🌷45 өзек🌷

Гамилнең бүген булган очрак исенә төште. Гамил дә үзен теге исерек урынына куеп карады. Әгәр дә ул теге исерек урынында булса нишләр иде икән? Үтерә алыр идеме ул Галияне? Юк, юк, ничек кенә булмасын ул үтерүче түгел, ул андый эшкә бара алмый. Гамил үз уйларына бирелеп паркка да килеп җитеп, эчкә үтә башлады. Көннәр матурайгангадыр инде паркта кеше күп. Кая карасаң да яшь парлар бер берсенә карашып, елмаеп сөйләшеп баралар. Әнә алдарак бер пар, өч-дүрт яшьлек кызларын җитәкләгәннәр, бәхетләреннән йөзләре балкып тора . Ә бала әти, әнисеннән артта калмас өчен сикергәләп, уйнап бара. Паркта тәмле шомырт, сирин чәчәкләренең хуш исе таралган. Олы яшьтәге бер ир, янында басып торган хатынына шомырт ботагын өзеп бирде. Ә теге хатын, әле дә үзенең матурлыгын югалмаган, иргә карап, яшь чагындагы кебек оялып кына нәрсәдер әйтте. Ир нәкъ менә сабый баланы җитәкләгән кебек , аның кулларын кулларына алды. Әйе мәхәббәт үлми диләр, менә шундый матур парларны күргәч бу сүзләрнең дөрес икәненә ышанасың. Гамил бу сүзләрне уйлап куйды да Галияне эзли башлады, тик ул бер җирдә дә күренми иде. Тагын алдады инде дип берничә генә адым ясады, үзеннән ерак түгел генә эскәмиядә Галия ниндидер ир белән сөйләшеп утырганын күрде. Галия дә Гамилне күреп , утырган урыныннан ук торып басты. Аның янындагы ир ат, Галиянең иң башына кулын куеп, сыйпап алды да, читкәрәк китеп басты. Гамил белән Галия кара каршы басып сүзсез генә бер, берсенә карап тора бирделәр. Ниһаять Гамил:
— Нихәл Галия? Я нигә дип чакырган идең? Үзең дәшмичә басып торасың, әйт нигә дип чакырып китердең сөйләшмәгәч, әйт, ишетәсеңме соң?
— Гамил мин, мин белмим нәрсә турында әйтергә дә. Монда килер алдыннан әйтергә сүземне дә уйлап куйдым, тик сине күрүгә зиһенем чуалды.
— Ярый соң үзем әйтәм. Мин сине бик күптән беләм кебек, ә хәзер уйлыйм, синнән дә әшәке җанлы кеше күргәнем юк иде минем.
— Нигә алай әйтәсең инде?
— Ә ничек әйтеп була, син нәрсә телисең? Син нинди ана үзеңнең нәни балаңны ташлап китә алгач? Әйт, ник әйтмисең? Минем белән яшисең килмәгәч, нигә дип миңа кияүгә чыктың? Ярар инде мин, ә әниең, син аның турында да уйламадың бит. Ә әниеңнең үлем белән көрәшеп хастаханәдә ятуын син белә идең..Әйт, әйт, нигә шулай эшләдең? Нигә дип качып киттең?
— Әйе мин гаепле сине үземә өйләндерүем өчен. Синнән бала табасым килмәсә дә бала табуым өчен мин гаепле. Мин бит аны син теләгәнгә генә таптым.
— Син әйт, нигә бер сүз әйтмичә югалдың, кит син, аерылышып була иде бит ниһаять, әгәр минем белән яшисең килмәгәч. Нигә бер хәбәрсез югалдың син?
— Гамил мин башка кешене яратам, минем бары аның белән генә яшисем килгәнгә киттем.
— Яшә, мин каршы түгел бит, һәркемнең бәхетле булырга хакы бар, нинди булуына карамыйча. Нигә аерылып, алдан хәбәр итеп китмәдең дим мин?
