📍Бүген Христиан динен тотучылар, шул исәптән, керәшеннәр иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Раштуа бәйрәмен билгеләп үтә.

📍Шунысы кызык, Раштуа бәйрәменә бәйле гадәтләр, керәшеннәрдән тыш, татарның башка этник төркемнәренә, шул исәптән мишәрләргә, Чүпче буе (Киров өлкәсе Слободской районы, Удмуртиянең төньяк районнары) татарларына да билгеле.
Сөйләш үзенчәлекләрендә аның 'раждиства', 'раштау', 'раштуwа', 'раштыва' дип аталган фонетик вариантлары да бар.
📍Халкыбыз күпъеллык күзәтүләренә нигезләнеп, Раштуа көне белән бәйле төрле сынамышларын да булдырган. Мәсәлән,
📌Бу көнне кар яуса, иген уңышы мул була;
📌Җил карны себертсә, байлык, муллык килә;
📌Өй кыегына кар ятса, арыш һәм печән биек булып үсә;
📌Буран булса, умарта оясы яхшы аера;
📌Раштуада агачлар бәсләнсә – бөртекле ашлык, төн аяз булса – борчак, чана юлы шома булса - карабодай уңа;
📌Тәрәзәдәге арышка охшаган бизәкләр аска таба салынып торса, яхшы уңыш булачагына ишарә;
📌Раштуадан соң һава ничек торса, Питраудан соң да шулай килә.
📍Раштуа көннәре теләкләр тели торган вакыт та. Моның сәбәбе - бу көннәрдә теләгән теләк кабул була дип ышану.
Әлеге бәйрәм көннәрендә глазов татарларында бер-берләренең өйләренә кереп, теләкләр тели-тели котлап йөрү гадәте булган.
Мәсәлән:
"Яңа елыгыз котлы булсын,
Ашлыкларыгыз якшы булсын,
Башак өстенә башак үссен,
Сыерыгыз сөтле булсын,
Сыерыгыз тана бозауласын,
Тыныч заманнар булсын".
Котлап кергәннәргә хуҗалар акча, чикләвек, конфет ишене бирә торган булганнар.
📍Ә менә Касыйм татарларында Раштуа белән котлап керүчеләр керә-керешкә хуҗалар өстенә бөртекле ашлык сибеп, түбәндәге теләкләрне тели торган булганнар:
"Киленең ул тапсын,
Сыерың тана бозауласын,
Алашаң кымласын (колынласын),
Йортың тыныч,
Тәнең сау булсын", - дигәннәр.
#йолаларыбыз
❓Ә сез Раштуа көннәрендә якыннарыгызга нинди теләкләр теләр идегез?

📍Бүген Христиан динен тотучылар, шул исәптән, керәшеннәр иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Раштуа бәйрәмен билгеләп үтә. - 962068778865

Комментарии

Комментариев нет.