Комментарии
- 26 янв 13:09Хас минен ир кеуек булган кайтуга балкон Тулы бутылка ашарга Бер ни юк ,кызны апкилгэн автобуста кулмэк тискэре кидерелгэн ,килеп алырга Таксига,букетка торт шампаскийга Акса юк, эсеп ботергэн,булган итне ашап бетергэн энием биргэн ос литр ИТ тозланган ул да
беткэн мин кайткас пешересез тип биргэн инем Ти, вот искитмэле булды ужассс,йэшереп киткэн инем Акса эйттем урынын ал Таксига и подарокка медикам тип,янгыр яуа коя таксисыз никак менэ шулай коткэн ине Ир мине тоже - Комментарий удалён.
- 29 янв 11:25Узегез беласез инде . Кеше тормышына тыгылмыйлар инде . Бахетле булыгыз . Сау исан гена яшарга язсын калган гомерларне . Балаларыгызнын игелеген куреп яшарга язсын Алла тагала.
Для того чтобы оставить комментарий, войдите или зарегистрируйтесь
Татарлар онлайн
Бер ел элек икенче тапкыр кияүгә чыктым, ә ике атна элек икенчегә әни булдым.
(Беренче никахтан улым бар). Бала тудыру йортыннан өйгә кайттым һәм үз бәхетемә ышана алмыйм тордым, чөнки беренче тапкыр барысы да башкача булды...
Беренче бала: чәчәге дә, себеркесе дә юк, ир машинасын да юмаган, пычрак, тузанлы машинада дәваханәдән килеп алды. Безне әтисе чормадан алып төшкән иске карават көтә иде, аңа 25 ел инде. Өйдә пычрак, җыештырылмаган. Беренче эш итеп мин баланы салдым да идәннәрне юа башладым, ә ул дуслары янына "бәби тәпие юарга" китте...
Икенче ирем: фатирны җыештырган, бөтен җирне юган. Балаларга урын-җир япмаларын үтүкләп җәйгән, машинаны юган, үзе дә, улымны да матур итеп киендергән, чәчәкләр әзерләгәннәр. Бала янына төнлә бер генә тапкыр да тормадым әле. Мин кесарево алымы белән бәби таптым, ирем һәр ике-өч сәгать саен торып, миңа кызыбызны имезергә китерә. Ә иртән өлкәнен бакчага илтә, үзе эшкә бара.
Әгәр беренче иремнән китмәгән булсам, әле дә мине бернәрсәгә дә санамаган беренче ирем белән яшәр идем. Һәм мондый бәхетле тормыш барлыгын белмәс тә идем...