Арслановлар, заманында авылыбызның иң күренекле зыялы нәселе булган.

Шул нәселдән Ибрагим Арслан улы, Фазулла Ибраһим улы, Сибгатулла һәм Гыйниятулла Фазулла уллары, Габдрахман Сибгатулла улы Күлле Кименең чал тарихына изге эшләре белән кергән күренекле шәхесләр. Алар мәгърифәтне саклау һәм баету, киләчәк буыннарга җиткерү өчен зур көч куйган атаклы муллалар.
Авылыбыз зиратында Фазулла хәзрәтнең өч улы – Сибгатулла, Гыйниятулла, Габделгалләм, Габдрахман мулланың улы Габдулла, Габделгалләмнең оныгы Суфия, Сибгатулла мулланың хатыны Гыйльмикамал Бикчәнтәй кызының кабер ташлары бүгенге көнгә кадәр сакланган. Әмма гасырдан артык вакыт эчендә алар җимерек хәлгә килгәннәр иде.
Шушы көннәрдә шул каберлекләр чистартылып, төзекләндереп, чардуган белән әйләндереп алынды. Бу зур эшне башкарган Наил һәм Нурия Сәмигуллиннар гаиләсенә, шулай ук үз элешләрен керткән Лилия Сабирова- Батыршина, Сәрия Благодарова-Фәйзрахманова, Нурзия Нуриҗанова-Хәмитова, Илнур Хәмитовларга олы рәхмәтемне белдерәм. Кылган изге гамәлләрегез Ходай ризалыгы өчен булсын! Үзегез исән-сау булыгыз!

Арслановлар, заманында авылыбызның иң күренекле зыялы нәселе булган. - 955375564593
Арслановлар, заманында авылыбызның иң күренекле зыялы нәселе булган. - 955375578673
Арслановлар, заманында авылыбызның иң күренекле зыялы нәселе булган. - 955375601201
Арслановлар, заманында авылыбызның иң күренекле зыялы нәселе булган. - 955375637041

Комментарии