Күрер идем туганнарымны.Онытмады микән дус-ишләрем?Урамнарым мине танырмы?Бик кайтасым килә Туган якка,Басар өчен йөрәк сагышын.Бер мизгелгә генә булса да дип,Туктатырга гомер агышын.Төшләремдә туган якка кайтам,Урамнарын буйлыйм тын гына.Чыр-чу узган гамсез балачакныЭзләп төшәм инеш буена.Эчтән генә дога көйли-көйли,Каршы тауга да менәм имеш.Дала бөркетедәй очып йөримКулларны канат иткән килеш.Уянам да моңсу уйга талам,Чынбарлыкта чит-ят урамнар...Кискән телем кире ябышмый шул,Төштә генә безнең хыяллар.Илдә муллык...картлар өчен генә,Каян аласы да, каян табасы?..Гомер буе Илгә билен бөгеп,Бөлгенлектә яши адәм баласы.Хәким Гали#укы
УКЫ Татарстан . Казань . Татарча
Туган якка кайту хыялымда,
Күрер идем туганнарымны.
Онытмады микән дус-ишләрем?
Урамнарым мине танырмы?
Бик кайтасым килә Туган якка,
Басар өчен йөрәк сагышын.
Бер мизгелгә генә булса да дип,
Туктатырга гомер агышын.
Төшләремдә туган якка кайтам,
Урамнарын буйлыйм тын гына.
Чыр-чу узган гамсез балачакны
Эзләп төшәм инеш буена.
Эчтән генә дога көйли-көйли,
Каршы тауга да менәм имеш.
Дала бөркетедәй очып йөрим
Кулларны канат иткән килеш.
Уянам да моңсу уйга талам,
Чынбарлыкта чит-ят урамнар...
Кискән телем кире ябышмый шул,
Төштә генә безнең хыяллар.
Илдә муллык...картлар өчен генә,
Каян аласы да, каян табасы?..
Гомер буе Илгә билен бөгеп,
Бөлгенлектә яши адәм баласы.
Хәким Гали
#укы