Төнлә, төгәлерәк әйтсәк - кичке 22:00дан иртәнге 6:00 сәг.

кадәр балигъ булмаганнарга әти-әниләреннән башка урамда йөрү тыела. Моны ирекне чикләү итеп түгел, ә сәламәтлекне һәм иминлекне кайгырту буларак кабул итәргә кирәк.

Төнлә, төгәлерәк әйтсәк - кичке 22:00дан иртәнге 6:00 сәг. - 970386082472

Районда даими рәвештә узган рейдлар нәтиҗәсендә бу административ хокук бозу еш күзәтелә. Балигъ булмаганнарга махсус комиссия тарафыннан кисәтүләр ясала, кабат хокук бозган очракта штрафлар билгеләнә. Бу күренешләр әлбәттә, кара тап булып озатып киләчәк. Мәктәпне тәмамлап укырга кергәндә дә уңай тәэсир итмәячәк.

Район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова ата-аналарга кат-кат шуны искәртә. Дәрестән тыш һәм каникул вакытында балаларның тормышы һәм иминлеге өчен ата-аналар җаваплы! Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, без балаларыбызның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу өчен бөтен көчебезне куярга тиешбез.

Комментарии

Комментариев нет.