— Белмим, шундый тиз килеп чыкты.
— Син җүләрме? Син сорауга җавап бир. Каян таптың инде аны шулай тиз яратырлык?
— Әти үлгәч миңа бик кыен булды. Фәрхат белән интернет аша таныштык. Ул да әтисен югалткан, безнең кайгыбыз безне берләштерде. Ул бик яхшы кеше, мине аңлый, иң мөһиме мин, мин аны аңлыйм.
— Менә нигә синең Гөлчәчәкне карарга вакытын булмаган икән.
— Әйе, нишләрсең хәзер? Мин гаепле дим бит. Үзем җүләр булганмын. Синең өчен көрәшү бер авыруга әйләнгән, сине кызлардан, ә иң мөһиме Алсудан тартып алу теләге мине җүләрләндергән. Алсуга ачу итеп нәрсәләр генә эшләмәдем бит, мин бик, бик теләдем сине үземнеке итәргә, тик бу бары теләк булганын мин хәзер аңладым Гамил. Мин сине яратам дип уйлаганмын, ә чынында исә бу бары авыру, сине үземнеке итү теләге генә булган.
— Ә кызың Галия, ул да хатамы? Кызың турында уйладыңмы соң?
— Гамил аңла мине, мин Фәрхатны үлеп яратам һәм мин аңа кызым бар дип тә әйтмәдем. Телевизор аша ул мине күргәч , миңа ирем булганын әйтергә туры килде. Минем өчен ул бик мөһим, минем аны югалтасым килми ишетәсеңме? Мин аннан башка яши алмыйм.
— Ишетәм дә бит, тик син мине ишетмисең. Син бары минем белән сөйләшеп аерылышырга иде, нигә дип шулай эшләдең? Әгәр дә барысында кешечә эшләсәң сине телевизордан да күрсәтмәсләр иде. Әниең дә борчылып елап ятмас иде.
— Нишлим, син мине барыбер бала хакына синең өчен калырга күндерә идең. Ә мин бары тик яратам, аңлыйсыңмы? Мин Фәрхат өчен бөтен нәрсәгә дә әзер.
— Җитәр Галия, күп сөйләдең тик бер дә яхшы сүз, кирәклесе булмады. Мин дә яратуның нәрсә икәненә беләм Галия, мин аңламый кем аңлар сине. Мин дә ярата идем бит Галия, ә син апалар белән бергә минем мәхәббәтемне аяк астына салып таптадыгыз. Нәрсә үзең ярата башлагач аңлый башладыңмы? Минем дә яраткан кешем белән бәхетле буласым килгән иде дә бит.
— Гафу ит мине Гамил. Мине бүтән эзләмә ярыймы, миннән башка да аерылышу мөмкин икәнен беләм, шуңа да аерыл миннән, мин каршы түгел.
— Ә кызың, аны кая куясың, аның белән дә аерылышасыңмы?
Галия сумкасыннан кәгазь чыгарып Гамилгә сузды да:
— Менә сиңа, мин баладан баш тартам дип язу бирәм, үзеңә ничек кирәк шулай файдалан. Миңа яратмаган кешедән бала кирәк түгел.
Гамил аздан гына Галиягә сугып җибәрмәде, сугырга дип күтәргән кулын төшереп:
— Кулымны да синең белән буярга теләмим мин. Син чыннан да кеше түгел икән. Син нишлисең?
— Ә нишлим? Ул баланы мин теләмәдем бит, шулай булгач ул миңа хәзер дә кирәк түгел. Минем сиңа бүтән сүзем юк, сау бул Гамил.
— Тукта ә әниеңә нәрсә дип әйтим, ул сине көтеп яши бездә, ул син кайтырсың дип өметләнә.
