Бүген авылдашыбыз Фердинант абый Гайсинны соңгы юлга озаттык.

Бүген авылдашыбыз Фердинант абый Гайсинны соңгы юлга озаттык.  - 950767218993
Бүген авылдашыбыз Фердинант абый Гайсинны соңгы юлга озаттык.  - 950767234609
Күлле Киме мәктәбе укытучылары Саймә Ахатовна Сабирова белән Гөлсинә Габделхаковна Хәкимуллинага озатуда катнашканнары өчен авылдашлар исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм.
Фердинант абыйның соңгы чыккан китабы "Күңелемдә һаман яз" дип атала. Җылы язларда туып, тормыш авырлыкларына карамастан, күңелендә һаман яз йөрткән шәхесебез 81нче язында арабыздан китте. 
Бу китапта кереш сүзне Сания Әхмәтҗанова мондый сүзләр белән тәмамлый: "Тукай белән кем килешмәс: "Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый"! Шигърият, минемчә, Фердинант ага Гайсинның күңел халәте, яшәү рәвеше, көйгә салынган ихлас хисләренең кәгазьгә төшкән, җырга күчкән сурәтләнеше. Алар сокландыра, тормыш авырлыкларына бирешмәскә өнди, җанда өмет уята".

Бүген авылдашыбыз Фердинант абый Гайсинны соңгы юлга озаттык.  - 950767945777
Китапта туган җир, туган авыл турындагы шигырьләр зур урын алган. "Авылым таңнары", "Авылымны сагынам", "Авыл тарихы - зиратта", "Авылым", Туган авылым чишмәсе", "Төшләремә керә туган йорт", "Сагыну сагышлары", "Авылымның кичләре" һәм башкалар.
Авылымны бик сагынып,
Сагышларга күмеләм,
Күңелләрем тулган чакта
Болыт булып түгеләм.
Исән булсам, кайтырмын да
Печәнлектә ятырмын,
Кичке сауган сөтне эчеп,
Бәхет тәмен татырмын.

Комментарии