Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы 1987 елдан башлана. Ул башта Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр-студиясе буларак оештырыла.
1991 елда студия “дәүләт” статусы ала һәм аңа «Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дигән исем бирелә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, № 464, 04.11.91).
1996 елда Татарстан Республикасы Президенты карары буенча театрга Киров районында урнашкан Җитен комбинаты Мәдәният сарае – элеккеге фабрикант Алафузов йорты булган «Эшчеләр театры» бинасы бирелә (2011 елның 26 августында әлеге бинаның төзелүенә 111 ел булды).
2002 елның азагында театр спектакльләрен үз сәхнәсендә күрсәтә башлый. Бу мөмкинлек театрг