(Урыны оҗмахта булсын)ХАТЛАРКыска гына булса да хатлар,Ике-өч тапкыр укый солдатлар.Шул хат сүзләре җанны җылыта,Хезмәт итәргә дәртне ныгыта.Солдат ярата "Иркәм" сүзләрен.Ешрак языгыз, алсу йөзләрем!1959СОЛДАТ КАЙТАПолигон. Солдат сөйгән мылтыгыннанСоңгы тапкыр ата "дошманга"...Артта өч ел. Менә приказТыныч хезмәткә кайтырга аңа.Искә төшә үткән... Яңа шинель.Бүректәге йолдыз балкый кояшта.Сау бул инде, казарма командиры,Юл күрсәттең аңа тормышта.Солдат кайта. Ләкин нык ышанаҺич тә өзелмәс аның вахтасы.Хәрби постын аның алмаштыраЯшь бер солдат - дусты, сакчысы!1957
Күлле Киме
:Альфия Хамитова
АВЫЛДАШЫБЫЗ ФАИЛ абый ӘХМӘТШӘ улы ШИГЫРЬЛӘРЕ
(Урыны оҗмахта булсын)
ХАТЛАР
Кыска гына булса да хатлар,
Ике-өч тапкыр укый солдатлар.
Шул хат сүзләре җанны җылыта,
Хезмәт итәргә дәртне ныгыта.
Солдат ярата "Иркәм" сүзләрен.
Ешрак языгыз, алсу йөзләрем!
1959
СОЛДАТ КАЙТА
Полигон. Солдат сөйгән мылтыгыннан
Соңгы тапкыр ата "дошманга"...
Артта өч ел. Менә приказ
Тыныч хезмәткә кайтырга аңа.
Искә төшә үткән... Яңа шинель.
Бүректәге йолдыз балкый кояшта.
Сау бул инде, казарма командиры,
Юл күрсәттең аңа тормышта.
Солдат кайта. Ләкин нык ышана
Һич тә өзелмәс аның вахтасы.
Хәрби постын аның алмаштыра
Яшь бер солдат - дусты, сакчысы!
1957