Ял итәргә баралар да,

Чит илдә рәхәт диләр.
Авылдагы чын рәхәтне,
Белмәгән, шулар сөйләр.
Иртән торгач, кырларга чык
Анда рәхәт, саф һава.
Туган җирен сөйгән кеше
Монда да рәхәт таба.
Урманга кер, нинди матур
Чәчәкле, кошлы алан.
Кыстамагыз, бармыйм әле
Авылымда гына калам.
Идел, Чулман елгасына,
Урман аша чыгасы
Орынып тора Мүкле күле,
Күренә Мишә елгасы.
Таулар дисәң, чолгап алган,
Төксер тау, Карташ тавы.
Нәби тавы, Хәсби тавы
Юк мондый таулар тагы.
Ераклардан, күп җирләрдән
Балыкка дип кайталар
Тоткан балыгын пешереп
Рәхәт табып яталар.
Каенлыкта җиләкләре
Исең-акылың китәрлек
Сипкән кебек чәчелгәннәр
Бар кешегә җитәрлек.
Табигатьнең гүзәл җире
Авылыма гашыйкь калам
Шул яшеллек уртасыннан
Чыгына сукмак салам
Иртүк хәтфә ярып барам
Күңелемә шатлык алам
Кочагыңнан җибәрмәче
Мин сиңа тугыры калам.
Рәмзия Давытева Хайруллина.

Ял итәргә баралар да, - 950012259398

Комментарии

  • Сб 15:55
    Чем не красота, очень красиво,а красоту надо создать построить и будет тогда и отдых не надо будет ехать за три девять стран и обагащать и вы кидывать свои финансы чужому государству странам куда слетали как перелетные птицы и ворье поставить на место,а так все видим и ничего не принимаем меры ни какие вот этим и пользуются наши верха..Поэтому молодеж надо обьединиться и начинать требовать боротся с этим произволом и воровством тогда будет не только красиво в Надыме и в татарстане тогда туристы и к нам потянутся,а Россия у нас большая......