Алып килдем әле авылданӘнкәемнең кул җылысын тоямИңнәремә аны ябынсам.Кышлар салкын бездә... ӘнкәемнеңМамык шәле саклар салкыннанЭх, әнкәем, бигрәк сагынам шулСагыш һаман китми җанымнан.Моңлы җырларыңны көн дә җырлыймСурәтеңне куеп каршымаӘ күңелем һаман көтә, әнкәйКушылырсың диеп җырыма.Кушылырсың да, икәү элеккечәҖырлар идек, әнкәй, парлашыпӘ әткәем тыңлап торыр идеБезгә карап...матур елмаеп....Иңнәремдә - шәлең, кулларымдаСинең сурәт миңа елмаяБәхетле бул, кызым - йолдызымДигән төсле миңа тоела.Истәлегең булып шәлең калдыМоңың калды йөрәк түремдәЯрдәмеңне һәрчак тоям, әнкәйСин - фәрештәм тормыш күгемдә.Рүзилә Гатауллина
Дуслык - Дружба
Әнкәемнең йомшак мамык шәлен
Алып килдем әле авылдан
Әнкәемнең кул җылысын тоям
Иңнәремә аны ябынсам.
Кышлар салкын бездә... Әнкәемнең
Мамык шәле саклар салкыннан
Эх, әнкәем, бигрәк сагынам шул
Сагыш һаман китми җанымнан.
Моңлы җырларыңны көн дә җырлыйм
Сурәтеңне куеп каршыма
Ә күңелем һаман көтә, әнкәй
Кушылырсың диеп җырыма.
Кушылырсың да, икәү элеккечә
Җырлар идек, әнкәй, парлашып
Ә әткәем тыңлап торыр иде
Безгә карап...матур елмаеп....
Иңнәремдә - шәлең, кулларымда
Синең сурәт миңа елмая
Бәхетле бул, кызым - йолдызым
Дигән төсле миңа тоела.
Истәлегең булып шәлең калды
Моңың калды йөрәк түремдә
Ярдәмеңне һәрчак тоям, әнкәй
Син - фәрештәм тормыш күгемдә.
Рүзилә Гатауллина