🌷42 өзек🌷

Менә бит тормыш сукмагы Алсуга нинди сынау биргән. Ул нәрсә эшләргә , кемгә карарга һәм ниһаять кемнән гафу үтенергә белмәде, ул бөтенесенә дә күзен йөртеп карап чыкты да :
-— Мин белмим хәзер нәрсә әйтергә дә. Чыннан да гафу ит дип әйтергә бик җиңелдер, тик минем өчен түгел. Мин буталып беттем, нишләргә миңа әйтегез? Кайсыгыз алдында мин гаепле соң , әйтегез? Әни беренче сиңа әйтим әле, әнием син мине гафу ит сүзеңне тыңлап серемне ачмаган өчен. Тик ул сер бары минем тормышымны бозды, үз кулларым белән үз тормышымның астын өскә китердем бит. ....... Ә әтигә, әтигә гафу ит дип әйтергәме? Нәрсә өчен? Бәлки.... —- Алсу туктап калды да, бераз уйланып торгач — әйе, әйе әти син дә мине гафу ит, мин дә синең кебек булганым өчен, тыңлый белмәгәнем , сиңа ошаганым өчен гафу ит. Ә иң мөһиме Гамил син мине гафу итәргә тиеш. Мин синең дә язмышыңны, хыялларыңны юкка чыгардым. Ләкин нигә гафу үтенергә соң? Синең апаларың, синең өчен , минем язмышымны үзләренчә хәл иттеләр. Синең яраткан хатының, мине күргән саен йөрәгем кыллары белән уйнады. Нишләргә? Нишләргә миңа? Иң дөресе үз үземнән гафу ит дип сорасам гына. Алсу гафу ит үз тормышыма үзем сынаулар биргән өчен. Үз үземнең җүләрлегем белән, тыңлый , аңлый белмәгәнем аркасында күпме кайгы хәсрәт биргәнем өчен гафу ит Алсу.
Алсуның күзләренә яшь килеп, тышка ургылып чыкты. Ул күз яшьләрен туктатыр өчен күзләрен йомды, бәлки туктатып калып була дип уйлады ахыры, тик күз яшьләре генә аны тыңламыйча бит буйлап агып төштеләр. Мәхмүдә апа түзмәде:
— Кызым үтенәм, тынычлан, нишлисең бит, язмыштан узмыш юк диләр . Кызым......
— Әни , үтенәм кирәкми, минем үземнем генә каласым килә.
Хәзер инде Гамил сүзгә кушылды :
— Алсу син дә мине гафу ит , мин сиңа начарлык китерер өчен әйтмәдем, чыннан да синең дөреслекне белергә хакың бар дип уйладым. Сез дә гафу итегез, миңа китәргә кирәк, үтенәм, борчыганым өчен гафу итегез. —- дип Гамил Закир абый белән Мәхмүдә апага карады да, бүлмәдән чыгып китте . Закир абый аны озата чыгып:
---Гамил син һәрвакыттагыча дөрес әйттең, ул сиңа рәхмәт энем, йөрәгемнән нәрсәдер төшеп киткән кебек булды.
---Шулайдыр Закир абый, язмыш без теләгәнчә генә бармый шул, мин моны үземнән чыгып әйтәм, үземә дә татып карарга туры килде бит. Ярар, кабат гафу итегез дип әйтәм, сау булыгыз — дип Гамил өенә таба атлады. Юл буе ул Алсу өчен бик борчылды. Ә нишләсен иде соң ул? Бу дөреслекне күптән чишәргә кирәк иде дә бит, ләкин язмыш үзе сернең иртә ачылуын теләмәде ахыры. Гамилнең өйгә кайтуын көткән Фәймә апа, ул ишектән керүгә:
— Улым нәрсә соң инде, Алсуга әйтә алдыңмы?
-— Әйттем әни, күрсәң иде син аның йөзен.
— Аның өчен Алсуның йөзен күрергә кирәк түгел улым, мин үзем нишләдем соң, оныттыңмы? Мин бары аны җәлләдем, бик авыр кичерер дип курыктым. Алла гына сакласын инде үзен, түземлекнең зурысын бирсен.
Гамилнең бер генә дә ул турыда сөйләшәсе килмәде, шуңа да сүзне икенчегә борып:
— Әни әбинең әйберләрен иртән кереп алырбыз инде, мин бүген ардым.
— Үзеңә ничек җайлы була шулай эшләрбез. Улым гел сорарга онытып торам, син гел больничныйда, күп вакыт үтте бит, син эшкә йөрми дип эштән кумыйлармы сине?
