәрелде.– Ләйсән кайда? – диде Дилүс.Камил ирония белән елмаеп кыз утырган якка ымлады.– Ник анда ул? Әле дә идән юамы? – дип күрше бүлмәгә ыргылды.– Юк, ул авырткан аягы белән икенче катка кадәр чиләк күтәреп менә алмый. Фәрзәнә апага булышсын, – диде фермер улы.– Алайса ник синең яндагы кабинетта ул? Бухгалтериягә керсен, – диде Дилүс.– Әти кайтканчы монда була. аннары карарбыз, –диде тешен кысып.– Әйдә Ләйсән кайтабыз, –диде Дилүс. Кыз китәргә җыенды, Камилгә "сау булыгыз" дип эндәшеп чыгып китте.Камил ачуыннан өстәлгә йодрыгы белән сукты...Кайтканда Дилүс кызны битәрләде.– Ник ризалаштың? Чиләк күтәреп менәргә авыр икән, миңа әйтәсең бар иде. Башка эш эзләп карарга булыр идем, – диде егет.– Миңа нинди эш тә яхшы. Өйдә ятканчы, –диде Ләйсән. "Рәшидәдән котылырга" дип тә өстәмәкче иде, тик кыз өйдәге сүзне урамга чыгарырга өйрәнмәгән шул. Түзде, эндәшмәде.Рәшидә Ләйсәннең яңа эше хакында белде. Иртән абыйсы эшкә киткәндә Ләйсән туганына барысын да сөйләп бирде. Фирдүс эшкә чыгып киткәч, килен юха елан кебек кыланды.– Кирәк бит ә! Фермерның улы белән бергә эшлисең! Бәлки ул сиңа гашыйк булыр, кияүгә чыгарсың. Ә ник? Чибәрлеген бар, аңарда акча күп, операция ясатырсың, – диде Рәшидә.– Сине шул акча гынакызыксындыра, – дип ачуланып чыгып китте кыз...Сәер хәл: атнага бер күренә торган Камил бүген иртәдән бирле конторада. Йөзе кара янган, теш арасыннан гына исәнләште. Ләйсән бүлмәсенә кереп эшкә тотынгач, Камил телефоннан сөйләшә башлады. Бер кыз белән. Ул назлы сөйләшә, көлеп тә ала. Колакны кисеп керә. Ләйсән эшли алмады, ишекне барып ябар иде, ябарга кушмады. Ә егет туктамый да туктамый. Кызның колак очларына кадәр кызарды. Никтер ачу килә. Әйтерсең лә аныкын урлаганнар. Ник ачуың килә соң Ләйсән? Әллә...көнләшү галәмәтеме? Ник журналдагы егетнең ул кызга әйткән һәрбер сүзе йөрәккә килеп кадала соң? "Тукталышта миңа да шундый матур сүзләр пышылдады иде бит"...Камил кызга карап-карап ала. Эхе, алсу матур йөз кызарды, эшли алмый, каушый. Димәк,барысы барысы да өметсез түгел.Егет трубканы куйды да, күрше бүлмәгә керде, Ләйсән артына иелеп, колагына пышылдады.Муенга килеп бәрелгән кайнар сулыштан күңел җилкенә башлады.– Башка кыз белән сөйләшкәнемне яратмадыңмы?Син кичә Дилүс белән чыгып киткәч, миңа да рәхәт булмады. Әле кияүгә чыгарга да риза булгансың. Дөресен әйт әле, яратасыңмы син ул кәбестә, кишер каравылчысын? – диде Камил.– Кешедән көлмә инде, – диде Ләйсән. – Ə нишләргә тиеш соң мин?– Хәтерлисеңме, фермадан кайтканда операция ясатыйм әле, аннан соң синең янга клубка чыгам, дидең. Ә үзең мин шәһәрдә вакытта кәләш булырга әзерләнгәнсең. Бернинди операция дә юк, –дип нык итеп бастырып әйтте фермер улы.Ләйсәннең шулкадәр басым ясаудан тавышы калтырый башлады.– Аның сәбәпләре бар, –диде кыз.– Димәк, сәбәпләре бар, ә ярату юк. Дөресме Ләйсән? Ярату булмагач, нәрсәгә кияүгә чыгарга соң? Ничек яшәмәкче буласың? – диде дә егет кызның чәчләреннән үбә башлады. – Хәтерлисеңме, тукталышны? Беренче кочаклашкан, үбешкәнкешең дә мин бит, – диде егет назлавын дәвам итеп.Кызның авырткан аяклары да тоймас булды. Тәне генә түгел, җаны да калтырады. Курку катыш рәхәт калтырау иде бу. Журналдагы егетнең һәрбер кагылуы ток заряды кебек, ә аның назлы пышылдавын бертуктамый ишетәсе килә. Кыз көч-хәл белән үз-үзен җыйды да егетне читкә этеп җибәрде.– Бәйләнмә әле Камил! – диде Ләйсән.Егет туктамады, арттан кочаклап алды.– Синең эшкә урнашуыңны билгеләп үтик әле. Кич кил монда, мин үзем генә булам. Бераз сөйләшеп утырырбыз. Тик Дилүскә һәм дус кызыңа әйтә күрмә, алар икесе дә мине яратмыйлар. Ярармы? Икебезнең генә сер булып калсын, – дип әйтеп кенә бетерде иде, ишекне кемдер шакыды, Камил үз бүлмәсенә чыкты. Бухгалтер икән.– Камил улым, завферма чакыра. Дилүс районга киткән. Син бар инде, нидер җимерелгән, сөт сава алмыйбыз диме? – диде хатын.Камил костюмын алды да китәргә җыенды. Ишектән чыгар алдыннан Ләйсәнгә ымлады, "кич көтәм" дип елмаеп күз кысты...Эштән кайтышлый Ләйсән дус кызына керде. Күптән күргәне юк. Эшкә урнашканын сөйләде.– Шул эш буламы? Бу эшнең исеме дә юк бит. Сыер савучы, завферма ветеринар була. Ә бу эшең синең бай улының колы, диеп атала. Фермерда кайчан секретарь булганы бар? Булса да ул начальник эшен башкара. Чык аннан! – диде Вәсилә.– Сиңа әйтергә генә җиңел. Бер ай гына эшсез өйдә тордым иде, Рәшидә канымны эчте. Авылда тагын нинди эш бар тагын? – диде Ләйсән.– Бәйләнмәдеме соң безнең алтын егет? – диде дус кызы.– Ул Дилүскә кияүгә чыгасым турындагы хәбәрен яратмаган,– диде Ләйсән.– Мало ли что яратмаган! Бөтен кызлар аныкы гына булырга тиеш. Алланың кашка тәкәсе, – диде Вәсилә.