— Әлегә бер нәрсәдә әйтә алмыйм. Ул тагын үзенең принцибы буенча Фәрхатны кабул итмиячәк, тагын мине сүгәчәк. Шулай булгач мин аны түгел Фәрхатны сайлыйм. Әгәр мине ирем белән кабул итә алмый икән мине онытсын. — диде дә Галия ашыгып китеп тә барды. Үз баласыннан баш тартам диюе Гамилне тетрәндереп җибәрде. Ул баскан җирендә әле дә ишетелгән сүзләрне башында әйләндереп бетерә алмый иде . Әгәр телефон шалтырамаса тагын күпме басып торыр иде икән ул.
— Улым син кая соң? Галия белән сөйләшүеңне аңладык без, син бит аның белән очрашырга киттең шулаймы?
— Әйе әни.
— Улым сез бергә кайтасызмы? Кодагый тәрәзәдән күзен дә алмыйча сез кайтканны көтеп карап тора.
— Әни ул кайтмый.
— Ничек?
— Әни мин хәзер кайтам, аннары сөйләшербез. — дип Гамил телефонын сүндерде. Менә тагын йөрәк өшеткеч сүзләрне Галиянең әнисенә әйтергә кирәк. Ничек? Ничек итеп әнисенә синең кызың үзе турында онытуны сорады дип әнисенә әйтеп була ? Гамил юл буе кирәкле сүзләрне уйлап кайтты, ләкин барыбер таба алмады, табырлык та түгел шул. Ишек ачылганны гына көткән әниләр Гамил каршысына ук чыгып бастылар. Тик берсүздә дәшмичә, күзләрен дә Гамилдән алмыйча аңа карап тора бирделәр. Гамил исә икесенә дә карады да залга кереп диванга утырды. Миләүшә белән Фәймә аңа ияреп керделәр. Өйдә тынычлык урнашты. Бу мизгел аларның өчесе эчендә иң авыр минутлар иде.Менә Гамил телгә килеп:
— Гафу итегез, тик мин яхшы хәбәр алып кайтмадым.
Фәймә апа улына карап:
— Улым син Галияне күрдеңме? Нәрсә булса да әйт инде.
Гамил икесенә дә карап алды да, Галия белән очрашуның, бер сүзен дә төшермичә сөйләп бирде дә:
-— Әби сиңа бик авыр булыр тик сиңа да әйтер сүзем юк дияр идем.
— Ничек инде? Әнисенә ничек бер сүз әйтергә кушмаган?
— Әйтте, тик ул сиңа ошар дип уйламыйм.
— Нәрсә, нәрсә диде?
— Ул әнинең Фәрхатны кабул итмәгәнен беләм, шуңа да мин әлегә аны сайлыйм. Әни бераз тынычлангач без аның янына Фәрхат белән бергә кайтырбыз дип әйтте— диде Гамил , аннары янә Миләүшәгә карап:
— Әби аның да бәхетле булырга хакы бар, мин үпкәләмим аңа. Әгәр минем белән бәхетен тапмаган икән, ул ир белән бәхетле булып карасын. Бары әйтеп китмәгәненә ачуым килә, әйтеп китәргә иде аңа, әйтеп.
— Гамил ул бит сиңа кияүгә үз теләге белән чыкты, аны көчләп бирмәдек бит.
— Нишлисең , яратуы шулай гына булган аның. Бары тик яратмагач, мине ташлап китәргә булгач бала табарга кирәк түгел иде. Баланың ги гаебе бар? Ул кечкенәдән үк әнисез үсәчәк бит. Ә син гафу ит Галияне, ул бары дөрес юлдан тайпылган иркә бала. Гомер буе үз теләгәнен алып ияләшкән иркә бала булган ул, шуңа да хаталар ясаган. Теләсәң мин сине иртәгә иртән авылга илтеп куям.