Гамил көлеп җибәрде һәм әнисен кочаклап алды да:
— Әллә борчыласыңмы?
— Борчылмый нишлим инде улым? Синең гаиләң бар, ашарга, бөтен нәрсәгә дә акча кирәк, ә балага кирәк әйберне санап бетереп булмый.
— Әнием борчылма, минем бит баш авыртуы, яисә салкын гына тидерү түгел, әни мине яраладылар һәм сүз белән әйткәнчә генә түгел, сезне башта ук куркытырга теләмәдек. Менә шуңа да озак йөрдем. Кызганычка каршы күп калмады, ялдан соң миңа эшкә чыгарга да вакыт җитте . Бер ике атна өйдә торсам Гөлчәчәкне карашыр идем.
— Улым бәлки беразга миңа барыргадыр бала карашырга? Өйдә төрлек юк хәзер, ә тавыкларны Салих абыйларыңа кертәбез.
— Менә монысы яхшы әни, әби дә хастаханәдә ята, бераз тәмлерәк әйберләр пешереп алып барырсың. Казанда кешесе булмагач аның янына килүче дә булмас. Ә бит хастаханәдә ятканда кеше килүен бик телисең. Кеше килгәч рәхәт булып китә . Әнә сез килеп торсагыз да минем яныма, барыбер тагын килүегезне көтә идем. Ә безнең бүлмәдә бер абыйның килергә дә кешесе, хәтта туганнары да булмады ахыры. Шулай чыгып та китте, мин аны бик кызгана идем, ул гел бик моңсу йөрде, күзләрендә гел сагыш иде, әз сөйләште. Шуңа да синең барып йөрүен бик әйбәт була әни.
— Улым бигрәк тә кеше җанлы инде син, күз генә тимәсен үзеңә, бәхетле генә бул.
— Рәхмәт әни, мин кереп ятам, иртәгә иртән юлга чыгасы бар, тыныч йокылар сиңа.— дип Гамил бүлмәсенә кереп караватына ятты. Күзләрен йомса да ул йоклап китә алмады. Дөреслекне белгәч Алсуның үз үзен тотышы бик борчыды аны. Төне буе уйланып ятып, инде торырга вакыт җиткәне сизелмәде дә. Әйберләрне алып , Казанга барып җиткәндә инде төшке аш вакыты җитеп килә иде . Миләүшә апага әйберләрен биреп, хәлен сорашкач, ниһаять алар өйгә кайттылар. Менә тагын тормыш, үзе ялгыш кабатлаган кебек, Гамилләр өйгә кергәндә Гөлчәчәк елый иде. Бары шул аерма белән, Галия үзе дә бала янында иде.
— Галия бала нигә елый? — дип Гамил сорагач.
— Нишләтим соң? Иртәдән бирле акыра, инде башыма капты аның тавышы, яхшы әле сез кайттыгыз, хәзер бераз булыша аласың. — дип Галия елаган баланы иренә тоттырып, үзе янә аш бүлмәсенә ашыкты. Гамил Гөлчәчәк белән аның артыннан ук барып, бутылкага су салып кызына бирде. Гөлчәчәк ашыга, ашыга су эчә башлады.
— Син нәрсә су да бирмәдеңме? Бәлки ул ачтыр да, кайчан ашаттың баланы?
— Нигә гел гаеп эзлисең син? Син бит бала кирәк дидең, менә кара.
— Мин карамыйм димәдем, тик син аның әнисе бит.
— Гамил мин ардым, үтенәм бәйләнмә миңа, әнә чәй кайнады, мин өстәл әзерлим, син әнине чакыр. Сез чәй эчегез ә мин бераз урамга чыгып керәм. Гөлчәчәк тә тынды, ул ятып торсын.— дип, Галия телефонын алып:
— Гамил мин чыннан да ардым, минем бераз гына ял итәсем килә . — дип Галия Гамил нәрсә булса да әйткәнче дип чыгып та китте. Фәймә апа улына карап:
— Бир миңа баланы. Улым синең Галияңә нәрсә булган соң? Ул хәзер үк шулай үзен тоткач, аннары нәрсә була? Аның үз үзен тотышы яхшыга алып бара дип уйламыйм.
— Әни гафу ит, тик мин әлегә ул хакта сөйләшергә теләмим.