– Бүген кич эшкә кергәнеңне билгеләп үтәбез, ди. Конторага чакырды, – диде Ләйсән.– Бара күрмә! Эшне бәйрәм итми ул, сине харап итәргә чакыра. Тулы бәхет өчен менә нәрсә җитми аңа. Аягыңны да атлама! – диде Вәсилә.–Бармыйм, борчылма, – диде кыз...Капканы ачып керсә, ишегалдында өр-яңа машина басып тора.Ләйсән кухняга кереп, үзе пешереп калдырган ашны җылытып ашады. Күрше хатыны керде. Рәшидә белән сөйләшәләр.– Алдык шул. Фирдүснең машинасы бигрәк иске иде. Ике бозауны саттык. Әти акча биргән иде, күптән җыеп саклап тордым. Калган сумма кредит инде, Фирдүс түләр әле. Бала тугач, больницага алып барырга машина кирәк,– дип сөйләде Рәшидә.....Камил әбисенә әни янына шәһәргә барам, анда кунам, диеп конторага китте. Кибеткә кереп, җиләк-җимеш, шәраб алып чыкты. Барысы да бүгенге кич өчен. Төн өчен. Өстәл әзерләде. Көтте, көтте, сәгатьтән күзен алмады. Тик Барби юк."Нәрсә булган сон? Килер кебек иде бит. Мине ярата сыман сиздем. Теге тинтәк Дилүсне түгел. Берәрсе юлын тоткарладымы икән? Кая соң син зәңгәр күзле курчагым?" дип өзгәләнде егет. Озак, төн уртасына кадәр көтте. Аннан диванга ятып йоклады...Ләйсән дә таң белән генә йоклап китте."Көтəдер инде. Их, белсәң икән! Шулкадәр барасым килә! Синең кочагыңа сынып, көчле буласы иде. Онытылсын, яшьли әтине юксыну, әнинең йөрәкләрне өзеп теге дөньяга китүе, Рәшидәнең рәнҗетүләре һәм гариплегем аркасында гомерлек кимсенү..."Иртә белән эшкә килде кыз. Карый: бүлмәсендә диванда Камил йоклап ята."Мескен, төне буе көткән.Озын керфекләр ябылган. Йоклаганда бала кебек син Камил! Гомердә дә рәнҗетмәссең кебек. Куркам шул синнән куркам. Вәсилә дә күңелгә һаман курку өсти. Башыңда җил уйный, ди. Аның сүзләрен дөрес икәнен белсәм дә, синең хакта начар сөйләттерәсем килми.Их, ул акыл дигән нәрсәне вагоны белән алып кайтып башыңа тутырасы иде. Ник шулай мөмкин түгел икән?" дип уйлады кыз йоклаган егеткә карап...Кешеләр шабыр-шыбыр эшкә килә башладылар. Ләйсән егетнең башына кагылды.– Камил уян инде. Кешеләр эшкә килә. Ни дип уйларлар, – диде кыз...Камил уянды, "дерт" итеп сикереп торды да бүлмәсенә чыгып китте. Ачуланган иде.– Килмәгәч, әйтергә иде. Мин сине кич, төне буе көттем, – диде егет.– Мин бит киләм димәдем, – диде кыз.– Көлүең шушымы? Икенче тапкыр алдыйсың! Беренчесендә операция ясатырга барам дип, мин юкта кияүгә чыгарга вәгъдә биргәнсең. Кичә тагын ышандырдың, –диде егет ачуланып.– Бу өстәлне миңа дип әзерләдеңме? – диде Ләйсән.– Миңа сөт салып кофе алып кил әле, – диде Камил.Кыз үзен гаепле сизде, куллар калтырады. Чәй кайнатты да, кофе ясап китерде. Аннан өстәлне җыя башлады. Дилүс тә килеп керде. Табынны күргәч шаккатты.– Нәрсә бәйрәм итәсез? – диде дә Ләйсәнгә үтергеч караш ташлады.Мескен кыз ике ачулы егет арасында калудан каушап калды. Моны Камил күрде. "Курка шуңардан, хатынымыни! Димәк, боларның мөнәсәбәтләре бик җитди" диде егет өметен өзеп.– Мин кичә бер кыз белән утырдым шул өстәлне җыярга куштым, – диде дә фермер улы өенә кайтып китте.– Служанка итеп бетерде инде сине! Типтергән табынны да җыйдыра! Ләйсән! Безнең өйләнешергә вакыт аз калды. Чәчү дә озакламас, әни әйтә туйга ниләр алырга кирәклеген сөйләшергә кирәк, ди. Сиңа туй күлмәге, балдак аласы бар, – диде Дилүс.Ләйсән эндәшмәде. "Вакыт бар әле" диде ул...Ә Камил эштә күренмәде. Ләйсән һәркөнне конторага килгәч, аягының авыртканын да сизмичә кабинетка очып керә иде. Юк, күренмәде, бөрлегән күз, күренмәде. Бүген бигрәк сагындырды. Өстәленә килде. Камилнең кул сәгате калган. Шуны күкрәгенә кысты."Кияүгә чыгасым килми, их, килми Камил! Сине өзелеп күрәсем килә. Ник килмисең соң? Кая соң син?" дип бәгыре телгәләнде кызның. Үксеп елап җибәрде...Эштән кайтышлый Вәсиләләргә керде. Дилүс сөйләгәннәрне әйтте.– Дөрес әйтә Дилүс. Алдан әзерләнеп куярга кирәк, – диде дус кызы.– Вәсилә син соңгы арада Камилне күргәнең юкмы? Сез бит күршеләр. Ике араны сетка койма гына аерып тора дидең. Шуннан күренгәне юкмы? – диде Ләйсән.– Юк, күрергә дә теләмим. Хәзер менә! Койма тишегеннән ул кыланчыкны карап утырам, ди! Кирәк булса, чык та кара, – диде Вәсилә.– Бер сүз әйтеп булмый сина. Камил турында сөйләсәң, тузына башлыйсың, – диде Ләйсән.– Ә син бүген кергәннән бирле фермер улын сөйлисең. Дилүс синең булачак ирең! Нәрсә участковый кызы Эльмиралар армиясен тулыландырмакчы буласың мәллә? – диде дус кызы. Ләйсән ачуланып чыгып китте. "Беркемгә бер сүз сөйләп булмый. Беркемем юк. Монысы да тузына, – дип үз-үзенә сөйләнде кыз... Икенче көнне кичен Дилүс конторага килде. Бухгалтер Фәрзәнә апасының ишеге ачык, сөйләшкәннәре ишетелеп тора. Ниндидер документлар турында сүз бара.