11 өзек🌿

Раниянең бер-бер артлы көне уза торды. Табиб әйткән фаразлар чыннан да дөреслеккә туры килде. Беренче көннәрдә тотынып булса да үз йомышына йөри алса, көн узган саен хәле авырлашты. Аяклары гына түгел, башы да нык авырта башлады аның. Чираттагы больницага баруында Алмаз эштә иде. Ранияне больницага алып барырга апасы белән җизнәсе килештеләр. Әкрен генә такталар юнәтеп, йортның кайчыларын күтәрергә тотынган вакыт.
Эх, йөрәгендә дәрт Раниянең. Тәрәзәдән шалт-шолт килеп торган балта осталары эшен карап тора. Йөрәге урыныннан чыгып төшәрдәй була.
Юк, ул инде кечкенә якка да бик чыгып йөри алмады соңрак. Шуңа каенанасы белән каенатасы күз алдында күз көегенә әйләнде.
Иртүк торып әкрен генә җыена башлады. Ә Алмаз колхоз сөтен җыя, аннан хуҗалыктан артып калганын җыеп, әлләничә чакрымга сөт комбинатына илтергә китә. Рания белән шушы хәл килеп чыкканнан соң ир алай теләсә ничек йөрүдән басылды. Йорт төзи башлагач та уйланды булса кирәк. Әтисе белән әнисенең колхоздагы хезмәт хакына гына төзелешне җиңәргә авыр иде. Әтисе колхоз келәтендә ферма терлекләренә җәеп-кышын фураж тарттыра, зоотехник һөнәре дә булгач, ашату рационын да белә. Мәхлүк кенә ир булса да ферма тирәсендә почетлы белгеч иде. Дипломлы зоотехниклар бер кырыйда торсын. Председатель дә иң беренче терлекләр рационын аның белән киңәшә иде. Шуңа күрә эчкече кияү белән кыз да икешәр сыер тота алды.
Балта осталары иртүк эшкә килгәч берәр чәшкә чәй эчеп чыгалар. Каенанасы бу көнне чәйгә өеп коймак пешергән. Тәмле коймак исе бөтен тирә-якка таралган. Рания Алмазны эшкә озатып калганнан соң ятмый, шулай ияләшкән. Аннан инде балтачылар килеп эшли башлыйлар. Бүген дә урыннарны җыйды да араларын көтте.
Болай булгач чәй эчә алмый иде инде. Бәлки апалар килгәнче Алмаз кайтыр, икәү чәйләрбез, дип уйлады. Тәмле коймак исе борынга кереп гел котыртып торды.
Тәрәзәдән апалары килгәнен күрмәде. Төзүче осталар чыгып киткәч, бер-ике коймак кына алып ашыйм, дип кечкенә якка чыкты. Әле табын җыймаган иде. Каенанасы да чыгып киткән вакыт иде. Өстәлдән коймакны сузылып алганда, идәндә банка белән сөтне күрмәде бичара.
Аягы тиеп китеп, өч литрлы сөт идәнгә гөпелдәп тә ауды. Куркуыннан кулына алган коймакларын кире урынына куйды да, тизрәк мич арасындагы чиләкне алып, сөтне җыя башлады. Бөтен идәнгә җәелгән сөтне абаланып сөртәсе бик авыр иде аңа. Тешен кысып булса да түзде, тезләнеп җыештыра башлады. Шул арада каенанасы килеп кереп, теленә нәрсә килә кочкыра да башлады.
Рания дәшмәде, зур чүпрәк белән идәнне сертүен дәвам итте. Каенана газраил кебек очып килеп кулындагы чүпрәкне җылкый башлады.
-Аңгыра, имгәк, ашамыйча калам дип курыктыңмы, - дип әллә ниләр әйтеп бетерде.
Бу хәлне ишектән Фәния белән ире карап тора иделәр.
-Нәрсә булды шулкадәр, - дигән сүзгә каенанасы дөбердәп идәннән сикереп торды.
