- Башыңа яулык япмыйча ашарга пешермә, бисмилла әйтмичә эшкә керешмә...

- Иртән Кояш белән торып, тәрәзәңне Кояшка ачсаң - йортыңа бәрәкәт килер.
- Тәрәзәләрне вакыт-вакыты белән сөртеп, көзгеләрне пакъ тот- фәрештәләр куаныр.
- Юлга чыкканда догаларыңны укып, пакьланып чык- юлың уңар.
- Гөлләр үстер йортыңда - сабагына фәрештәләр куныр.
- Ачулы чагыңда юын - басылырсың.
- Кычкырып елау мәрхүм янында да тыела, артык шашып көлү дә тыела, артык кайгыру һәм куану да зиһенгә зыян итер.
- Акчаңны алган көнендә өйдә кундыр, бәрәкәтле булыр.
- Яшь балага карап сокланганның киеменнән жебен яки чәчен алып кал, төнлә бала уянып еласа, шул җеп яки чәч белән төтәсләп, Аятел-Көрси укы, туктар елаудан.
- Бала киемен, уенчыкларын идәннән, аяк астыннан алып куегыз, сау булыр.
- "Бисмиллаһ"ны әйтеп пешеренсәң, өеңдә фәрештәләр куаныр. Сүгенми, ачуланмый пешерен - фәрештәләр канат очын ашыңа тыгып торырлар.
- Табын, идәнең пакъ торсын, урын-каралтың җыюлы пөхтә булсын - бәрәкәт килер.
- Киемне, бигрәк тә бала киемнәрен җыештырып, урнаштырып тор - саулык артыр.
- Кунак үзенең күчтәнәченнән авыз итсә, гомере озын булыр.
- Кунакны күчтәнәч белән озат, чәй эчкәндә тәм-том белән сыйла - кешегә начар итеп сөйләргә теле әйләнмәс.
- Эчке киемне кешедән яшереп куй, күзгә чалынмасын - шәхси энергияң, үз куәтең үзеңдә калыр.
- Ирегез белән якын мөнәсәбәтләрегез хакында кешегә сөйләмәгез - салкын су сипмәсеннәр арагызга.
- Үзегез йоклаган простыняда читләрне йоклатмагыз - аралар суыныр, гел алмаштырыгыз тышлык, простыняларны.
- Ирегез "биш бармакның бер бармагы гына", сезнең сер, эшегезне азрак белсен, башы тыныч булыр.
- Ошамаган кешедән су, икмәк, чәй кебек әйбер алмагыз - көчегез үзегездә калыр.
- Кемне әрләгәндә дә, изге теләкләр белән әрләгез - "бәхетле булгырлары", "хәләленнән уңгырлары", "Аллаһының рәхмәте яугырлары" - дип.
Насима Садыйк.

Комментарии