– Фәрзәнә апа, мин кулкуйдым. Камил тикшерер әле. Алайса миннән шикләнә ахры. Берәр сәгатьтән киләм, карап чыгам, диде. Ярар мин киттем, – дип Ләйсән янына юнәлде. Кыз аяк тавышын ишеткәч, тизрәк урынына барып утырды.– Ләйсән эш көне бетте бит. Әйдә алып кайтам, – диде Дилүс.– Син мине көтеп торма. Эшләрем бар әле, үзем дә кайтам, – диде кыз.Дилүс ишекне япкач, "килә Аллага шөкер, бераздан килә" дип шатланды...Иртәгә Гомәргә операция. Камилнең бер атнадан бирле җаны бәргәләнә. Әйтерсең лә шушы зур авылда да, хәтта дөньясьнда да урын җитми. Күңелгә таш бастырганнармыни, атлап йөрергә түгел, сулап та булмый. Егетнең генә түгел, әбисенең дә сүзләре саранланды. Кеткелдәп, елмаеп торган карчык уйчанланды, көн-төн намазлыгы өстеннән төшмәде. Бердәнбер улына Ходайдан исәнлек, операцияне җиңеп чыгарга көч сорады. Римманың да телефоннан сөйләшүләре үзгәрде. Көннән-көн тавышы коры һәм моңсу иде.Кыскасы, ниндидер шомлы тынлык урнашты. Курка иде Хафизовлар гаиләсе. Ананың, хатынның, улның төп тоткасы булган ирне мәңгелеккәюгалтудан куркалар иде.Камил конторага да уйчан уйлар белән килде. Иртәгә иртүк шәһәргә китәчәк. Операциядән чыкканчы әтисе янында булачак.Баскычтан да аяклар көчкә атлады. Бүлмәсендә ут януына гаҗәпләнде. Караса: Ләйсән. Кыз зур зәңгәр күзләрен төбәгән аңа таба карап тора.– Исәнме Камил! Фәрзәнә апа менә бу документларны карап чыгарга калдырды. Ни булды? Син авырыйсыңмы әллә? Төсең качкан. Чәй кайнатыйммы? – диде кыз.– Әйе, берәр чәшкә кайнар чәй ярый, – диде дә егет әтисенең ял бүлмәсендәге диванга китеп утырды. Ләйсән чәй кайнатты. Тиздән пар чыгып торган чәшкә алдында иде.– Беләсеңме, Ләйсән. Мин гомеремдә беренче тапкыр куркам. Шундый куркам! Әтине югалтудан куркам. Гомер буе кайгы-хәсрәтсез, нужасыз ящшәдем. Әти-әнигә борчулар китердем. Ә бүген әтигә күрсәткән юләрлекләремне яңадан көрәп алыр идем. Аның йөрәгенә салган кайгыларны юар өчен теләсә нәрсә эшләргә әзер. Ә берни эшли алмыйм. Бөтен өмет врачлар һәм Ходай кулында,диде моңсуланып егет. Озын керфекләрендә яшь тамчылары да ялтырады кебек.Ләйсәннең аны юатасы килде, иңбашыннан кочаклап алды.– Мин әтине белмим дә, ә әнине югалтуыма күптән түгел. Газизләрне башка күрми торган җиргә озату бик ачы, – диде кыз. Анысының да зәңгәр күзләреннән бөртек-бөртек яшьләр юл алды. Әйтерсең дә күңелгә тулган нужаның тышка бәреп чыгасы килде. Егет кызны кочаклап алды, битләреннән, иреннәреннән үпте, икесе дә елыйлар иде. Ташкын булып чыккан тансык хис бөтен дөньяны биләп алды.Eгетнең көчсез халәте сөюгә ашкынды, аңа мондый саф күңелле, күзләренә мөлдерәп карап тора торган кызның назлавы бик кирәк иде. Ә Ләйсән яратуына каршы килә алмады. Ул – Камил өчен чираттагы кыз булса, Ләйсән өчен киресенчә, бердәнбер һәм беренче булды. Яшьлекнең үзенә, кайнар сөюгә, дәрткә каршы көрәшеп кара син! Юк, булдыра алмады кыз, бөрлегәндәй күзләрне, яшьләргә чыланган керфекләрне үпте. Вәсиләнең әйткән дөрес сүзләрен дә тыңламады йөрәк, аңарда ялкын көчле, сөйгәненә карата әйтелгән теләсә нинди сүзләрне көйдереп ташларга әзер. Иске тукталышта күз кысып, матур итеп елмаеп басып торган журналдагы егетне яратып туя алмады Ләйсән. Бу вакытта кызның яшьлеге артыгын уйламады. Аның өчен менә шушы бергә - җан белән тән кушылгансәгатьләр кадерле иде. Кинолардагы геройларның "Я тебя всю жизнь люблю" дигән сүзләрен ниһаять аңлады кыз. Менә ул көчле мәхәббәтнең башы шушында икән...Ул кичне бик соң гына өенә кайтты Ләйсән. Мәхәббәттән исергән кыз Рәшидәнең акаеп каравына да, абыйсының "озакладың" дип мыгырдавына да игътибар итмәде.Шулай итеп Дилүснең кәләше яратылган, ә фермер улының "Мин беренче" дип әйтергә хокукы бар иде. Ләйсән төне буе Камилнең кул сәгатенә карап чыкты. Ул аны өстәлдән урлады. Их, йөремсәк егетнең йөрәген дә менә шулай урлыйсы иде. Беркем дә алмаслык итеп йозак эчендә генә тотасы иде. Их, юк шул... Камил икенче көнне иртүкшәһәргә китте. Әтисен операциягә әзерлиләр. Гомәр хәлсез, йөзе ап-ак.– Улым, әгәр дә минем белән берәр хәл булса, авылны ташлама яме? Бабаң сөргән кырларны, әбиең иртә таңнан торып сыер саварга барган ферма синеке. Авылда яшәп була. Авыл һәрбер кешене тәрбияли, эштән курыкма улым, онытма, ул авылда ничә йорт булса, син шулкадәр санда ул гаиләләрне ашатырга, яшәтергә эш бирәсең. Бу зур нәрсә улым, – диде Гомәр улының кулын кысып.Камил елый иде.– Әти юкны сөйләмә! Кайтасың син - чәчүне дә, уракны да үзең үткәрәсең. Теге юлы әйттең бит пар чыгып торган кырга орлык салам, дип. Саласың, Алла боерса. Син терелсәң, мин дә акылга утырып эшли башлыйм, үз-үземә сүз бирдем, – диде егет.– Рәхмәт, улым, – диде ир. Римма да читкә баскан, үксеп елый иде. Гомәрне операциягә алып кереп киттеләр...