“Бушатабыз” имеш бүгенне!Иртәгәгә сылтап, әйтерсең дә,Кичектереп була гомерне!Иртәгәгә, дибез күрешүне.(Көтсен әйдә көткән кешеләр!)Кырык җирдә кырык мәшәкать бар –Без бит бүген “каты эшлеләр”!Иртәгәгә калган ниятләрнеңҮкенече кала йөрәктә.Сүнә бара бәхет мизгелләреҮтәлмәгән һәрбер теләктә.Иртәгәсен килер кебек бәхет...Бүгенгесе күзгә күренми...Ләкин бәхет бит ул шундый нәрсә –Безгә кирәк чакта бирелми...Иртәгәнең дә бит үз саны бар.Югалтмаска иде бүгенне.Иртәгәгә сылтап бар ниятне,Кичектереп булмый гомерне...Физәлия Дәүләтгәрәева#укы
УКЫ Татарстан . Казань . Татарча
Иртәгәгә, дибез, иртәгәгә!
“Бушатабыз” имеш бүгенне!
Иртәгәгә сылтап, әйтерсең дә,
Кичектереп була гомерне!
Иртәгәгә, дибез күрешүне.
(Көтсен әйдә көткән кешеләр!)
Кырык җирдә кырык мәшәкать бар –
Без бит бүген “каты эшлеләр”!
Иртәгәгә калган ниятләрнең
Үкенече кала йөрәктә.
Сүнә бара бәхет мизгелләре
Үтәлмәгән һәрбер теләктә.
Иртәгәсен килер кебек бәхет...
Бүгенгесе күзгә күренми...
Ләкин бәхет бит ул шундый нәрсә –
Безгә кирәк чакта бирелми...
Иртәгәнең дә бит үз саны бар.
Югалтмаска иде бүгенне.
Иртәгәгә сылтап бар ниятне,
Кичектереп булмый гомерне...
Физәлия Дәүләтгәрәева
#укы