Сания ШӘРИПОВА.

Акча тәме
...Дөньяда минем иң-иң яраткан әйберем бар. Ул – акча! Кызым бәләкәй чакта купюраларны кечкенә куллары белән әйләндергәләп карый иде дә сораулы карашы төбәлгән соргылт күзләрен зур ачып, гаҗәпләнүен яшерә алмыйча:– Әни, кара әле, гап-гади кәгазь әйме? Кеше талаштыра торган кәгазь, – ди торган иде. – Күп булсын иде әле шундый кәгазьләр, – дип, кулыннан тизрәк тартып алып, үзем һәм балалар гына белгән урынга яшереп куям...
Дөньяда минем иң-иң яраткан әйберем бар. Ул – акча! Кызым бәләкәй чакта купюраларны кечкенә куллары белән әйләндергәләп карый иде дә сораулы карашын төбәп, соргылт күзләрен зур ачып, гаҗәпләнүен яшерә алмыйча:
– Әни, кара әле, гап-гади кәгазь әйме? Кеше талаштыра торган кәгазь, – ди торган иде.
– Күп булсын иде әле шундый кәгазьләр, – дип, кулыннан тизрәк тартып алып, үзем һәм балалар гына белгән урынга яшереп куям.
Малайларларның яшәү принцплары икенче төрлерәк, алар:
– Акчаның кереп торганы, чыгып торганы яхшы, – дип, уйлаганнарын ачыктан-ачык белдерәләр.
Мин бары кереп торганын гына яратам. Миңа ул күпме булса да җитми, гел кирәк тә кирәк. Ә иремнең кесәсендә егерме тиенлек кенә булса да, җим тапкан әтәч кебек кыткылдап тик тора: я магазинга йөгерә, я берерсенә бирә, я һич югы төшереп калдырып югалта. Аның өчен акча күренеп тора торган җирдә, бигрәк тә, кесәдә торырга тиеш түгел. Шуңа мин аны күзгә чалынмый торганрак, эзләгәнгә тиз генә табылмый торган урынга качырып куям. Күпме булса да бер кайчан да җитмәде. Аңламыйм, мин акча колымы, әллә акча минем колыммы?
Урам буенда әйбер сатып йөрүчеләр белән ничек бәхәсләшсәм бәхәсләшәм, әмма, сатулашып, товарларын ярты бәягә алып калам. Әйбер җыеп йөрүчеләргә (йондыр, иттер, тимердер, иске аккумулятор һ. б.) ике бәягә тапшырам. Өйдәгеләр миннән көлә. Кибеттә, танышларым кырында басып торганда, кыска гына вакыт эчендә, нинди әйбер булуга карамастан, шәп кенә реклама биреп, байтак кына товарларын сатарга булышам. “Синнән шәп сатучы, чыгар иде, акча суга беләсең”, – диләр мине белгәннәр. Кулымнан килә торган эш түгел. Телем генә шәп әйләнә. Иң жәле – тәмәкегә һәм аракыга сарыф ителгән акча. Ни кыланып, аны үз теләгең белән агуга алмаштырмак кирәк? Икесе дә – акча кортлары, сиздерми генә, рәхәтләнеп, төрле яклап кимереп кенә торалар. Акчаны, учыма йомарлап, кысып тотарга тырышсам да тәмле әйберләр, үземә матур кием, якыннарыма һәм дусларыма кыйммәтле бүләкләр алырга, хәергә бирергә беркайчанда кызганганмыйм. Акчаны шул кадәр яратам, алай гына да түгел, җанымдай якын күрәм. Аны көрәп алган кешегә бөтенләй икенче күз белән кызыгыплар карыйм. Акчаны никадәр ныграк яратсаң, ул да сине шулай ярата, кесәңә керү юлларын эзләп кенә тора.
Акчаның исе юк, диләр. Нишләп булмасын инде. Аңардан да тәмлерәк исле әйберне күргәнем юк әле минем. Ул исне мин әллә каян сизәм. Мин моны кешеләрдән яшермим. Дөньяда аны миннән дә ныграк яраткан кеше юктыр, дип уйлап йөри идем. Бар икән. Аның сөйләгәннәрен ис-акылым китеп тыңлап тордым.
Район үзәгенә йомышым төшеп барган идем. Эшләремне бетереп, кайтырга әзерләнеп йөргәндә, сабакташымны очраттым. Ул мәктәпне тәмамлагач та Себер ягына чыгып киткән иде, кияүгә барып, шунда төпләнеп калды. Ялга кайткан вакытларында ничәдер елга бер тапкыр кибет тирәсендә очраштыргалаштырып, аягөсте генә хәл-әхвәл белешәбез. Район үзәгендә очрагач, әллә кафега кереп утырырга микән, дигән уй булса да, машиналарында мин дә сыярлык урын бары билгеле булгач:
– Мин өйдә ялгызым гына, кайтышлый безгә кереп рәхәтләнеп, иркенләп бер чәйләп утырыйк, – дигәч, ул каршы килмәде.
