“Мин төрлесен күрдем...” – диде дин галиме,Сорау белән аңа мөрәҗәгать иткәч.“Син дә, углан, чагыштырып кара әле:Бәлки, аңларсың асылын, вакыт үткәч...Күрдем мин зур планнар корган бушбугазны,Әллә ниләр эшлим, дип мактанып торган.Ләкин олпатлылык һәм затлылык таптымШул кешедә, кем дәшмичә гамәл кылган.Читтән караганда, олы кадер-гыйззәтБашын югарыга чөеп тотучыда.Әмма чын дәрәҗә - абруй башын иеп,Түбәнчелек белән сәҗдә кылучыда.Күрдем мин искиткеч нәфис савытларданРәхәтләнеп тәмле ризык ашаучыны.Тик газамәтлелек, мәһабәтлек бизиИхлас күңел белән руза тотучыны...Зур байлыкка, мал-мөлкәткә ия булганКешеләрне күреп мин зур гыйбрәт алдым:Зәкәт-сәдакасын биргән мөэмин генәБәрәкәткә ия – шуннан хәйран калдым.Сәфәр кылып диңгез буйларына барган,Шунда ләззәтләнеп кайткан кеше түгел,Кызу ташлар арасында Хаҗ гамәленКылган кеше – чын бәхеткә ия күңел.Матур милли көйләр сузган җырчыларныКоръән укучыга һич тә иш итмәдем,Чөнки изге Коръән аятеннән битәрМин зиннәтле моңны әле ишетмәдем.Күрдем мин бик купшы, затлы кием беләнТышкы кыяфәтен бизәп йөрүчене.Әмма сокландыргыч күркәм булып таптымНурлы күңел белән гомер итүчене.Иман белән яктыртылган нурлы күңелАдәм балаларын сәгадәткә илтә.Ә томана имансызлык ул шөбһәлеАдаштыра торган хәтәр юлдан йөртә.Дөнья фәнен үзләштергән тәртипсезнеКүргәч, мин шундый фикергә килдем, углан:Шушы бәндә фәнгә караганда күбрәкДингә, рухи тәрбиягә мохтаҗ булган.Имансызлык, җәһилият – хәерчелек,Иң зур байлык – иман, иң кыйммәтле мирас –Дини белем, күркәм холык, инсафлылык:Аңа ия булучылар харап булмас”.Бик борчыган соравыма җавап биргәч,Озатканда галим өстәп әйтте: “Уйла.Мин төрлесен күрдем. Кайсы хәерлерәк –Син дә, углан, чыгыштырып карап сайла”...Ришат Курамшин#укы
УКЫ Татарстан . Казань . Татарча
..
“Мин төрлесен күрдем...” – диде дин галиме,
Сорау белән аңа мөрәҗәгать иткәч.
“Син дә, углан, чагыштырып кара әле:
Бәлки, аңларсың асылын, вакыт үткәч...
Күрдем мин зур планнар корган бушбугазны,
Әллә ниләр эшлим, дип мактанып торган.
Ләкин олпатлылык һәм затлылык таптым
Шул кешедә, кем дәшмичә гамәл кылган.
Читтән караганда, олы кадер-гыйззәт
Башын югарыга чөеп тотучыда.
Әмма чын дәрәҗә - абруй башын иеп,
Түбәнчелек белән сәҗдә кылучыда.
Күрдем мин искиткеч нәфис савытлардан
Рәхәтләнеп тәмле ризык ашаучыны.
Тик газамәтлелек, мәһабәтлек бизи
Ихлас күңел белән руза тотучыны...
Зур байлыкка, мал-мөлкәткә ия булган
Кешеләрне күреп мин зур гыйбрәт алдым:
Зәкәт-сәдакасын биргән мөэмин генә
Бәрәкәткә ия – шуннан хәйран калдым.
Сәфәр кылып диңгез буйларына барган,
Шунда ләззәтләнеп кайткан кеше түгел,
Кызу ташлар арасында Хаҗ гамәлен
Кылган кеше – чын бәхеткә ия күңел.
Матур милли көйләр сузган җырчыларны
Коръән укучыга һич тә иш итмәдем,
Чөнки изге Коръән аятеннән битәр
Мин зиннәтле моңны әле ишетмәдем.
Күрдем мин бик купшы, затлы кием белән
Тышкы кыяфәтен бизәп йөрүчене.
Әмма сокландыргыч күркәм булып таптым
Нурлы күңел белән гомер итүчене.
Иман белән яктыртылган нурлы күңел
Адәм балаларын сәгадәткә илтә.
Ә томана имансызлык ул шөбһәле
Адаштыра торган хәтәр юлдан йөртә.
Дөнья фәнен үзләштергән тәртипсезне
Күргәч, мин шундый фикергә килдем, углан:
Шушы бәндә фәнгә караганда күбрәк
Дингә, рухи тәрбиягә мохтаҗ булган.
Имансызлык, җәһилият – хәерчелек,
Иң зур байлык – иман, иң кыйммәтле мирас –
Дини белем, күркәм холык, инсафлылык:
Аңа ия булучылар харап булмас”.
Бик борчыган соравыма җавап биргәч,
Озатканда галим өстәп әйтте: “Уйла.
Мин төрлесен күрдем. Кайсы хәерлерәк –
Син дә, углан, чыгыштырып карап сайла”...
Ришат Курамшин
#укы