Бу вакытта Ләйсән дус кызына килде. Вәсиләнең шатлыгы эченә сыймый.– Ел ахырына Ирек өйләнешәбез, ди. Мин шундый шат, – диде дус кызы.– Бәхетегез булсын! Мин дә бәхетле Вәсилә! – диде.– Нәрсә, Дилүс белән туй әйберләре алып кайттыгыз мәллә? – дип елмайды дус кызы.– Юк, бер сер әйтәм, тик дулама гына яме. Тузынырга сүз бирмәсәң генә сөйлим, – диде Ләйсән.Вәсиләнен йөзе җитдиләнеп китте.– Димәк, сүз фермер улы турында бара. Сөйлә, тагын нинди эш майтарды ул Алланың кашка тəкəсе? – диде Вәсилә.– Без...без бергә булдык. Мин аны яратам. Беләсеңме, бик яратам, – диде Ләйсән.Вәсилә корт чаккандай урыныннан сикереп торды.– Нәрсәәәә? Юләрләндеңме әллә? Син нәрсә эшләгәнеңне беләсеңме? Бу башыңда бераз акыл дигән нәрсә бармы-юкмы?– дип кычкырды Вәсилә.– Мин яратам аны! Башка беркем кирәкми! Дилүскә кияүгә чыкмыйм. Яратмаган кеше белән ничек яшәргә соң? Үзең дә бит әнә Ирекне яратам, дисең. Өйләнеп аерылган ир булса дабашкаларга карамадың. Минем дә яраткан кеше белән яшисе килә! – диде ярсып Ләйсән.– Әгәр дә аңарда Дилүс холкы булса, мин шат кына. Синең өчен бердәнбер ул, ә аның өчен син чираттагы тукталыш. Эльмира кебек... хәтерлисеңме? Белдең бит кем икәнен! Әйтеп тордым! Мин бит сина начарлык теләмим. Нәрсә уйладың соң Ләйсән? Хәзер Дилүс тә сине кияүгә алмый. Алар Камил белән болай да дус түгел. Нәрсә, матур сүзләр сөйләп юмаладымы? - дип кычкыруын дәвам итте Вәсилә.– Юк, киресенчә, бүген әтисенә операция була. Кайгылы иде. Әтисен бик ярата ул. Тыштангына шулай җил холыклы күренә, эчтән нечкә күңелле, акыллы егет ул, – диде Ләйсән сөйгәненә сүз әйттерәсе килмичә.– "Красивый сволочь" ул!!! Менә кем! Сине башкаларга охшамаган кыз икәнен белгәч, харап итмәскә иде аңа. Аягың авыртканны да белә. Шәһәрдәге өстерәлчек кызлар бетмәгән бит, – диде Вәсилә.– Сволочь дип әйтмә инде, – диде Ләйсән.– Ярар, якла шуны! Тиздән белерсең әле тәти малайнын нинди икәнен. Эшлексез! Әти-әни акчасына яшәүче соры корт, – дип кычкырды Вәсилә.Ләйсән ук кебек атылып чыгып китте. "Мин бит аның Иреге хакында берни әйткәнем юк. Камилне яманлаудан башы чыкмый. Әтисе яныннан кайтсын әле. Дилүс белән араны өзәм. Аңа кияүгә чыгам. Вәсиләнең сүзләрен кире алыр, бәхетле булырбыз. Минем дә яраткан кешем белән бәхетле булырга хакым бар, – дип үз-үзенә кабатлады Ләйсән... Больница коридорында үткән һәр минут сәгатькә тиң иде. Камилнең мәгънәсез, җилле тормышы күз алдыннан очты. Кечкенә вакыты искә төште. Ничек әтисе эштән кайткач, аның кочагына йөгерүләрен, бүләкләр алуын, ел саен өчәүләшеп диңгезгә баруы... Рәхәт иде. Я Ходаем, бу рәхәттән аерма!..Күпме вакыт узгандыр, кайгырудан аның исәбен белүче булмады. Әнисе операция бүлеге ишеге төбенә чүмәшкән, ә Камил арлы-бирле коридор буенча йөренә. Ник врачлар чыкмыйлар соң? Камил коридорның бу башына гына килеп җитте иде, икенче башында әнисенең ачыргаланып елап кычкырганы ишетелде. Камил очып килде. Хатын елап бегелеп төшкән иде.– Улым... әтиең операцияне күтәрә алмаган... – диде үзәк өзгеч аваз тавыш белән Римма...Дәвамы бар." Буа кызлары "автор
Тучубаевская сельская библиотека
:Тучубаевская Библиотека
Һаман яратам
8 бүлек
Ләйсәнне контора юарга урнаштырдым. Гомәр абыйга шалтыратып сөйләшермен. Ул каршы килмәс, – диде Дилүс.
– Хәзер үк юсын. Миңа фермада сөт күләме язып барылган таблицаны биреп калдыр әле. Карап чыкмакчы булам, – диде Камил.
– Син нәрсә аңлыйсың соң? – диде Дилүс Камилне Ләйсән алдында мыскыл итмәкче булып.
– Әтинең авыруыннан файдаланып, команда бирмә! Приказны ничек бирәсең, шулай аласың! Вакытында алмасаң, алдырам! Бир таблицаны һәм фермага эшкә мен! Ә син Ләйсән эшеңне эшлә! – дип кычкырды Камил.
Шкафтан таблицаны алып биреп, өстәлгә "шап" иттереп куйды да Дилүс Ләйсән янына килде.
– Кайтканда килеп алам яме? – диде ягымлы тавыш белән. Кыз баш селкеде. Камил аларның сөйләшүен күз астыннан гына карап торды. Дилүс ачуланып чыгып китте.
Камил таблицаны карау белән башка кәгазьләрне дә өйрәнде. Университет дипломлы егет теоритик өлешен күз алдына китерә дә кебек, тик тәҗрибә бөтенләй юк. Күз күрмәгән нәрсәне акылга сеңдерү авыррак шул. Ләйсән беренче катка төшеп китте. Камил карый: кыз агач баскычтан менеп килә, бер кулында швабра, икенчесендә сулы авыр чиләк. Авырта торган аягына басканда йөз сытыла, димәк авырта. Камил йөгереп төшеп чиләген алды да алып менеп китте.
– Тапкан эш сиңа! Бу кадәр авыр чиләкне каттан-катка ташысаң, аяксыз каласың бит. Куй чиләкне, швабраны! Башка кеше юар. Әнә секретарь булырсың. Кәгазьләр белән эш итәрсең. Бухгалтер Фәрзәнә апага булышырсың. Авыр чиләкне Дилүс үзе тотып йөрсен, – диде Камил.
Ләйсән әллә нишләп китте.
