Яшә авылым

-Саумы,авыл,- диеп кайтып керәм,
Саубуллашып чыгып китәмен...
Шулай кайтып-китеп йөри-йөри,
Тормыш йомгакларын сүтәмен.
Ә авылым сабыр,көтә бирә,
Минем кебекләрне сагынып.
Моңга салган сагыш көйләренә,
Гомер үтә бара,тагылып.
Авыл көтә,көтә кайтканнарны,
Кайтмаганын көтә,зарыгып...
Кайчак шәмнәредә сүнгән кебек,
Кайчагында китә кабынып,
Язын чәчәк аткан яран гөлдәй,
Авылдашлар кайтып тулганда,
Авылкаем шатлыклар кичерә,
Сабый бала җирдә тугандай.
Минем авыл,әййе,безнең авыл,
Ата-бабаларым авылы...
Яшә,авыл,яшә, ераклардан,
Без кайтырбыз сине сагынып!
Илдар Нуртдинов. 24.01.22.

Яшә авылым - 946579634737
Яшә авылым - 946579634993
Яшә авылым - 946579742513
  • Салават Фатхетдинов - Читлргэ китэсез

Комментарии