Сегодня 23 октября в д.Кургатово по ул.Ленина разобрали ветхий дом. Выражаю огромную благодарность неравнодушным жителям, принявшим активное участие в субботнике.
Җимерәләр hич тә жәлләми.
Танып белмәсәм дә йорт хуҗасын,
Күңелемә булды әллә ни...
Йортларның да гомерләре кыска.
Аларның да була яшь чагы.
Бервакыт бит шушы иске өйнең
Дөрләп янган кайнар учагы.
Кемнәр генә сыенгандыр аңа?
Кемгә биргән ул йорт җылысын?
Азык биргән, ял һәм почмак биргән,
Көтеп алган кече-олысын.
Кем хыялы калган иске йортта?
Кем моңнары сеңгән диварга?
Йорт сүтәләр... Шуның барысына
Уйлаганнар нокта куярга.