Миләүшә апа берсүз әйтмичә залдан чыгып китте . Ә нәрсә әйтә ала иде соң ул? Бүгенге төнне берсе дә йоклый алмады. Һәркем үз уй, фикерләренә кереп киткән иде. Гамил йокыдан торганда Миләүшә апа юлга чыгарга әзер иде. Гамил авылга илтеп киләм дисә дә, Миләүшә апа аны бары автобуска утыртып җибәрүен сорады.
— Минем уйланып кайтасым бар, ә уйлар өчен юл иң яхшысы. Ә сиңа Алланың рәхмәте яусын . Белмим ул ире нинди булыр, тик синең кебек ир ул чыннан да таба алмый. Гамил сиңа да бер язмыш елмаер әле, синең дә бәхетле буласыңа мин ышанам һәм бәхетле булуыңны бик телим. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә . — дип Миләүшә апа күзеннән чыккан күз яшьләрен сөртер автобуска утырды. Менә бит тормыш кешене төрле яклап сыный һәм кешегә ничә яшь икәнен дә карап тормый. Төрле мәшәкатьләр белән көн үтеп киткәне сизелмәде дә. Гамил өйгә кайтуга:
— Әни мин иртәгә район үзәгенә кайтам, шунда авылга да кереп чыгарга телим.
Фәймә апаның йөзенә курку хисе йөгерде, ул аны сиздермәскә тырышып:
— Нәрсә эшләрсең икән анда?
— Нәрсә дип, әни беләм син гел бәби белән утырасың. Быел авылда бернәрсә дә утырта алмадык. Сине дә бала белән авылда торам бераз дисәң дә кайтарасым килми әни. Монда мин сиңа Гөлчәчәкне эштән кайткач булса да карарга булыша алам. Авылга кереп берәрсе белән сөйләшеп бәрәңге булса да утыртып киләсе иде, аннары ял көннәрендә авылга кайтып йөрербез, ничек уйлыйсың?
— Улым минем сиңа әйтәсем килмәгән иде, дөресрәге күңелеңне төшерәсем килмәде.
— Әни нәрсә булды?
Фәймә апа Гамилнең күзенә карарга куркып, тәрәзә төбендәге гөлләрне караган булып:
— Улым безнең бәрәңге утырткан инде, яшелчәләр дә утыртылган.
— Ничек?
— Гамил балам анда Зөлфирә апаң балалары белән кайтып яши башлады, ире белән каты ачуланышкан.
— Әни.....
Фәймә апа Гамилгә таба борылып:
— Улым миңа үпкәли аласың тик нишли алам? Йөрәгем астында тугыз ай күтәреп йөреп, төн йокыларымны калдырып үстердем бит мин аларны да. Нәрсә генә эшләсәләр дә алар минем балаларым, мин булышмыйча кем булышсын аларга? Ничек итеп мин ярдәм итүдән баш тарта алам?
— Әни мин сине аңлый алам, әйе алар да синең балаларын, мин дә синең улың. Тик миннән гафу ит дип сорама, мин аларны гафу итә алмыйм. Менә күрәсең бит мин алар аркасында ничек яшим. Алар мине бәхетсез итте, алар гына гаепле барысына да. Әни мин сиңа алар белән аралашма дип тә әйтә алмыйм. Кулдагы бармаклар да төрле озынлыкта, тик кайсынын төшләсәң дә авырта, әйе без синең бер кулдагы бармакларың. Ләкин мин ул кулдан аерылдым әни, аерылдым, аларга карата бер генә дә туганлык хисем калмады. Өзелде әни безнең туганлык җепләре, өзелде. Әни әгәр теләсәң син кайтып бераз авылда тора аласың, тик мин көннәр алып Гөлчәчәкне үзем белән алып калам. Йөрәгемдәге яраларым әле дә төзәлмәгән, әле һаман да каны тамып тора. Мин әле дә яралы кош кебек очарга талпынам, ә очып китә алмыйм, чөнки яраларым әледә тирән. Гафу ит әни, теләсәң син кайта аласың— дип Гамил кызы янына кереп китте.
Дәвамы бар.

Комментарии