Хәйриячелек - изге гамәл.

Адәм баласының әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итәргә омтылуы бәяләп бетергесез күренеш. Сентябрь аеның 5нче көнендә, бәлки күпләргә билгеле дә булмаган бәйрәм – Халыкара хәйриячелек көне дә билгеләп үтелә.
Моңарчы хәйрия төшенчәсе астында авыру балаларга һәм картларга ярдәм итүне аңлый идек. Җәмгыять үсеше, дөнья, ил буйлап барган үзгәрешләр белән хәйрия эшчәнлеге дә башка форма алды. Районыбыз җирлегендә генә дә соңгы бер елда игелекле эшләргә тартылучылар, риясыз ярдәмгә ашкынучылар саны бермә-бер артты. Сүзебез – мобилизацияләнгән, Украинадагы Махсус Хәрби Операциядә катнашучыларга җирле халык арасыннан ярдәм итүчеләр турында.
Балтач төбәгендә элек-электән хәйриячелек ярдәме белән шөгыльләнгән ихтирамлы райондашларыбыз байтак. Күп очракта аларның саваплы гамәлләре киң җәмәгатьчелек хозурына чыкмый. Игелек эшләргә изге күңеллеләр генә алына ала. Норма авылында гомер кичерүче, күп башлангычларның башында торучы Лена ханым Вәлиева да шундый изге күңелгә ия райондашларыбызның берсе. Олы йөрәкле ханым районыбыз халкы, волонтерлар, киң күңелле эшмәкәрләр ярдәме белән Луганскидагы балалар йортында тәрбияләнүче ятимнәргә кием-салым, азык-төлек, гигиена кирәк яраклар, дарулар, уенчыклар туплап, инде өченче тапкырын волонтер шофер егетләр белән юлга чыгып ятимнәрне сөендереп кайтты. Бу юлы юлга игелекле ханым Ирина һәм Марат Гәләветдиновлар белән чыкты. Ватаныбыз иминлеген тәэмин итүдә үзләренең көндәлек эше һәм хезмәте белән зур өлеш кертүче волонтёрларыбыз, хәйриячеләр, райондашларыбыз булу – зур горурлык!
Даими рәвештә хәйрия ярдәме күрсәтү, изге эшләр башында тору – аларның кылган гамәлләренең берничәсе генә. Изгелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, дигән халкыбыз. Ярдәмне туплауга өлеше кергән райондашларыбызның хезмәте дә әйтеп бетергесез. Акча ул үзең өчен дә бүген бар, иртәгә булмаска да мөмкин, йөз сумнан, биш йөз сумнан гаилә бюджетына сизелерлек зыян килүче кешеләр хәзер бик аз. Ә рухи капитал, кешеләрнең хөрмәте гомер буе туплана һәм мәңгегә кала.
"Райондашларыбыздан сәдәка-ярдәмнәр килгәч, әйберләр алынгач бөтенесе турында мәгълүматны группага урнаштырып барам. Бөтенесе ачык, райондашларыбыз бөтен эштән мәгълүматле булып торгач хәйриячелек белән шөгыльләнергә, ярдәм җыярга уңайрак. Ярдәм кулы сузучылар да даими артып тора" ди Лена ханым.
Без һәммәбез дә Аллаһ бездән риза булырлык күркәм гамәлләр эшли алабыз. Шуңа күрә кулдан килгәнчә мәрхәмәтле булып яшәсәк иде.
Фотолар: https://vk.com/album-122979932_296185449 #Zамир #РәсмиБалтачГруппаБалтасинскогорайона #НашимГероям

Хәйриячелек - изге гамәл. - 956764283573
Хәйриячелек - изге гамәл. - 956764283829
видео Луганск 1
04:59
видео Луганск 1
видео Луганск
00:23
видео Луганск
Хәйриячелек - изге гамәл. - 956764284853

Комментарии

Комментариев нет.