Офыккача кар...Шулкадәр якты, якты, яп-якты.Әй чапты атлар шул киңлекләрдән,Туктамый чапты,чапты,чапты,чапты.Башланды фасыллар талашы!Күктән жиргә сикердеҖирән алаша,аунады...Үкенечкә калмады —Яллары офыкка сибелде,Ябагасы – карга:Җем-җем!Җем-җем!Сузылдылар язгаКүгелҗем урамнар.Ә андаАп-ак киңлекләр!Офыккача кар…Шулкадәр якты, якты, яп-якты.Әй чапты атлар шул киңлекләрдән,Туктамый чапты,чапты,чапты,чапты...#бу_көн_туган_көнШагыйрь, прозаик РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА (23.01.1962)
Татар ядкарьләре
Ап-ак киңлекләр!
Офыккача кар...
Шулкадәр якты, якты, яп-якты.
Әй чапты атлар шул киңлекләрдән,
Туктамый чапты,
чапты,
чапты,
чапты.
Башланды фасыллар талашы!
Күктән жиргә сикерде
Җирән алаша,
аунады...
Үкенечкә калмады —
Яллары офыкка сибелде,
Ябагасы – карга:
Җем-җем!
Җем-җем!
Сузылдылар язга
Күгелҗем урамнар.
Ә анда
Ап-ак киңлекләр!
Офыккача кар…
Шулкадәр якты, якты, яп-якты.
Әй чапты атлар шул киңлекләрдән,
Туктамый чапты,
чапты,
чапты,
чапты...
#бу_көн_туган_көн
Шагыйрь, прозаик РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА (23.01.1962)