Тиздән бакчада яшел суган кыяклары күренә башлый.

Пирожки камырын саклап куегыз!
Кирәк булачак:
- 3 аш кашыгы он
- 3 аш кашыгы көнбагыш мае
- 1 аш кашыгы шикәр комы
- 1 чәй калагы тоз
Барысын бергә кушабыз да, кайнап торган 1 стакан кайнар су салып, әйбәтләп болгатабыз.
Бераз суынгач, тагын 1 стакан җылымса су салабыз. 3 йомырканың сарысын кушып болгатабыз. 2 чәй калагы чүпрә һәм он өстибез. 4 -5 стакан тирәсе он салып, камыр басабыз. Онны аз-азлап салырга кирәк. Онга да карый. Камырны 1 сәгатькә кабарырга куябыз.
Айзилә Рәхмәтуллина

Комментарии

Комментариев нет.