-Менә тиргим, бала-чагалар кебек барысы да. Сөтне түккән Рания, күрмәдем, дип бара - дигән булды ул.
Фәния бу кадәр кимсетүләргә йөрәге түзмәде:
-Кодагый әби, өзеп әйтегез әле кайтма Рания бүген өйгә диеп. Ул бәлки кайтмас иде. Бигрәк эт тормышында яши бит, ул минем бердәнбер туганым. Мин түзә алмыйм, әгәр дә тагын шунда кайтам дисәң, Рания милициягә гариза язам. Минем сеңлемнең болай булуына сез, сезнең малаегыз гаепле, диде.
Каенанасы сүзне борып алып, бик матур җырлый башлады. Янәсе алар аңа сүз әйткәннәре юк. Алмаз көне буе эштә аннары хатынын карый. Күпме терлек, хезмәт өйдә, ә Рания гел алгы якта. Янәсе бик кадерле, иркәләнеп кенә яши.
Раниянең апасы алгы якка керде дә сеңлесенең җыеп куйган сумкасын күтәреп чыкты.
-Әйдә сеңлем, Рания, монда исән кеше дә яши алмый, - дип китергә кыстый башлады.
Рания апасының ачуы кабарганын сизде.
-Апа, тукта өсләремне алмаштырыйм. Мин сөткә чыландым. Алмаз кайтмасмы? Ул нәрсә дияр, - дип киреләнде.
Фәния сеңлесенә әкрен генә алгы якка керергә булышты. Өсләрен алмаштырганда елый-елый кит әле бу йорттан. Гүргә кертәләр монда сине, - дип ялварды. Раниянең бу хәл тагын да бөкте. Фәния уйлап тормады, шүрлеккә тезеп куйган кием - салымнарын барысын да юрган тышына себереп төшерде. Ул сеңлесен монда калдырмас булды. Инде Рания карышмады. Үз әйберләрен алып бетереп китәргә кирәклеген аңлады. Апасына борыла, аның башка таяныр кешесе юк иде.
Фәния юрган тышына салынган кием салымнары белән зур түнчекне аркасына асып чыгып китте. Рания әкрен генә артыннан атлады.
-Нәрсә, тагын китәме кунак кызы? Тагын күпмегә инде?, - дип калды каенанасы.
-Юк, әни, инде кайтырга дип китмим.
Туганнарымны югалтудан куркам. Сез гел тертеп торганда яшәве авыр. Балаларны да монда үстереп булмас, дип уйлыйм. Алмаз үзенә карасын, балалар кирәк, дип уйласа, ташламас, дип уйлыйм, - диде.
Каенанасы киленне сөйләп тә бетертмәде:
-Ярар Алмаз үзе белер, балалар белән куркытма. Баланы аны кем дә таба. Синнән соң килүчеләрдә дә булыр. Бер киттең бит инде. Киткән җирендә тора белмисең. Кайтмыйсың бар иде. Үзең ябышып кайттың бит. Кияүгә дә шулай чыктың.
Аннан мин сине молоциклга утырмадым. Нишләп исереккә утырасың? Апаң миңа угрожать итеп тормасын. Яше дә җитмичә урлап кайтты, имгәтте, дип. Җизнәң белде бит Алмазның кыз алып кайтачагын. Ник бер дә кисәтмәде, әйтмәде. Мин дә законны үз ягыма борырмын. Җизнәгезне помешан, дип ясатырмын, - дип кычкырды.
Инде монда сүз керәштерү файдасыз иде. Бер нәрсә генә үкенечкә калды, дип уйлады Рания. Эх, шул яңа йортта яшәргә язмаган иде аңа. Ул бөтен аяк асты йомычка, борынны кисеп тәмле нарат исе керә. Такталары нарат булган икән дип, инде башы ябылып бетүче өйгә карый-карый машинага утырды. Раниянең башында бер нәрсә иде: җизнәсе күрше егетләре үзен алырга килгәнен белдеме икән? Нигә өзеп әйтмәде ?
