"Яшерен ярату: дустымның хатынына гашыйк булдым"

Исәнмесез, “Шәһри Казан” газетасында эшләүче егетләр һәм кызлар. Хәлләрем бераз гына булса да, җиңеләймәсме икән, дип язуым сезгә. Бик четерекле, аяныч хәлдә калдым. Зинһар, киңәш бирегез.
Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Без Ирек-Зифа гаиләсе белән уртак дусларыбызның бәйрәмендә таныштык. Шуннан бирле Ирек белән дуслашып киттек. Кызыксынулар да уртак булып чыкты. Өстәвенә күрше урамнарда гына яшибез икән. Җәй көне кич саен гаиләләр белән урамга саф һава суларга чыга идек. Алдан сөйләшмичә, урамда күрешеп, бергәләп йөри идек.
Бервакыт хатыным әнисенә кунакка китте, мин бала белән урамга чыгарга булдым. Урам буйлап барганда, каршыма Зифа очрады. Ул да Иректән башка гына баласы белән урамга чыккан, Ирек эштән кайтып җитмәгән икән. Туктап исәнләштек тә, бер юнәлештә атларга булдык. Ул – кызы, мин улым белән. Әйтерсең лә, без – бер гаилә!
Ләкин мондый “икәүдән-икәү” очрашулар еш була башлады. Менә шунда мин үземнең Зифага гашыйк булуымны аңладым. Хатынны төрле сәбәпләр белән өйдә калдырырга яки каядыр озатырга тырыштым. Янәсе бала белән урамга үзем генә чыгам. Зифа да шулай ук, соңгы арада гел үзе генә чыга иде. Аның да миңа карата хисләре бар сыман тоелды. Дөрес, без бу хакта бөтенләй сөйләшмәдек.
Беркөнне караңгы төшкәч, кибеткә чыктым. Һәм анда... Зифаны очраттым. Өенә озатып куярга булдым, ул каршы килмәде. Урамда караңгы иде, кеше дә күренмәде. Шулвакыт әллә нишләдем, башым чуалып, Зифаның кайнар иреннәрен үптем. Ул да карышмады... Озак көтелгән үбешү иде бу. Шул көннән бирле йокым качты, гел Зифаны гына уйлап йөри башладым. Яшерен сөю, яшерен ярату шулкадәр татлы икән ул! Шул ук вакытта үземне сүктем. Ирек алдында гаепле сыман булдым. Тик бу хәл башка кабатланмады. Икебезнең дә күңелдә курку хисе бар иде.
Реклама
Бер еллап вакыт узгач, Ирек белән Зифа башка фатирга күченеп китте. Ниләр кичергәнемне белсәгез! Зифаны югалтудан акылны җуя яздым. Төрле сәбәпләр табып, көн дә диярлек Иреккә шалтыраттым. Шул арада Зифаның хәлләрен сораштым. Еш кына аларны үзебезгә кунакка чакыра башладык. Башта бик теләп киләләр иде, тик аннан соң нидер булды. Әллә Ирек сизендеме... Әллә Зифа күрешмәүне кулайрак күрә башладымы... Хәзер килгәннәре юк. Тик Зифа һич кенә дә уемнан чыкмый. Миңа нишләргә? Бу мәхәббәт белән ничек яшәргә? Зинһар киңәш бирегез!..
Исемем редакция өчен генә

Комментарии

  • Комментарий удалён.
  • 31 янв 12:36
    Кутенне кысасында семьян белэн яшисен...эллэ нилэр язасы килэдэ,....семья бозып,балалар ятим итеп ...
  • Комментарий удалён.
  • 31 янв 15:36
    Бу сузләр авторга : кызганычка каршы исемегезне белмим, ләкин шулайда сезгә әйтәсем килә гашыйк булуыгыз дустыгызның хатынына язмыш тугел ул ә азмыш,ялгышлар эшләп уз гаиләгезне югалта курмәгез,яхшыдан яхшы матурдан матур хатыннарга ябешеп йөреп, кеше көлкесенә кала курмәгез.Тормышыгыз укенечле булмасын!
  • 1 фев 18:09
    Читнеке идеальный куренэ ул.Бернэ яшэмэгэч белмисен шул .Хавадагы торнага ышанып уз кугэрчененне элэктермэсеннэр.Гаилэнне сакла.Ымсынма кешенекенэ.Кодакодача булып куйсагыз,ояты ни торыр.Нэфсе начар хис ул,вакытында тыелырга кирэк.
  • 24 мар 20:19
    Дурак тугелсендер бит башынны эшлэт ,Ирку ни эйткр белсэ диске ,э хатынын белсэ нишлэрсен,балалары не ызга ни йозегез белэн карарсыз ,аларга нинди пример уурсэтэсез,шуларны уйлвгыз
    ,топ башына утырып калмагыз