Беренче тапкыр аны якладылар! Әнисеннән башка билгеле. Өйдә авырны-җиңелне белмичә төрле эш кушкан килен белән тормышка ияләшкән иде ул. Дилүс тә гел жәлли, якларга тырыша анысы. Тик журналдагы егетнең жәлләве икенче төрле рәхәт, күңелләрне җилкетә. "Рәхмәт әйтеп матур йөзеннән барып үбәсем килә. Һәркөнне аның янында булам бит, аны күрәм!"...дип эченнән сөенде кыз. – Дилүс ачуланса? – дип сорады Ләйсән.
– Камил әйтте диярсең.
Курыкма, мин аңа гына җавап табам – диде дә фермер улы бухгалтерны чакырды.
– Фәрзәнә апа, нинди вак-төяк кәгазь эшләре булса, Ләйсәнгә әйт, – диде Камил.
Хатын шуны гына көткәндәй бер кочак кәгазь тотып кереп тә җитте. Ни эшләргә икәнен өйрәтте.
– Фәрзәнә апа, әтинең генераль доверенносте белән Дилүс нинди
документларга кул куя ул? Шуларны күрсәт әле.
Мин юрист, аңларга тиеш. Хәзерге дөньяда бер кешегә дә ышанып булмый. Ләйсән, син кәгазьләрне ал да, менә минем яндагы күрше бүлмәгә кереп эшлә. Ишекне япма, гел ачык
торсын,– диде егет.
– Анда бит Гомәр абыйның ял итә торган бүлмәсе..., – дип тукталды кыз.
– Әти кайтканчы эшлә әле син, аннары тагын күз күрер, – диде егет.
Ләйсән Фәрзәнә апасы
кушканча документларны дата буенча тәртипкә сала башлады. Камил ара-тирә кызга карап куйды. Алтынсу чәчләрен сыпырып куя да, зәңгәр күзләрен кәгазьгә төбәп, тырышып эшли.
Eгет көлемсерәп куйды. "Ну, Барби син минем кулда хәзер. Барысы да план буенча бара. Дилүстән өстенрәк булам дип әйттем бит" диде егет үз җиңүенә үзе куанып. Кич Дилүс тә конторага юнәлде. Камил дә, Ләйсән дә эштә иделәр...
Дилүс Ләйсәнне беренче каттан да карады, юк. Аптырады, әллә әле дә кабинет юа микән? Йөрәксенеп, еш-еш сулап, кабинетка күтәрелде.
– Ләйсән кайда? – диде Дилүс.
Камил ирония белән елмаеп кыз утырган якка ымлады.
– Ник анда ул? Әле дә идән юамы? – дип күрше бүлмәгә ыргылды.
– Юк, ул авырткан аягы белән икенче катка кадәр чиләк күтәреп менә алмый. Фәрзәнә апага булышсын, – диде фермер улы.
– Алайса ник синең яндагы кабинетта ул? Бухгалтериягә керсен, – диде Дилүс.
– Әти кайтканчы монда була. аннары карарбыз, –диде тешен кысып.
– Әйдә Ләйсән кайтабыз, –диде Дилүс. Кыз китәргә җыенды, Камилгә "сау булыгыз" дип эндәшеп чыгып китте.
Камил ачуыннан өстәлгә йодрыгы белән сукты...
Кайтканда Дилүс кызны битәрләде.
– Ник ризалаштың? Чиләк күтәреп менәргә авыр икән, миңа әйтәсең бар иде. Башка эш эзләп карарга булыр идем, – диде егет.
– Миңа нинди эш тә яхшы. Өйдә ятканчы, –диде Ләйсән. "Рәшидәдән котылырга" дип тә өстәмәкче иде, тик кыз өйдәге сүзне урамга чыгарырга өйрәнмәгән шул. Түзде, эндәшмәде.
Рәшидә Ләйсәннең яңа эше хакында белде. Иртән абыйсы эшкә киткәндә Ләйсән туганына барысын да сөйләп бирде. Фирдүс эшкә чыгып киткәч, килен юха елан кебек кыланды.
– Кирәк бит ә! Фермерның улы белән бергә эшлисең! Бәлки ул сиңа гашыйк булыр, кияүгә чыгарсың. Ә ник? Чибәрлеген бар, аңарда акча күп, операция ясатырсың, – диде Рәшидә.
– Сине шул акча гына
кызыксындыра, – дип ачуланып чыгып китте кыз...
Сәер хәл: атнага бер күренә торган Камил бүген иртәдән бирле конторада. Йөзе кара янган, теш арасыннан гына исәнләште. Ләйсән бүлмәсенә кереп эшкә тотынгач, Камил телефоннан сөйләшә башлады. Бер кыз белән. Ул назлы сөйләшә, көлеп тә ала. Колакны кисеп керә. Ләйсән эшли алмады, ишекне барып ябар иде, ябарга кушмады. Ә егет туктамый да туктамый. Кызның колак очларына кадәр кызарды. Никтер ачу килә. Әйтерсең лә аныкын урлаганнар. Ник ачуың килә соң Ләйсән? Әллә...көнләшү галәмәтеме? Ник журналдагы егетнең ул кызга әйткән һәрбер сүзе йөрәккә килеп кадала соң? "Тукталышта миңа да шундый матур сүзләр пышылдады иде бит"...
Камил кызга карап-карап ала. Эхе, алсу матур йөз кызарды, эшли алмый, каушый. Димәк,
барысы барысы да өметсез түгел.
Егет трубканы куйды да, күрше бүлмәгә керде, Ләйсән артына иелеп, колагына пышылдады.
Муенга килеп бәрелгән кайнар сулыштан күңел җилкенә башлады.
– Башка кыз белән сөйләшкәнемне яратмадыңмы?Син кичә Дилүс белән чыгып киткәч, миңа да рәхәт булмады. Әле кияүгә чыгарга да риза булгансың. Дөресен әйт әле, яратасыңмы син ул кәбестә, кишер каравылчысын? – диде Камил.
– Кешедән көлмә инде, – диде Ләйсән. – Ə нишләргә тиеш соң мин?
– Хәтерлисеңме, фермадан кайтканда операция ясатыйм әле, аннан соң синең янга клубка чыгам, дидең. Ә үзең мин шәһәрдә вакытта кәләш булырга әзерләнгәнсең. Бернинди операция дә юк, –дип нык итеп бастырып әйтте фермер улы.
Ләйсәннең шулкадәр басым ясаудан тавышы калтырый башлады.
– Аның сәбәпләре бар, –диде кыз.
– Димәк, сәбәпләре бар, ә ярату юк. Дөресме Ләйсән? Ярату булмагач, нәрсәгә кияүгә чыгарга соң? Ничек яшәмәкче буласың? – диде дә егет кызның чәчләреннән үбә башлады. – Хәтерлисеңме, тукталышны? Беренче кочаклашкан, үбешкән
кешең дә мин бит, – диде егет назлавын дәвам итеп.
