Алар гаиләсендә тел, моң, җыр проблемасы юк.

Татар тәртипле, зыялы, белемле булырга тиеш, дигән фикердә һәрберсе. Моңа ничек ирешергә соң? Сорауга җавапны Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов гаиләсе белән бергәләп эзләдек.
#2024гаиләелы
Айдар Фәйзрахманов (бабай): Гаилә ул – бер-береңне аңлап, бер йодрык булып яшәү. Гаиләне туендыру – әти өстендә. Мин гел эштә идем. Мәрхүмә карчыгым Халисәм таянычым булды. Әмма балалар белән очрашканда, бар якны да кайгырттым. Яшәү тәмен югалтмасаң, тормыш та, гаиләң дә матур була.
Эльнар Яркәев (кияү): Гаилә ул – алмашка яңа буын тәрбияләүче оя. Киләчәкнең уңышлы, генетик кодларыбызның чиста, нык булуы – һәр кешенең мөһим бурычы.
Ирхан, онык (15 яшь): Гаилә ул – рәхәт урын, тынычлык, тәмле ризык, бер-береңә булышу, бергә күңелле итеп сәяхәт итү…
Айлин, онык (7 яшь): Гаилә ул – «супергеройлар» җыелган җир. Дөньядагы иң шәп урын.
Айдар абый кызлары, оныклары белән бары татарча аралаша. Оныклары кайчак берәр сүзне русча әйтсә, дәү әтиләре юри аңламаганга салыша. «Нәрсә дип әйттең, улым? Аңламыйм бит», – дигәч, тәрҗемә итәләр. Туган телгә мәхәббәт уятуы турында Айдар абый Фәйзрахманов болай дип сөйләде: – Авылга кайткач, оныкларга элеккеге гармуннарны алып уйнап күрсәтәм. Бу – зур тәрбия. Әтинең гармун уйнавы минем өчен үзе бер вакыйга иде. Бу – балалар күңеленә милләтебезнең аһәңен салу. «Татар милләте югалып бара», «Татарны кем тыңлый?» – диючеләр бар. Мин андый кешегә: «Син татар мохитеннән аерылып, чит төбәктә татар сүзен, моңын ишетмичә, берничә атна яшәп кара әле», – дим. Ун көнгә генә гастрольгә чыкканда да татар җырларын сагынып кайтам. Радионы ретро, релакс дулкынына күчереп, бер көн шулай йөрсәм, икенче көнне «Тәртип», «Китап» йә «Болгар» радиосын тыңлый башлыйм. Менә шушы халәтне балаларга сеңдереп калырга кирәк. Ул алар өчен сулар һава кебек ихтыяҗга әйләнергә тиеш. Татар теленә, милләтенә карата таләпләре булсын.
Айдар Фәйзрахманов Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамблен 22 ел җитәкли. Шушы вакыт эчендә 39 илдә 50 мәртәбә булган алар. Кайда гына йөрсә дә, милләткә карата башкаларның соклану хисен тоя. Артистларга да: «Үзегезнең татар булуыгыз белән горурланып яшәгез», – дип әйтә. – Безнең җырларны төрле милләт вәкилләре тыңлый һәм аңлыйлар да, чөнки ул милли. Безгә шушы орлыкны югалтмаска гына кирәк. Татар тәртипле, ул тәртипсез була алмый. Ул безнең дингә, денгә салынган. Болар барысы да гаиләдән килә, – ди Татарстанның халык артисты.
Чулпан һәм Эльнар Яркәевләр гаиләдә татарча сөйләшә, әмма башка телләргә дә урын бирәләр. – Туган телеңне яхшы белсәң, татарча фикерли алсаң, бик әйбәт. Чит телне дә белергә кирәк. Ул бит – аралашу, дөнья күрү дигән сүз. Без коммуникация, технологияләр, интернет чорында яшибез. Тарихны да белергә кирәк. Тамырларыңның кая барып тоташуы да мөһим, – ди Эльнар. Чулпан рус мәктәбендә укыган. Балалары да татар гимназияләрендә белем алмый. Ләкин өйдә татар мохите булгач, балалары телне белеп үсә. Рус әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп тә сөйли икән аларга. – Кайчак рус теленә күчсәк, олы улым Ирхан барыбер энкәшенә татарча дәшә. Менә шунысы сөендерә. Татар җырларын яратып тыңлыйлар. Бу – ана сөте белән кергән нәрсә. Без булдыра алганча, телне саклап калырга тырышабыз. Оябыздагы халәт балаларга да күчәр дип ышанам, – ди Чулпан Яркәева.
Төпчек кыз Айгөл Закировадан да телгә мөнәсәбәтен сораштык. Ул – чит телләр белгече, инглиз теле укытучысы. – Гаиләдә ирем белән өч телдә аралашабыз. Улыбыз Рафаэльгә – 4 яшь. Ул да өч телдә сөйләшә. Сабыем туганчы ук, аны өч телгә өйрәтергә ниятләгән идем. Өйдә татарча сөйләшсәң, бала да өйрәнә. Әмма татар бакчасына йөреп, татар мәктәбендә укып кына, гаиләдә һәм дуслары белән татарча сөйләшмиләр икән, бала өйрәнә алмаячак. Бу инглиз теленә дә, татар теленә дә кагыла, – ди Айгөл. – Гореф-гадәтләрне дә өйдә өйрәтәбез. Татар телен өйрәнү өчен «Туган тел»не яттан сөйләтү, татар әкиятләре уку, татарча чараларга йөртү, милли костюм кидертү генә җитми. Гаиләдә телгә карата