Тәкъдирләрдә ниләр? Кем белгән...Һәркем гомере ахыры санап кынаТормыш дисбесенә тезелгән.Китеп бара дуслар япь-яшь килешКүңелләрне авыр яралап.Әллә инде эзләп йөри үлемЯхшыларын сайлап, аралап...Ирешелгән һәрбер уңышларгаИнде, дисең, куанып яшәргә,Ләкин йөрәк кинәт эштән чыга,Дуслар китә күмеп яшьләргә...Китә дуслар... Мәңгелеккә күчә...Беркем кайтмый анда киткәннәр.Ходай бирсен әҗер-савапларын,Онытмасын инде исәннәр.Догаларда искә алыйк һәрчак,Иркен, якты булсын гүрләре.Рәхмәте киң! Аллаһыдан сорыйк:Оҗмахларның булсын түрләре...Разиль Хәсәнов#укы
УКЫ Татарстан . Казань . Татарча
Язмышлардан барыбер узмышлар юк,
Тәкъдирләрдә ниләр? Кем белгән...
Һәркем гомере ахыры санап кына
Тормыш дисбесенә тезелгән.
Китеп бара дуслар япь-яшь килеш
Күңелләрне авыр яралап.
Әллә инде эзләп йөри үлем
Яхшыларын сайлап, аралап...
Ирешелгән һәрбер уңышларга
Инде, дисең, куанып яшәргә,
Ләкин йөрәк кинәт эштән чыга,
Дуслар китә күмеп яшьләргә...
Китә дуслар... Мәңгелеккә күчә...
Беркем кайтмый анда киткәннәр.
Ходай бирсен әҗер-савапларын,
Онытмасын инде исәннәр.
Догаларда искә алыйк һәрчак,
Иркен, якты булсын гүрләре.
Рәхмәте киң! Аллаһыдан сорыйк:
Оҗмахларның булсын түрләре...
Разиль Хәсәнов
#укы