Кызның авырткан аяклары да тоймас булды. Тәне генә түгел, җаны да калтырады. Курку катыш рәхәт калтырау иде бу. Журналдагы егетнең һәрбер кагылуы ток заряды кебек, ә аның назлы пышылдавын бертуктамый ишетәсе килә. Кыз көч-хәл белән үз-үзен җыйды да егетне читкә этеп җибәрде.
– Бәйләнмә әле Камил! – диде Ләйсән.
Егет туктамады, арттан кочаклап алды.
– Синең эшкә урнашуыңны билгеләп үтик әле. Кич кил монда, мин үзем генә булам. Бераз сөйләшеп утырырбыз. Тик Дилүскә һәм дус кызыңа әйтә күрмә, алар икесе дә мине яратмыйлар. Ярармы? Икебезнең генә сер булып калсын, – дип әйтеп кенә бетерде иде, ишекне кемдер шакыды, Камил үз бүлмәсенә чыкты. Бухгалтер икән.
– Камил улым, завферма чакыра. Дилүс районга киткән. Син бар инде, нидер җимерелгән, сөт сава алмыйбыз диме? – диде хатын.
Камил костюмын алды да китәргә җыенды. Ишектән чыгар алдыннан Ләйсәнгә ымлады, "кич көтәм" дип елмаеп күз кысты...
Эштән кайтышлый Ләйсән дус кызына керде. Күптән күргәне юк. Эшкә урнашканын сөйләде.
– Шул эш буламы? Бу эшнең исеме дә юк бит. Сыер савучы, завферма ветеринар була. Ә бу эшең синең бай улының колы, диеп атала. Фермерда кайчан секретарь булганы бар? Булса да ул начальник эшен башкара. Чык аннан! – диде Вәсилә.
– Сиңа әйтергә генә җиңел. Бер ай гына эшсез өйдә тордым иде, Рәшидә канымны эчте. Авылда тагын нинди эш бар тагын? – диде Ләйсән.
– Бәйләнмәдеме соң безнең алтын егет? – диде дус кызы.
– Ул Дилүскә кияүгә чыгасым турындагы хәбәрен яратмаган,
– диде Ләйсән.
– Мало ли что яратмаган! Бөтен кызлар аныкы гына булырга тиеш. Алланың кашка тәкәсе, – диде Вәсилә.
– Бүген кич эшкә кергәнеңне билгеләп үтәбез, ди. Конторага чакырды, – диде Ләйсән.
– Бара күрмә! Эшне бәйрәм итми ул, сине харап итәргә чакыра. Тулы бәхет өчен менә нәрсә җитми аңа. Аягыңны да атлама! – диде Вәсилә.
–Бармыйм, борчылма, – диде кыз...
Капканы ачып керсә, ишегалдында өр-яңа машина басып тора.
Ләйсән кухняга кереп, үзе пешереп калдырган ашны җылытып ашады. Күрше хатыны керде. Рәшидә белән сөйләшәләр.
– Алдык шул. Фирдүснең машинасы бигрәк иске иде. Ике бозауны саттык. Әти акча биргән иде, күптән җыеп саклап тордым. Калган сумма кредит инде, Фирдүс түләр әле. Бала тугач, больницага алып барырга машина кирәк,– дип сөйләде Рәшидә..
...Камил әбисенә әни янына шәһәргә барам, анда кунам, диеп конторага китте. Кибеткә кереп, җиләк-җимеш, шәраб алып чыкты. Барысы да бүгенге кич өчен. Төн өчен. Өстәл әзерләде. Көтте, көтте, сәгатьтән күзен алмады. Тик Барби юк.
"Нәрсә булган сон? Килер кебек иде бит. Мине ярата сыман сиздем. Теге тинтәк Дилүсне түгел. Берәрсе юлын тоткарладымы икән? Кая соң син зәңгәр күзле курчагым?" дип өзгәләнде егет. Озак, төн уртасына кадәр көтте. Аннан диванга ятып йоклады...
Ләйсән дә таң белән генә йоклап китте.
"Көтəдер инде. Их, белсәң икән! Шулкадәр барасым килә! Синең кочагыңа сынып, көчле буласы иде. Онытылсын, яшьли әтине юксыну, әнинең йөрәкләрне өзеп теге дөньяга китүе, Рәшидәнең рәнҗетүләре һәм гариплегем аркасында гомерлек кимсенү..."
Иртә белән эшкә килде кыз. Карый: бүлмәсендә диванда Камил йоклап ята.
"Мескен, төне буе көткән.
Озын керфекләр ябылган. Йоклаганда бала кебек син Камил! Гомердә дә рәнҗетмәссең кебек. Куркам шул синнән куркам. Вәсилә дә күңелгә һаман курку өсти. Башыңда җил уйный, ди. Аның сүзләрен дөрес икәнен белсәм дә, синең хакта начар сөйләттерәсем килми.
Их, ул акыл дигән нәрсәне вагоны белән алып кайтып башыңа тутырасы иде. Ник шулай мөмкин түгел икән?" дип уйлады кыз йоклаган егеткә карап...
Кешеләр шабыр-шыбыр эшкә килә башладылар. Ләйсән егетнең башына кагылды.
– Камил уян инде. Кешеләр эшкә килә. Ни дип уйларлар, – диде кыз...
Камил уянды, "дерт" итеп сикереп торды да бүлмәсенә чыгып китте. Ачуланган иде.
– Килмәгәч, әйтергә иде. Мин сине кич, төне буе көттем, – диде егет.
– Мин бит киләм димәдем, – диде кыз.
– Көлүең шушымы? Икенче тапкыр алдыйсың! Беренчесендә операция ясатырга барам дип, мин юкта кияүгә чыгарга вәгъдә биргәнсең. Кичә тагын ышандырдың, –диде егет ачуланып.
– Бу өстәлне миңа дип әзерләдеңме? – диде Ләйсән.
– Миңа сөт салып кофе алып кил әле, – диде Камил.
Кыз үзен гаепле сизде, куллар калтырады. Чәй кайнатты да, кофе ясап китерде. Аннан өстәлне җыя башлады. Дилүс тә килеп керде. Табынны күргәч шаккатты.
– Нәрсә бәйрәм итәсез? – диде дә Ләйсәнгә үтергеч караш ташлады.
Мескен кыз ике ачулы егет арасында калудан каушап калды. Моны Камил күрде. "Курка шуңардан, хатынымыни! Димәк, боларның мөнәсәбәтләре бик җитди" диде егет өметен өзеп.
– Мин кичә бер кыз белән утырдым шул өстәлне җыярга куштым, – диде дә фермер улы өенә кайтып китте.