ярату булырга тиеш. Өйдә мин күбрәк инглиз телен алып барам, ирем, әби-бабайлары белән балалар татарча сөйләшә. Тәрбия Айдар Фәйзрахманов фикеренчә, тәрбия ул – үзеңнең үрнәк күрсәтүең. «Гаиләдә барысы да безнең үрнәктә барды. Халисә һәм Айдар тәртипле яши икән, балалар да шуларга охшарга тырыша. Алар – синең көзгедәге чагылышың», – ди Айдар Фәйзрахманов. Милләтебезнең яшәү рәвешен, телен, сәнгати юнәлешен, башка халыкларга толерантлыкны, матур мөнәсәбәтләр кора белүне балаларына Халисә апа белән бергәләп салган алар. Ике кызны – Чулпан белән Айгөлне – алтын бөртеге кебек үстергәннәр. Алар икесе дә халыкка хезмәт итә. Чулпан белән Эльнар балалары Ирхан, Айлин, Ирекне тәрбияли. Айгөл белән Русланда онык Рафаэль үсә.
– Дәү әти, әти балаларга кыйбла, матур үрнәк булырга тиеш. Безнең авылда да шулай иде. Әтинең аш өстәле янында – үз урыны. Кашыгы, тәлинкәсенә берәү дә тими иде. Ул кашыгын алмыйча, берәү дә ашарга утырмый. Мәҗбүри куелган әйбер түгел. Олыларга хөрмәт булырга тиеш. Гаиләдә ничек тәрбияләнсәң, җәмгыятьтә дә шундый буласың, – ди Айдар әфәнде. Айгөл Закирова әйтүенчә, әнисе тугрылыкка, әтиләре хезмәткә, тәртипкә, җитезлеккә өйрәткән. – Әти кисәтүне дә юмор белән ясый иде. Ишек төбендә аяк киемнәре як-якка караса, «Кара, бер аягың – бер, икенчесе икенче аякка караган бит», – дия иде. Без, шуннан аңлап, рәтләп куя идек, – ди Айгөл, кечкенә чагын искә төшереп. Яркәевләр гаиләсендә «шуны гына эшлә» дигән принцип юк. Нәрсә телисең, шуны эшлә – әмма ул уңай булсын. Рәхим итеп спорт, музыка белән шөгыльлән, рәсем, кул эшләнмәләре яса. «Кайчакта баланы нинди булса шөгыльгә кулыннан тотып өйрәтмәсәң, кызыксынуы кабынмаска да мөмкин. Менә шуны да аңларга кирәк», – ди Эльнар Яркәев. Эльнар да, балалар олыларга карап тәрбияләнә, дигән фикердә. Син ничек сөйләшәсең, алар да шуны кабатлый. «Тәрбиялим дип, гел нәрсәнедер тукып, сүгеп булмый. Дәшми торып та тәрбияләп була. Әни безгә бер генә карап куя иде, шундук аңлый идек», – ди Эльнар, әнисе – «Күчтәнәч» тапшыруын алып баручы Әлфинур апа Хисами турында.
Айдар Фәйзрахманов буыннар бәйләнеше сакланырга тиеш, дигән фикердә. Рухи халәт һәрвакыт нык, сәламәт булсын. Фәйзрахмановлар шәҗәрәләрен төзегән. Айдар абый оныкларына җиденче буын була. Күптән түгел туган нигезендә гаилә ядкарьләреннән музей булдырган.
– Чормага менсәм дә, сарайга чыксам да, күпме әйбер ята. Хатирәләргә күмеләм. Халисәне югалтуны бик авыр кичердем. Нишләргә белмичә аптырап йөрим. Ярты елдан соң күңелгә: «Айдар, ник син бу әйберләрне болай яткырасың?» – дигән уй килде. 200гә якын экспонатны бергә тупладым. Кайткан саен, һәрберсен юам, сөртәм. Бер бүлмәдә музей ясадым. Шунда экспонатларны элдем. Алар арасында, мин тугач, әтием Арча базарыннан алып кайткан бишек тә, гаиләбез белән төшкән фото, әнинең сепараторы, әтинең эш кораллары, гамуннар да, медальләр дә бар, – ди ул. Ул туган нигезе Арча районының Урта Бирәзә авылына сукмакларын суытмый. Авылга юл салдыру өчен 4 ел йөргән ул. Асфальт кергәч, нибары 40 хуҗалыгы булган авыл 101легә әйләнгән. Авыл бабайлары, кочаклап: «Авылны колагыннан тартып чыгардың бит», – диләр. Татарстан Рәисе программасы буенча мәдәният йорты салдырырга булыша. Кылган игелекле эшләрен авылдашлары онытмый. Газы-суы, юлы бар, мәдәният йорты бар. Айдар абый авылга шатланып кайта. Тамырлары шунда бит аның.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/150420/?ysclid=m2hvmjorzu374792767 © Ватаным Татарстан

Алар гаиләсендә тел, моң, җыр проблемасы юк. - 960241865585
Алар гаиләсендә тел, моң, җыр проблемасы юк. - 960241866353
Алар гаиләсендә тел, моң, җыр проблемасы юк. - 960241866097
Алар гаиләсендә тел, моң, җыр проблемасы юк. - 960241866609
Алар гаиләсендә тел, моң, җыр проблемасы юк. - 960241866865
Алар гаиләсендә тел, моң, җыр проблемасы юк. - 960241865841

Комментарии

  • 23 окт 2024 06:42
    Бик матур гаиля,урнякле гаиля, ряхмят сезгя Барыгызга, алдагы коннярегездя унышлы, урнякле, гомерле булсын иншалла
  • 30 окт 2024 02:00
    Ил агасы,гаиля аксакалы Айдар эфендегэ Зур хормят