Чыннан да хәзер нәрсә үзгәртеп була соң? Гамил дә үз тормышын бары кызына багышлады. Әкрен генә көннәр үтә барды, Гамил дә эшкә чыкты. Гөлчәчәк тә тулысынча диярлек Фәймә апа кулына калды. Галия бала синдә тынычрак тора дип, еш кына баланы әбисенә бирде. Миләүшә янына гына Галия белән икәү чиратлашып йөрделәр. Менә бүген Фәймә авылдан алып килгән тавыгы белән тавык шулпасы пешерде, токмач кисте дә, Галия янына кереп:
— Кызым әниең янына бүген дә син барырсың инде, аш өлгерә, суыганчы барып кайт. Ә минем никтер кәефем китеп тора.
— Ярый барырмын, үзем дә сиңа әйтмәкче идем әле. Әни мин бүген озаграк торам, иптәш кызга кереп чыгасым бар.
— Анысын үзең беләсеңдер, Галия шулай да озак торма.
Бәхеткә каршы Гөлчәчәк бүген үзен бик тыныч тотты. Фәймә апа аны йоклатып, бала киемнәрен юарга куйды. Авылга шалтыратып хәл әхвәлләр сорашып телефонын куйган гына иде, аңа Гамил шалтыратты:
— Әни син бүген әби янына бармадыңмы әле, бармасаң җыен, кереп алам, мин барыбер ул якка эш буенча барам.
— Юк улым , бүген Галияне җибәрдем, кайтып та җитә булыр.
— Ярый алайса, әни әйтергә онытканмын, мин бүген бераз гына соңа калам, борчылып торма, эш буенча барасы җирем бар, кайткач сөйләрмен.
— Ярар улым, исән сау гына йөр.
Гамил телефонын куйды да, янә номер җыеп:
— Самат сез килеп җиттегезме әле, сез кая?
— Әйе, менә әле генә килеп җиттек, без сине көтәбез.
— Миндә хәзер килеп җитәм.
Гамил бүген ниһаять үз теләгенә ирешә, Самат белән Кәримнең эшенә нокта куела. Ике сәгать дигәндә алар суд бинасыннан бергәләп, шатланышып чыкты.
— Гамил Алланың рәхмәте яусын сиңа, әгәр син булмасаң, без әле дә кеше кыйнаучы исемен күтәреп йөрер идек. — диде Самат Гамилнең кулын кысып.
— Нәрсә өчен? Мин бары дөреслекне яклап чыктым. Ярар, ә кечкенә Булат Саматович ничек үсә, еламыймы?
— Төрлесе бар инде, ә синең принцесса нишли? Фәймә апа әлегә сездә яши дип ишеттем. Әйбәт, әбиләр яхшы карый инде. Оныгына күз колак диләрме әле?
— Әйе, син әйтмешли әлегә бездә, тик гел авылга кайтасым килә дип аптырата.
Гамил йөзендә үзгәрде, башта сорарга теләмәсә дә, аннары сорарга булды:
— Самат ә Алсуның хәлләре ничек?
— Ничек дип әйтим сиңа? Тормыш рәхәтләнеп кыйнады шул аны. Ә соңгы хәлләр бетереп тә хушсыз калдырды дисәң дә була. Менә бит кешеләр нинди этлеккә дә әзер.
— Ул кабат авырыймы?
— Авырый дип, авырмый ул, аның йөрәге телгәләнгән, әле дә ялгап бетерә алмый. Әни белән кичә сөйләшкән идем, әнинең сеңлесе янына Чистайга китәм дигән, монда бөтен нәрсә йөрәгемне өшетә, онытыласым килә дигән.
— Аны аңлап була, бәлки шулай яхшырак та булыр.
— Ярый, вакыт бара, синең дә кызың янына кайтырга кирәк, безне дә юл көтә, тагын бер кат рәхмәт сиңа — дип дуслар аерылышты. Гамил сәгатенә карап алды да:
--Әйе вакыт шактый атлаган —- дип өенә кайтты. Ишек тавышы ишетүгә:
— Әнә әниең дә кайтты, ә син миңа характерыңны күрсәтеп маташасың. — дип Фәймә апа Гөлчәчәкне күтәреп Гамилгә каршы чыкты.
Гамил аптырый төшеп:
— Әни ник Галия өйдә түгелме? Соң син аны көндез үк әнисе янына китте, кайтып җитәдер дидең бит.
— Әйе әйттем, ул иптәш кызы янына кереп чыгам , бераз гына соңа калам дигән иде.
Гамил телефонын алып Галиягә шалтыратты, тик теге якта гына ,, абонент не доступен" дип әйткән сүзләр ишетелде.
Дәвамы бар.

Комментарии