– Служанка итеп бетерде инде сине! Типтергән табынны да җыйдыра! Ләйсән! Безнең өйләнешергә вакыт аз калды. Чәчү дә озакламас, әни әйтә туйга ниләр алырга кирәклеген сөйләшергә кирәк, ди. Сиңа туй күлмәге, балдак аласы бар, – диде Дилүс.
Ләйсән эндәшмәде. "Вакыт бар әле" диде ул...
Ә Камил эштә күренмәде. Ләйсән һәркөнне конторага килгәч, аягының авыртканын да сизмичә кабинетка очып керә иде. Юк, күренмәде, бөрлегән күз, күренмәде. Бүген бигрәк сагындырды. Өстәленә килде. Камилнең кул сәгате калган. Шуны күкрәгенә кысты.
"Кияүгә чыгасым килми, их, килми Камил! Сине өзелеп күрәсем килә. Ник килмисең соң? Кая соң син?" дип бәгыре телгәләнде кызның. Үксеп елап җибәрде...
Эштән кайтышлый Вәсиләләргә керде. Дилүс сөйләгәннәрне әйтте.
– Дөрес әйтә Дилүс. Алдан әзерләнеп куярга кирәк, – диде дус кызы.
– Вәсилә син соңгы арада Камилне күргәнең юкмы? Сез бит күршеләр. Ике араны сетка койма гына аерып тора дидең. Шуннан күренгәне юкмы? – диде Ләйсән.
– Юк, күрергә дә теләмим. Хәзер менә! Койма тишегеннән ул кыланчыкны карап утырам, ди! Кирәк булса, чык та кара, – диде Вәсилә.
– Бер сүз әйтеп булмый сина. Камил турында сөйләсәң, тузына башлыйсың, – диде Ләйсән.
– Ә син бүген кергәннән бирле фермер улын сөйлисең. Дилүс синең булачак ирең! Нәрсә участковый кызы Эльмиралар армиясен тулыландырмакчы буласың мәллә? – диде дус кызы. Ләйсән ачуланып чыгып китте. "Беркемгә бер сүз сөйләп булмый. Беркемем юк. Монысы да тузына, – дип үз-үзенә сөйләнде кыз... Икенче көнне кичен Дилүс конторага килде. Бухгалтер Фәрзәнә апасының ишеге ачык, сөйләшкәннәре ишетелеп тора. Ниндидер документлар турында сүз бара.
– Фәрзәнә апа, мин кул
куйдым. Камил тикшерер әле. Алайса миннән шикләнә ахры. Берәр сәгатьтән киләм, карап чыгам, диде. Ярар мин киттем, – дип Ләйсән янына юнәлде. Кыз аяк тавышын ишеткәч, тизрәк урынына барып утырды.
– Ләйсән эш көне бетте бит. Әйдә алып кайтам, – диде Дилүс.
– Син мине көтеп торма. Эшләрем бар әле, үзем дә кайтам, – диде кыз.
Дилүс ишекне япкач, "килә Аллага шөкер, бераздан килә" дип шатланды...
Иртәгә Гомәргә операция. Камилнең бер атнадан бирле җаны бәргәләнә. Әйтерсең лә шушы зур авылда да, хәтта дөньясьнда да урын җитми. Күңелгә таш бастырганнармыни, атлап йөрергә түгел, сулап та булмый. Егетнең генә түгел, әбисенең дә сүзләре саранланды. Кеткелдәп, елмаеп торган карчык уйчанланды, көн-төн намазлыгы өстеннән төшмәде. Бердәнбер улына Ходайдан исәнлек, операцияне җиңеп чыгарга көч сорады. Римманың да телефоннан сөйләшүләре үзгәрде. Көннән-көн тавышы коры һәм моңсу иде.
Кыскасы, ниндидер шомлы тынлык урнашты. Курка иде Хафизовлар гаиләсе. Ананың, хатынның, улның төп тоткасы булган ирне мәңгелеккә
югалтудан куркалар иде.
Камил конторага да уйчан уйлар белән килде. Иртәгә иртүк шәһәргә китәчәк. Операциядән чыкканчы әтисе янында булачак.
Баскычтан да аяклар көчкә атлады. Бүлмәсендә ут януына гаҗәпләнде. Караса: Ләйсән. Кыз зур зәңгәр күзләрен төбәгән аңа таба карап тора.
– Исәнме Камил! Фәрзәнә апа менә бу документларны карап чыгарга калдырды. Ни булды? Син авырыйсыңмы әллә? Төсең качкан. Чәй кайнатыйммы? – диде кыз.
– Әйе, берәр чәшкә кайнар чәй ярый, – диде дә егет әтисенең ял бүлмәсендәге диванга китеп утырды. Ләйсән чәй кайнатты. Тиздән пар чыгып торган чәшкә алдында иде.
– Беләсеңме, Ләйсән. Мин гомеремдә беренче тапкыр куркам. Шундый куркам! Әтине югалтудан куркам. Гомер буе кайгы-хәсрәтсез, нужасыз ящшәдем. Әти-әнигә борчулар китердем. Ә бүген әтигә күрсәткән юләрлекләремне яңадан көрәп алыр идем. Аның йөрәгенә салган кайгыларны юар өчен теләсә нәрсә эшләргә әзер. Ә берни эшли алмыйм. Бөтен өмет врачлар һәм Ходай кулында,
диде моңсуланып егет. Озын керфекләрендә яшь тамчылары да ялтырады кебек.
Ләйсәннең аны юатасы килде, иңбашыннан кочаклап алды.
– Мин әтине белмим дә, ә әнине югалтуыма күптән түгел. Газизләрне башка күрми торган җиргә озату бик ачы, – диде кыз. Анысының да зәңгәр күзләреннән бөртек-бөртек яшьләр юл алды. Әйтерсең дә күңелгә тулган нужаның тышка бәреп чыгасы килде. Егет кызны кочаклап алды, битләреннән, иреннәреннән үпте, икесе дә елыйлар иде. Ташкын булып чыккан тансык хис бөтен дөньяны биләп алды.
Eгетнең көчсез халәте сөюгә ашкынды, аңа мондый саф күңелле, күзләренә мөлдерәп карап тора торган кызның назлавы бик кирәк иде. Ә Ләйсән яратуына каршы килә алмады. Ул – Камил өчен чираттагы кыз булса, Ләйсән өчен киресенчә, бердәнбер һәм беренче булды. Яшьлекнең үзенә, кайнар сөюгә, дәрткә каршы көрәшеп кара син! Юк, булдыра алмады кыз, бөрлегәндәй күзләрне, яшьләргә чыланган керфекләрне үпте. Вәсиләнең әйткән дөрес сүзләрен дә тыңламады йөрәк, аңарда ялкын көчле, сөйгәненә карата әйтелгән теләсә нинди сүзләрне көйдереп ташларга әзер. Иске тукталышта күз кысып, матур итеп елмаеп басып торган журналдагы егетне яратып туя алмады Ләйсән. Бу вакытта кызның яшьлеге артыгын уйламады. Аның өчен менә шушы бергә - җан белән тән кушылган
сәгатьләр кадерле иде. Кинолардагы геройларның "Я тебя всю жизнь люблю" дигән сүзләрен ниһаять аңлады кыз. Менә ул көчле мәхәббәтнең башы шушында икән...