Инде кузгалып киткәндә урам башыннан Алмаз машинасы күренде.
-Җизни, Алмаз кайта бит. Туктат әле, - диде. Фәния бөтер авылга ачулы булса да, әйдә тукама, кадалып китсеннәр авыллары белән дип, - әйтәсе килсә дә, сабыр булды. Сеңлесе алай карышмыйча китәргә булды. Юк, каты бәрелмим әле. Бәлки безгә килергә риза булыр кияү, дип уйлады.
-Сез килдегезме? Мин дә кайтып бара идем инде, үзем алып барыйм, дип башын салонга сузды. Анда төенчекләр иде. Аларны күргәч туктап калды.
-Алмаз, өйдә зур тавыш булды. Без әйберләрне алдык, - диде Рания.
-Бу китеп барышыңмы. Кая китәсең? Сезгә кайтамы, тагын, - дип ачуланып апасыннан сорады Алмаз.
-Бездә торасы килмәде бит! Бу юлысы өенә кайтадыр, - дип куйды җизнәсе. Фәния аптырап китте: - Ник алай әйтәсең, безгә кайта. Ник тарсынасың? Урын җитмиме сиңа? Бер Раниягә генә урын табылыр, - дип дулый башлады.
Дәваханәгә барып җиткәч рәхмәт, җизнәсе белән апасы икәү тотып керттеләр. Аяклары азрак язылгач, атлый анысы. Бар дә аяксыз түгел. Табиб балаларның исән-сау булуларын, тик Раниянең аларны үзе тудыра алмавын искәртте. Апасы янәшәсендә булды.
Табиб көч хәл белән атлаучы Раниягә карап торды да:
-Сезнең балалар исән-сау тусалар булышырга кешегез бармы?, - дип сорап куйды. Шул вакыт өзелеп апасы күзенә карады.
-Бар, без икәү, мин аның апасы. Әти-әниләр исән-сау. Ире дә балалар тууын көтә- дип сеңлесе коткарырга ашыкты. Менә шундый вак-төяк нәрсәләрдә ул апасының ышыгын, яклавын берничә тапкыр тойды. Ишектән чыккач күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып апасының кулларын тотты:
-Апа, мине әниләргә илтерсез әле, яме. Рәхмәт сиңа. Аңла инде, җизни янында бик уңайсызланам,-диде. Больница коридорында апалы - сеңелле ниндидер билгесезлек каршысында калуларын, һәм икәү булу зур бәхет булуларын аңладылар.
-Рания, ышан, балаларың исән-сау туса миңа ул кеше кирәкми. Мин аның белән ике ут уртасында кебек яшим. Мина ничә кеше инде аның күрше авылда, складта эшләүче бер хатын-кыз белән чуалуын әйтте. Ә бер көнне үзем күрдем. Хәтта күрмәмешкә салышып арткы урамга төшеп киттеләр. Ул миннән бала көтә. Бала тапкан очракта да аның йөрүеннән туктамаячагын беләм. Мин дә ялгыштым ахыры Рания. Җизнәңнең күңеле ихлас булмады, - дип эчен ачты. Рания тыңлап торды да шул вакыт үзе белгәнне дә әйтергә булды.
-Апа, син рәнҗемә, мин җизнинең ниндидер хатын белән чуалганын белә идем. Үз күзләрем белән күрдем. Сине әйтеп яралыйсым килмәде. Җизни мин белгәнне белә. Мин аның алдында сине алдаучы булып торам. Шуңа да сезгә кайтасым килми. Аннан ни өчендер Алмазның әнисе мине урлап китүләре урында җизнәң белде бит, дип әйтте. Берничә тапкыр. Мин хәтерлим, сез бүген авылдан кыз урлаячаклар икән, дип сөйләштегез ул каһәрләнгән көнне. Ә җизни бит сак бул, сине урлыйлар, дип берни өзеп әйтмәде. Әллә әһәмият бирмәде шунда. Минем язмышым аңа барыбер булса кирәк. Юк, мин ана үпкәләмим анысы. Аның безгә булган битарафлыгы гаҗәп апа,-диде.
