Күрер өчен дөнья рәхәтен.Дуслар кирәк икән янәшәңдә,Җиңәр өчен дөнья зәхмәтен.Саулык китсә,күзгә күренми шул,Гомер буе тапкан малың да.Саулыгыңны кире кайтарырга,Бирер идең барын,барын да...Кая киткән,яшь чактагы дәртләр,Җиң сызганып эшкә барулар!Нигә шулай бик тиз килә икән,Тик сызланып утта янулар?!Я бер Раббым,аермачы зинһар,Аермачы зинһар саулыктан...Әзермен мин бары шуның өчен,Баш тартырга барлык байлыктан.Тезем чүгеп,саулык сорыйм синнән,Кабул итче минем теләкне...Сагышларга кабат салма зинһар,Телгәләнеп беткән йөрәкне..Халидә Асхадуллина
Дуслык - Дружба
Саулык кирәк икән, саулык кирәк,
Күрер өчен дөнья рәхәтен.
Дуслар кирәк икән янәшәңдә,
Җиңәр өчен дөнья зәхмәтен.
Саулык китсә,күзгә күренми шул,
Гомер буе тапкан малың да.
Саулыгыңны кире кайтарырга,
Бирер идең барын,барын да...
Кая киткән,яшь чактагы дәртләр,
Җиң сызганып эшкә барулар!
Нигә шулай бик тиз килә икән,
Тик сызланып утта янулар?!
Я бер Раббым,аермачы зинһар,
Аермачы зинһар саулыктан...
Әзермен мин бары шуның өчен,
Баш тартырга барлык байлыктан.
Тезем чүгеп,саулык сорыйм синнән,
Кабул итче минем теләкне...
Сагышларга кабат салма зинһар,
Телгәләнеп беткән йөрәкне..
Халидә Асхадуллина