Ул кичне бик соң гына өенә кайтты Ләйсән. Мәхәббәттән исергән кыз Рәшидәнең акаеп каравына да, абыйсының "озакладың" дип мыгырдавына да игътибар итмәде.
Шулай итеп Дилүснең кәләше яратылган, ә фермер улының "Мин беренче" дип әйтергә хокукы бар иде. Ләйсән төне буе Камилнең кул сәгатенә карап чыкты. Ул аны өстәлдән урлады. Их, йөремсәк егетнең йөрәген дә менә шулай урлыйсы иде. Беркем дә алмаслык итеп йозак эчендә генә тотасы иде. Их, юк шул... Камил икенче көнне иртүк
шәһәргә китте. Әтисен операциягә әзерлиләр. Гомәр хәлсез, йөзе ап-ак.
– Улым, әгәр дә минем белән берәр хәл булса, авылны ташлама яме? Бабаң сөргән кырларны, әбиең иртә таңнан торып сыер саварга барган ферма синеке. Авылда яшәп була. Авыл һәрбер кешене тәрбияли, эштән курыкма улым, онытма, ул авылда ничә йорт булса, син шулкадәр санда ул гаиләләрне ашатырга, яшәтергә эш бирәсең. Бу зур нәрсә улым, – диде Гомәр улының кулын кысып.
Камил елый иде.
– Әти юкны сөйләмә! Кайтасың син - чәчүне дә, уракны да үзең үткәрәсең. Теге юлы әйттең бит пар чыгып торган кырга орлык салам, дип. Саласың, Алла боерса. Син терелсәң, мин дә акылга утырып эшли башлыйм, үз-үземә сүз бирдем, – диде егет.
– Рәхмәт, улым, – диде ир. Римма да читкә баскан, үксеп елый иде. Гомәрне операциягә алып кереп киттеләр...
Бу вакытта Ләйсән дус кызына килде. Вәсиләнең шатлыгы эченә сыймый.
– Ел ахырына Ирек өйләнешәбез, ди. Мин шундый шат, – диде дус кызы.
– Бәхетегез булсын! Мин дә бәхетле Вәсилә! – диде.
– Нәрсә, Дилүс белән туй әйберләре алып кайттыгыз мәллә? – дип елмайды дус кызы.
– Юк, бер сер әйтәм, тик дулама гына яме. Тузынырга сүз бирмәсәң генә сөйлим, – диде Ләйсән.
Вәсиләнен йөзе җитдиләнеп китте.
– Димәк, сүз фермер улы турында бара. Сөйлә, тагын нинди эш майтарды ул Алланың кашка тəкəсе? – диде Вәсилә.
– Без...без бергә булдык. Мин аны яратам. Беләсеңме, бик яратам, – диде Ләйсән.
Вәсилә корт чаккандай урыныннан сикереп торды.
– Нәрсәәәә? Юләрләндеңме әллә? Син нәрсә эшләгәнеңне беләсеңме? Бу башыңда бераз акыл дигән нәрсә бармы-юкмы?– дип кычкырды Вәсилә.
– Мин яратам аны! Башка беркем кирәкми! Дилүскә кияүгә чыкмыйм. Яратмаган кеше белән ничек яшәргә соң? Үзең дә бит әнә Ирекне яратам, дисең. Өйләнеп аерылган ир булса да
башкаларга карамадың. Минем дә яраткан кеше белән яшисе килә! – диде ярсып Ләйсән.
– Әгәр дә аңарда Дилүс холкы булса, мин шат кына. Синең өчен бердәнбер ул, ә аның өчен син чираттагы тукталыш. Эльмира кебек... хәтерлисеңме? Белдең бит кем икәнен! Әйтеп тордым! Мин бит сина начарлык теләмим. Нәрсә уйладың соң Ләйсән? Хәзер Дилүс тә сине кияүгә алмый. Алар Камил белән болай да дус түгел. Нәрсә, матур сүзләр сөйләп юмаладымы? - дип кычкыруын дәвам итте Вәсилә.
– Юк, киресенчә, бүген әтисенә операция була. Кайгылы иде. Әтисен бик ярата ул. Тыштан
гына шулай җил холыклы күренә, эчтән нечкә күңелле, акыллы егет ул, – диде Ләйсән сөйгәненә сүз әйттерәсе килмичә.
– "Красивый сволочь" ул!!! Менә кем! Сине башкаларга охшамаган кыз икәнен белгәч, харап итмәскә иде аңа. Аягың авыртканны да белә. Шәһәрдәге өстерәлчек кызлар бетмәгән бит, – диде Вәсилә.
– Сволочь дип әйтмә инде, – диде Ләйсән.
– Ярар, якла шуны! Тиздән белерсең әле тәти малайнын нинди икәнен. Эшлексез! Әти-әни акчасына яшәүче соры корт, – дип кычкырды Вәсилә.
Ләйсән ук кебек атылып чыгып китте. "Мин бит аның Иреге хакында берни әйткәнем юк. Камилне яманлаудан башы чыкмый. Әтисе яныннан кайтсын әле. Дилүс белән араны өзәм. Аңа кияүгә чыгам. Вәсиләнең сүзләрен кире алыр, бәхетле булырбыз. Минем дә яраткан кешем белән бәхетле булырга хакым бар, – дип үз-үзенә кабатлады Ләйсән... Больница коридорында үткән һәр минут сәгатькә тиң иде. Камилнең мәгънәсез, җилле тормышы күз алдыннан очты. Кечкенә вакыты искә төште. Ничек әтисе эштән кайткач, аның кочагына йөгерүләрен, бүләкләр алуын, ел саен өчәүләшеп диңгезгә баруы... Рәхәт иде. Я Ходаем, бу рәхәттән аерма!..
Күпме вакыт узгандыр, кайгырудан аның исәбен белүче булмады. Әнисе операция бүлеге ишеге төбенә чүмәшкән, ә Камил арлы-бирле коридор буенча йөренә. Ник врачлар чыкмыйлар соң? Камил коридорның бу башына гына килеп җитте иде, икенче башында әнисенең ачыргаланып елап кычкырганы ишетелде. Камил очып килде. Хатын елап бегелеп төшкән иде.
– Улым... әтиең операцияне күтәрә алмаган... – диде үзәк өзгеч аваз тавыш белән Римма...
Дәвамы бар.
" Буа кызлары "
автор