Фәния Раниянең учлап торган кулларын тагын да катырак кысып куйды. Хәзер җизнәсе белән ничек шул машинада утырып кайтасы? Алга табан аларның тормышлары нәрсә икән?
-Без Ранияне син теләгәнчә әниләргә кертеп калдырабыз, - дип салкын гына әйтеп куйды. Юл буе берни сөйләшми кайттылар алар. Ир монда нидер булуын, апалы-сеңелле бергә сер сөйләшүләрен аңладылар булса кирәк.
Капка төбенә кайтып туктау белән әтисе чыкты. Киявенең машинасын күрү белән канатланып килә башлаган иде, гөнаһ шомлыгы булып арткы ишекне Рания ачты. Ата кызларны күрү белән кара коелды.
-Ни эшләп йөрү болай, көпә-көндез эш вакытында? Әле әниегез дә Өйдә юк, - дип куйды. Рания сүз башларга курыкты, әтисенең артка шыплап тутырган әйберләрен күрүдән куркып тизрәк машинадан тегәргә теләде.
-Әти, мин Ранияне ул йортта калдыра алмадым. Күрә торып шулай яшәтеп булмый. Азрак сездә яшәсен, ул үзе шулай тели. Аннан мин аны калдырмаячакмын. Бәлки балалар тугач Алмаз да безгә килергә ризалашыр. Син сабыр бул инде, әни аңлар. Без дә булышмаган, Раниягә кем булышыр, дип сеңлесенә атларга ярдәм итергә теләде.
-Мин әле бер сүз әйтмәгән. Үзе теләп китте бит. Хәзер бөтен авыл каршысында аерылып кайткан исеме күтәреп яшикме? Әниегез эштән китсә генә, хәзер балалар да туса ни эшләп бетерергә, - дип әтисе каты торды. Зур-зур атлап аталары ике кыз каршысына килеп басты. Әйтерсең лә ул аларны керергә каршы. Фәния ире каршысында шулкадәр гарьләнде. Ир руль артында утырып тора иде. Булышырга, дип тә талпынмады. Әйтерсең лә берсе дә аңа кирәкми, кадалып китегез, диюе иде аның. Моны Фәния күзләреннән күрде. Түзмәде, әтисенә әйтәсе килгәнне әйтте:
-Әти, ник сиңа кызларың кирәкми! Без бит синең балаларың. Дүрт аяклы ат та абына. Син бит безгә беренче терәк булырга тиеш. Ә син гарипләнгән балаңны да кабул итмисең! Мин түзә алмаганнан әйттем. Әнә, күрәсеңме, кияүләрең дә шатланып кына торалар. Дөрес әйтәмме, - дип иренә борылып карады.
-Син миңа акыл сатып торма! Кем шатлана? Ник ирең шатлансын. Әнә, Раниягә дә синең кебек кемнең кем икәнен белеп чыгарга иде. Хәзер аннан китте, тагын балалар белән ир кирәк булса? Мин бөтенесен Өйдә җыеп ята алмыйм, - дип бөтенләй чыгырыннан чыкты.
Фәния тыелып калмады:
-Юк, әти, син гомер итеп тә кешене кешедән аера белмисең икән. Менә зур кызың да үзенә тиң, гаиләсен, хатынын санлап торучы кешене, башкасыннан аера белмәгән. Шулаймы, дөресме? Кайчан без тиң түгел, аерылышабыз, - дип әйтәсең инде миңа, - дип әйтеп куйды.
Ир нәрсә әйтергә дә белмәстән
-Менә шулай бабай синең кызларның ир белән яши белмәгәнгә ирләр гаепле монда, - дип машинасының газына баса башлады. Фәния йөрәгенә чыдаша алмыйча ирнең якасына ябышты.
Дәвамы бар.

Комментарии