Без очрашкан урында борын төбендә генә азык-төлек кибете бар, шунда кереп чыгарга булдык. Тиз генә өстәлгә куярдай әйберләр алдым да касса янына килеп бастым. Гөлфия мин киткәндә, йөз илле грамм карамель салынган полиэтилен пакетның хакын карап ничек әйләндергәләп торган булса, һаман бер үзгәрешсез, шуны карый. Күреп торам, акча туздырасы килмәгәнгә ошап тора.
– Гөлфия, – син миңа күчтәнәч карыйсыңмы әллә? Кирәкми, өйдә конфетның ниндиен телисең, шуңардан күп нәрсә юк.
– Себердән кайтып, кешегә буш кереп булмый инде.
– Мә, алайса, – киштәдән алып кулына кара икмәк тотырдым.
Юлда кайтканда, оныклар турында сөйләшеп алдык. Мин тагы ике сабакташка шалтыратып, Гөлфиянең кайтуы турында хәбәр биреп, чәйгә чакырдым. Гөлфиянең әнисе күрше авылда яши, ире дә район үзәгенә барып йөрмичә, шунда әбисе янында өйдә калган. Машина белән керергә урам пычрак, дигән сылтау белән, рульдәге энесе авыл башында ук калды. Гөлфиянең апасы, сеңлесе белән мәте ярып кайтып кергәндә, классташларым Гүзәл һәм Рәзинә килеп җиткәннәр иде инде. Өстәл артына утырдык. Һәркайсыбыз үзебезнең ничә сум пенсия алуы хакында сөйлибез. Ничә әйтсәң, бөтен яңалыгыбыз шул. Хөкүмәттән бушка акча ала башлаганга, ел да юк бит әле. Себердә дә эшләгәч, Гөлфия ялга алдарак чыкты, ул безнең класска күчми калган иде. Аның каравы, без өч классташның пенсиясен бергә кушсак, аныкы кадәре була. Мин мәктәптән кайтып кермичә укыттым. Рәзинә югары белемле булса да, һөнәре буенча эш булмаганлыктан, заводта буран дими, кар дими, кирпеч өйде. Гүзәл ике урында эшләде: иртәнге якта, көтүдән торып, халыктан сөт җыйды, аннан колхоз эшенә чапты. Пенсиябезгә канәгать булып, эштән тәмам арып, яшебез җитү белән, ялга туктадык. Акча яраткан Гөлфия, нәфсесенә хуҗа була алмыйча, эшләп тә йөри икән. Без сабыр гына, ак сакаллы карт күргәндәй, авызыбызны ачып, кунакчыллык күрсәп, күбрәк кунакны тыңлыйбыз.
– Эшлим, нигә эшләмим акча яратам. Пенсиягә чыккач, электр хисаплау приборлары тикшерүчесе эшендә эшлим.
– Эшләргә иде шул кибетеңдә сатучы гына булып. Ничә әйтсәң дә өйрәнгән эш. Өйрәнгән яу сугышырга яхшы диләр, – дип сүз кыстыра, тыйнак кына итеп, Гүзәл.
– Кызлар, кеше алдап чистый җиләп туктадым.
Рәзинә белән мин, тормышта өч тиенлек тә тәҗрибәбез юк, югары уку йорты тәмамлаган ике тере мәя, җебеп акканнар, күзебез маңгайга менде, икебез берьюлы:
– Ничек инде, кеше тикле кешене алдап була? – дибез, чынлап торып исебез китеп.
– Акча яратсаң, алдыйсың инде. Я сатып алучы күрмәгәндә генә, гел кесәңдә генә йөртә торган магнитыңны үлгәүгә беркетеп куясың.
– Магнитның авырлыгы инде, ничә грамм? Ул алдауга керәмени?
– Көне буе шәһәр магазинында ару гына җыела ул. Алучы да кыйммәтле әйберне күпләп алмый, ике йөз грамлап кына сорый. Аның киеменә, товарына карап, бер-ике счет төймәсе белән алдыйсың. Берсендә шулай бер мужик, аласы әйберен алгач, тәрәзә кырындагы җылыткыч торбасы янына барып, кайтарып биргән акчаны чутлады-чутлады да яңадан килде:
– Исәпләп карагыз әле, сез дөрес бирмәгәнсез, бугай, – ди.
