Киткәннәрне сагынам...

ташлап түгел...
Күкләр алганнарны юксынам...
Еллар үтеп, алыштырыр кеше
Сөйгәннәрне бүтән юк сыман...
Мин генәме күкләр гөмбәзенә
Кулын сузып төнен ялварган:
"Кайтарыгыз аны, тик бер көнгә,
Бер сәгатькә бары яңадан..."
Белде микән күзен йомганда ул
Өзелеп сөйгән кеше булганын?
Читтән генә һаман күрә микән
Күзләремә яшьләр тулганын?
Мәңгелеккә ташлап киткән чакта
Ни уйлады икән күңеле?
Бәхетсезе итеп җир шарында
Калдыруы гаеп түгелме?
"Вакыт үткәч, онытыла" диләр...
Булмас диләр әрнү, өзлегү...
Онытылмый. Бары гомерлеккә
Йөрәкләрдә кала тилмерү...
Лилия Шәймиева
#укы

Киткәннәрне сагынам...ташлап түгел... - 952880121638

Комментарии