Хәлимә Закир кызы 1945 елның 25 маенда Котлыяр авылында Камилә һәм Закирнең ишле гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга аваз сала.

Әтиләре сугыштан яраланып кайта. Сугыштан соңгы авырлыклар бу гаиләне дә читләп үтми. Үлән белән тукланып, чабата киеп, ул елларның авырлыкларын татып үсә кыз.
1963 елда Борай урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, аны Каенлык сигезьеллык мәктәбенә математика фәнен укытырга җибәрәләр.
Ул анда бер ел укыта. Аннан соң Бөре педагогия институтында укытучылар курсына укырга керә. Укуын тәмамлаганнан соң Илеш районында алты ел, Борай районы Шөкшән сигезьеллык мәктәбендә ике ел математика фәнен укыта.
1973 елда Хәлимә Закир кызын авыл советы депутаты, Шөкшән авыл советы рәисе итеп сайлайлар. 13 ел дәвамында шунда уңышлы хезмәт сала. Ә 1985 елда “Уйлыш” колхозына партия оешмасы секретаре итеп сайлана. Шушы колхозда колхоз рәисенең социаль эшләр буенча урынбасары булып лаеклы ялга чыкканчы эшли. Хезмәт юлында кыенлыклар очраса да, тырышып эшен башкара, төшенкелеккә биршми.
“Авыл советы рәисе булып эшләгәндә өч мотоөикл туздырдым, ә партия оешмасы секретаре булганда рулҗ артында да утырырга туры килде”, дип искә ала Хәлимә Закир кызы.
Намуслы, тырыш хезмәте өчен ул республиканың күп Мктау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр, медалльләр белән бүләкләнә, фотосы Почет тактасында тора. Хаклы ялда булса да вакыйгалар уртасында: 2002 елда халык исәбен алу, 2006 елда авыл хуҗалыгы исәбен алу кампанияләрендә инструктор булып эшли. “Хезмәт ветераны”, Почетлы донор”, “Сугыш чоры баласы” исемнәрен йөртә. Йортында, бакчасында, тәрәзә төбендә матур чәчәкләр, гөлләр, хәттә лимон да үстерә, килгән кунакларын лимонлы чәй белән сыйлый.
Хөрмәтле Хәлимә Закир кызы гомер бәйрәмегез, күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән Котлыйбыз. Сезгә алдагы көннәрдә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, шатлык белән яшәргә язсын!

Хәлимә Закир кызы 1945 елның 25 маенда Котлыяр авылында Камилә һәм Закирнең ишле гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга аваз сала. - 5376975498774
Хәлимә Закир кызы 1945 елның 25 маенда Котлыяр авылында Камилә һәм Закирнең ишле гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга аваз сала. - 5376975498262
Хәлимә Закир кызы 1945 елның 25 маенда Котлыяр авылында Камилә һәм Закирнең ишле гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга аваз сала. - 5376975498006
Хәлимә Закир кызы 1945 елның 25 маенда Котлыяр авылында Камилә һәм Закирнең ишле гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга аваз сала. - 5376975499030

Комментарии