Елмаю йөзне матурайтып кына калмый, акылыбыз, сәламәтлегебез өчен дә файдалы.

Ул йөрәк авыруларыннан, югары кан басымыннан менә дигән дару, шулай ук стрессны да бетерә. Хәтта елмаю турында өйрәнүче аерым бер фән дә бар, ул геотология дип атала Елмаюның шифасын үзегез дә сынап карый аласыз: әгәр дә иртә белән торуыгызга хәләл җефетегез елмаеп караса, ишегалдына чыккач, күршегез елмаеп исәнләшсә, эшкә килеп кергәч, хезмәттәшләрегез елмаеп, хәерле эш көне теләсә, көнегезнең матур, уңышлы үтәчәгенә ышаныч бар.

Комментарии

Комментариев нет.