Мәсәде авылында гомер кичерүче Басыйрова Флүрә Мөхәмәтхан кызы үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Аны юбилее белән авыл җирлеге башлыгы Илсур Тимергаян улы Гатин, ветераннар советы рәисе Бибизәйнәп Сәетгали кызы, хезмәт юлын шушы җирлеккә багышлаган Мингазетдинова Флюра Риф кызы, балалары, туганнары, онык-оныкчыклары, авылдашлары тәбрикләде.

Мәсәде авылында гомер кичерүче Басыйрова Флүрә Мөхәмәтхан кызы үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. - 970384839592
Мәсәде авылында гомер кичерүче Басыйрова Флүрә Мөхәмәтхан кызы үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. - 970384847528

Балаларның күңеленә иман орлыклары салучы Флүрә абыстай Басыйрованы райондашларыбыз да яхшы белә. Башта авыл клубында, 2012 нче елдан мәчеттә бик күп балаларга дин сабаклары өйрәтте, районда оештырылган дини бәйгеләрдә катнашып, аның укучылары уңышларга иреште. Бүгенге көндә дә рәхмәтле укучылары Флүрә апага. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә тартылды мәчеткә. Авылның «Рамазан» мәчетен төзетүдә дә башлап йорүче ул.

Мөлаем, киң күңелле, сабыр холыклы Флүрә апа - авылның ак әбисе, остабикәсе. Коръән мәҗлесләренә, төрле дини чараларга аны көтеп алалар. Авылдашларына, туганнарына иман нуры чәчеп, изге теләкләр теләп яши ул. Флүрә апага әле 85 яшьне биреп булмый, куз тимәсен. Биш вакыт намазын калдырмый, һәркөн мәчеткә килә. Мәчетне дә, үзенең йортын да, күпләр сокланырлык итеп, гөлбакча итеп тота.

Флүрә Мөхәмәтхан кызы! Безгә мөхим тормыш, игелеклек һәм гаделлек дәресләре биреп, үз эшен һәм гамәлләрең өчен җаваплылык тоярга өйрәтәсез. Сезне олуг юбилеегыз белән котлыйбыз! Сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Киләчәктә дә, бәхет-шатлыкларга куанып, һәркайчан, һәркемгә кирәкле булып яшәвегезне телибез.

Комментарии

Комментариев нет.