Әйберләрен үлчәп, үзенә сиздермичә, күзенә туры карап елмаям, май урлаган мәче шикелле боргаланам, тәвәкәлләп, ике счет төймәсен өстәдем дә үземнең хаклыкны исбатлап җибәрдем. Ул тагы тәре баганасыдай шунда барып басты, читтән генә күзәтәм: тагы исәпләргә тотынды, күзләрен челт-челт йомгалап, атлы казак сыман тагы каршыма килеп басты:
– Нишләптер, минеке икенче төрле чыга. Әллә мин ялгышам, әллә сез? – ди.
Сер бирмим, әйтерсең бар да ал да гөл:
– Көтеп торыгыз, чират бетсен, аннан иркенләп чутлашырбыз, – дип, елмайган булам. Азык-төлек магазинда чират бетәмени.
Шулай, төрле хәлләр булгалады анда эшләү дәверендә. Очсызлы колбасаларны кыйбатлы хакка саткаладым. Бер-берсенә охшаган колбасалар китерәләр: бернәрсәсе белән дә аерылмый, хаклары белән генә аерыла. Аларны барсын бер хактан үткәрәсең.
Без авызыбызны ачып тыңлыйбыз, кунагыбыз тәмләп-тәмләп рәхәтләнеп сөйли. Чыннан да искитәрлек хәлләр була икән. Абрикос, виноград кебек кыйбатлы җимешләргә, үзләре ашап туйгач, су кушалар икән. Ни өченме? Су кушкач, алар бозыла. Бу азыкны гамәлдән чыгарып, яраксызлыгы турында акт төзиләр. Срогы үткән азык-түлек белән дә шундый ук хәл икән. Аларны яшереп куеп берничә тапкыр акт төзетү, начальствога сиздерми генә яңадан сату кебек, минем өчен бөтенләй ят булган тагы әллә нинди вакыйгалар кереп китте әңгәмәбез. Сүзне икенчегә борсак та, темасы шул ук акча яратуга кайтып калды.
Иң яратмаганы акча түгү икән.
– Бервакыт, су краннарын каратырга слесарь чакырдык. Ул килгәндә, ишек бикле булганлыктан, яңадан килгән. Эшен бетереп, акчасын алгач:
– Мин сезгә ике тапкыр килдем, чакырганыгыз өчен, йөз илле ике рәт килгән өчен өч йөз сум түләргә тиешсез, – дип чыгып китми тора.
– Кая квитанцияң бармы, квитанция язмасаң, түләмим, – дим.
– Иртәгә алып киләм.
– Иртәгә түләрмен!
Башкача килмәде. Килеп, өйдә булмадыкмы? Үземне хисаплау приборын карарга чакырсалар, вызов өчен ике йөз иллене суырмыйча китмим. Әле ирем эчми. Эчкән чакта айныткычта кундырып чыгарганнар. Бер төн куну биш йөз тора. Ике кич кунса, мең булачак. Минем нишләячәкне белгән ир икенче көнне үзен китерткән. Түләмәдем. Башларын әйләндереп, ваннага кереп бикләндем дә суны бар көченә агызып куйдым. Тегеләр китмичә чыкмадым.
– Иреңне калдырдылармы соң?
– Акча түләмәгәч, кем калдырсын?
– Ничек чыккан?
Аның ни әйткәнен көтәргә түземлегем калмады:
– Авыл хатыннары юләр икән, исереп, ирләре кайтмаса, юллый чыга; берәр җирдә егылып ятмасын дип, эзләп ала. Рәзинәнең дә, Гүзәлнең дә ирләре эчми, ул яктан көяләнмиләр. Дөрес, минем үземнең, бәбкә саклаган карга кебек, артыннан йөргәнем юк. Ашаган мал болай да өенә кайта, шулай бит, кызлар, – дип ихлас кычкырып көлеп җибәрдем мин.
– Сукыр бер тиен кайтармаган ирне куенга алып, нәрсә дип яши торганнардыр? Эх, кызлар, дөресен генә әйткәндә, сез акча тәмен белмисе-е-ез, – дип елмайды Гөлфия, энҗедәй тезелеп торган тип-тигез, ап-ак тешләрен күрсәтеп. Ул барыбызга караганда да күпкә яшь күренә. Аның бу җөмләсе миңа (шулай ук акча яраткан кешегә), нигәдер, сезнең белән кызык түгел, дигән сымаграк яңгәрады.
– Саниянең каләменә эш табылды. Гөлфия, синең турыда нәрсә булса да язачак инде ул, – дип куйды күп укырга яраткан, аеруча минем иҗат белән кызыксынган Рәзинә.
– Интернеттан шигырьләрен укыган бар, – диде, исе китми генә, кунак бичәсе. – Кара әле, Сания, әгәр чынлап яза калсаң, минем исем фамилиямне үзгәртмә яме, – диде ул, табыннан кузгалганда.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк

Комментарии