Бүген Караталлар, алдан ук белдерү куеп, авыл зиарат өмәсенә җыйналдылар.

Күмәк көч таулар күчерә ди безнең халык. Чыннан да бик зур эш эшләнде.
Гасырлар буе караусыз ускән агачлар киселде, куаклар төпләнде, каберлек аралары чүптән арындырылды.
Һәрбер эштә оештыручы да кирәк. Әлеге вакәләтне, күп еллар зиратыбыз караучысы булган зур яшьтәге Марсил агабызны алыштырган, Дәниф агай Заһертдинов бик оста оештырган. "Менә шулай кайтып йөрсеннәр иде авылдашлар, якыннарына зират кылырга" - дип әйтә ул. "Өмәгә кайталмаса, башка вакытта кайтсыннар иде, якыннарынын каберлек өсләрен, яисә чардуганын буяп китсәләр дә, күпме савап булыр иде" - дип уз фикерләрен җиткерде ул.
Авылның мәдәният хезмәткәре Эльмира җитәкчелегендә хатын-кызлар, тәмле итеп карга боткасын әзерләгәннәр. Ботка белән сыйланып, тәмле чәйләрдән авыз иткәч, жыйнаулашып, барча әрвәхларыбызга дога кылып, тәмле табын-сыйларга рәхмәтләр ирештереп, өйләренә таралышты халык.
Менә шундый бердәм һәм тырыш ул безнең Яңа Җияш - Каратал авылы халкы!

Комментарии

Комментариев нет.