Шиңә калса бары бер гөле –Таң атуга минем дошманымаБу турыда инде билгеле.Әллә кайдан читтән күреп тора,Барган чакта юлда адашсам.Тик күрми ул, аяз төндә әгәрЙолдызларга кадәр мин ашсам.Кешеләргә әйтер, кайгылы, дип,Сөенечтән әгәр еласам.Тик кул сузмас, дулкыннарга чумыпКичкән чакта кайгы елгасын.Ул һәрвакыт көләч, шаян булыр,Ачуланмас һич тә, каргамас.Итагатьле, тыйнак сүзләр сөйләр,Тик күземә туры карамас....Дошманыма карап юлга салам,Үзгәртәм мин тормыш агышын.Ул булмаса, каян белер идем:Кайсы дөрес, кайсы ялгышым.Разил Вәлиев#укы
УКЫ Татарстан . Казань . Татарча
Төн үткәнче күңлем бакчасының
Шиңә калса бары бер гөле –
Таң атуга минем дошманыма
Бу турыда инде билгеле.
Әллә кайдан читтән күреп тора,
Барган чакта юлда адашсам.
Тик күрми ул, аяз төндә әгәр
Йолдызларга кадәр мин ашсам.
Кешеләргә әйтер, кайгылы, дип,
Сөенечтән әгәр еласам.
Тик кул сузмас, дулкыннарга чумып
Кичкән чакта кайгы елгасын.
Ул һәрвакыт көләч, шаян булыр,
Ачуланмас һич тә, каргамас.
Итагатьле, тыйнак сүзләр сөйләр,
Тик күземә туры карамас.
...Дошманыма карап юлга салам,
Үзгәртәм мин тормыш агышын.
Ул булмаса, каян белер идем:
Кайсы дөрес, кайсы ялгышым.
Разил Вәлиев
#укы